Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Чын шагыйрь иде

(Рифкать Имаев истәлегенә)

"Кама таңнары"ның бер йолдызы
Сүнде кинәт, сыймый акылга.
Җаны атылгандыр йолдыз булып,
Якты нурын сибеп халкына.

Искә алдык каләмдәшләр белән,
Җыелышып,сүзсез, моңаеп.
Арабызда менә Рифкать тә юк
Әйе, әйе Рифкать Имаев.

Әйтер сүзләребез күп булса да
Әйталмадык яшькә буылып.
Китапларын алып кулыбызга
Чиратлашып шигырь укыдык.

Бар яктан да безгә үрнәк булды,
Шулай буладыр ул чын шагыйрь.
Рифкать кенә шулай яза ала
Һәр язмасы аның шедевр.

Халык күңелендә озак сакланыр,
Шигырьләре матур, алар күп.
Язылмаган шигырьләре генә
Йөрер инде үксез бала күк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев