Туган як

Давыл алдыннан

Соңгы вакытта прораб Ләбиб белән участок башлыгы Архипов арасында мөнәсәбәтләр көннән – көн киеренкеләнә генә барды.

Баштарак Архипов шпал астына комташ калынлыгын киметеп салырга кушты. Шулай итеп, материалга экономия ясау һәм уч тутырып премия алу иде исәбе. Әмма Ләбиб моның сызымнардан тайпылу икәнлеген яхшы белә. Проектта күрсәтелгәнчә эшләмисең икән, җавап бирергә туры киләчәк. Дөрес, сызымнарны үзгәртергә мөмкин, әлбәттә. Тик андый гамәлләр заказчы рөхсәте белән генә эшләнә. Сызымнарда үзгәрешләр турында күрсәтелә, тиешле имза куела, мөһер сугыла. Ә болай гына башбаштакланырга ярамый да ярамый инде. Чөнки Архипов төзелешкә «озын берлек» эзләп килгән кеше: премия алыр-алыр да, тагын кая да булса кыяклар. Үзе шикелле удар төзелешкә агылган килмешәкләр янында: «Мой дом – Советский Союз!», – ди бит әнә. Ә Ләбибкә монда каласы! Аның кендек каны монда тамган. Илен ташлап, ул кая китсен?! 
Әнә бит, бүген дә объектка килүе булды, Ләбибкә ябырылды.
– Мин сиңа көненә өч сум алтмыш ике тиеннән арттырмаска кушкан идем. Ә син эшчеләргә алты сум җитмеш ике тиен белән наряд япкансың. Бүген үк нарядларыңны барып үзгәрт! – дип акырырга тотынды.
Ә асылда, ул машина алырга акча җыя. Эшчеләрнең хезмәт хакын кысып булса да, чыгымнарны киметеп, экономия ясау иде исәбе.
Ләбиб сабыр гына аңлатырга кереште.
– Алны-ялны белми эшләгән кешеләргә көненә ун сум җитмеш ике тиен түләсәң дә урынында. Валентин Сидорович, хәтерлисезме, трамвай юлы сала башлаганда сез бит үзегез дә эшчеләргә яхшы түләячәкбез дидегез.
Архиповның үз туксаны туксан иде.
– Ләбиб Исламович, син менә инженерно-технический работник инде, әйеме? – диде ул, кыяфәтенә эшлекле төс биреп. – Бераз гына масштаблырак фикер йөртергә кирәк инде. Төзелеш идарәсендә бер сез генәмени? Эшләре бармаган, ниндидер сәбәпләр аркасында эшли алмаган бригадалар бар. Аларны да зарплатасыз калдырырга ярамый.
Ләбиб никадәр генә сабыр булырга тырышмасын, күңелендә уйнаган бураннар тышка бәреп чыкты.
– Уравниловка, димәк. Тир түгеп эшләгән кеше дә, көне буе бытовкада домино сугып утырган хөрәсән дә бертигез хезмәт хакы ала. Дөрес түгел бит бу! Болай итеп, без эшләгән кешенең күңелен сүрелдерәбез.
– Шул тискәрелегең аркасында бер тапкыр төзелештән куыла язган идең инде син, – диде Архипов, артык сәгатьләр өчен түләмәгәч, Ләбибнең, эшчеләрне җыеп, горкомга баруын исенә төшереп. – Хатының да килгән икән. Бер-ике ай баракта торганнан соң, ул «квартира, квартира» дип колак итеңне ашый башласа, нишләрсең икән инде син? Фатир чиратың да ерак бугай әле. Ә без аны, кирәк булганда, үзгәртә алабыз. Вот думай! 
Һәм ул, шпалларга дөп-дөп басып, юл читендә торган «УАЗ»игына таба атлады. Җиңел машина, әче төтен бөркеп, китеп барды. Аның артыннан тузан болыты күтәрелеп калды.
Табигатькә әллә нәрсә булды быел. Яңгырсыз май ае үтте. Инде июньнең яртысы җитеп килә, ә яңгыр һаман юк та юк. Бөркү һава тынга каплана. Дымга сусаган табигать ничек тилмерсә, кешеләр дә шулай яңгырны зарыгып көтәләр иде. Ләбиб офыкта шәйләнгән болытларга күз төшереп алды. Алар җитлеккән мамык каплары кебек кабарып торалар иде. «Яңгыр болыты булса ярар иде» дип уйлап куйды ул күңеленнән генә.
Көндәлек язусызу эшләрен тәртипкә китерергә кирәк иде. Һәм ул, бытовкага кереп, өстәл артына утырды. Үрелеп кырыйдагы шкафтан сызымнар алды. Өстәл тартмасыннан эш журналын тартып чыгарды. Ләбиб бер-ике юл да язарга өлгермәде, шау-гөр килеп, үзара сөйләшә-сөйләшә, бытовкага эшчеләр кереп тулды. Бу инде тәнәфес вакыты җиткәнне аңлата иде.
–  Энергетиклар чыбыгын сузып бетереп киләләр, – диде әле яңарак кына авылдан удар төзелешкә килгән Рәшит. – Вакытында өлгертәләр алар, болай булса.
– Подстанциясен дә тиз җиткерделәр алар, – диде механизатор Мансур аңа каршы.
– Нигә, без дә калышмыйбыз ич. Отделка эшләре генә калды, – дип сүзгә кушылды шәһәргә терәлеп торган авылда яшәүче Сәлимә апа.
Салына торган завод шәһәрдән унбиш чакрым еракта. Аның беренче чираты сафка басканда, трамвай да йөри башларга тиеш. Сүз  әнә шул хакта бара иде.
«Күр инде син боларны» дип куйды Ләбиб күңеленнән генә. «Эш өчен ничек янып йөриләр. Баш инженерлар диярсең!  Шуларның хезмәт хакын ничек кысасың инде»?!
– Заводның беренче чираты сафка басканда, Министлар Советы Председателе үзе киләчәк диме? 
Каян ишеткәндер, моны әле һаман малайлыгы чыгып бетмәгән Рәшит әйтте.
– Вакланып йөрмәс инде, – дип көлеп куйды Мансур, Рәшитне үртәгәндәй.
– Ә нигә? Булыр да. Мондый зур завод Рәсәйдә юк әле ул! – дип аңа каршы төште бригаданың чакматашы Рәшидә.
– Төзиләр инде төзүен... Ярый ла безгә файдасы калса.
Чит җирләрдә йөреп, дөнья күреп кайткан Мансурның һәрнәрсәгә үз фикере. Ул кемнең кем булуына карамастан, сүзен ярып сөйләшергә күнеккән механизатор егет иде. Шуңа күрә:
– Нигә калмасын?! Пычрагы булса да калыр, Сәлимә апа, кайгырма, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
Мансурның сүзләре Сәлимә апаны кабызып җибәрде.
– Талыйлар инде безне, кычкыртып талыйлар, – диде ул, кыза башлап. – Ничаклы җир маен суыртып алдылар. Ә без баедыкмы? Менә ничә ел инде ирем белән өй яңарту өчен акча җыябыз, әле һаман очына чыга алганыбыз юк. Икәүләп эшлибез, югыйсә.
Мансурның янган учакны дөрләтеп җибәрәсе килә иде, ахры:
– Әгәр иртәгә өч бүлмәле фатир бирсәләр, шәһәргә күчәр идеңме, Сәлимә апа? – диде ул, иптәшләренә күз кысып.
– Юк! – диде аңа каршы Сәлимә апа, кырт кисеп. – Урамда уйнап йөргән бала-чага кысталса, бишенче каттагы фатирына йөгереп менеп китә. Шул да булдымы тормыш?
Стена буйлап утырган эшчеләр елмаешып куйдылар.
– Аның каравы, шәһәр җирендә кеше сигез сәгать кенә эшли.
Дөнья гизгән Мансурның гына түгел, авыл хатынының да тормышка үз карашы бар.
– Һи-и, сигез сәгать! Беләбез инде шәһәр халкының ничек яшәгәнен, беләбез! – Сәлимә апа, борынына көек исе килеп кергәндәй, йөзен җыерды. – Бер килограмм колбаса өчен дә өч сәгать чират тора бит соң ул. Кибеттән кибеткә чабып, сетка төбенә өч кишер салып кайта.
– Ә үзең шәһәргә килеп эшләп йөрисең бит әле, – дип янган учакка керосин сипмәкче булды Мансур.
– Әй, апаем, бик килмәс идем дә бит, йорт саласы бар шул, акча кирәк, – диде Сәлимә апа, тынычлана төшеп.
Аны бүтән үртәп булмаслыгын аңлап алган Мансур, начальникларын «чеметеп» алмакчы булды.
– Ну, ничек, Ләбиб Исламович, мастер эшенә күнегеп буламы? Түбәнсетмиме?  
Чөнки ул бәхетсезлек очрагыннан соң аны бер айга прорабтан мастерга төшергәннәрен белә иде.
Ләбиб бер мизгелгә генә журналдан күзен алды. Шулай да Мансурга үпкәләмәде.
– Стипендия акчасы гына җитмәгәч, вагон бушатып укыган кеше мин. Эштән курыккан юк.
(Ахыры бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: