Туган як

Чуерташ

Зөлхәбирә авылның бер чибәре булып үсте. Егетләр аның өчен канга батып сугышалар иде. Кызның гына, ни хикмәттер, егетләрнең берсенә дә күңеле ятмады, җылы караш күрсәтмәде. Араларында басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй егетләр дә бар иде, югыйсә. Ә менә уйламаганда, көтмәгәндә МТСтан килгән Сәләхетдинне күрү белән әллә нәрсә булды, аның зиһене...

Зөлхәбирә авылның бер чибәре булып үсте. Егетләр аның өчен канга батып сугышалар иде. Кызның гына, ни хикмәттер, егетләрнең берсенә дә күңеле ятмады, җылы караш күрсәтмәде. Араларында басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй егетләр дә бар иде, югыйсә. Ә менә уйламаганда, көтмәгәндә МТСтан килгән Сәләхетдинне күрү белән әллә нәрсә булды, аның зиһене чуалды, уйларының асты-өскә килде. Әйтерсең, ул гомере буе шушы егетне көтеп яшәгән иде. Хәер, Сәләхетдин бер Зөлхәбирәнең генә түгел, байтак кызларның йөрәген яндыргандыр. Моңа егетнең башкалардан үзгә һөнәре сәбәп булгандырмы, кигән киемеме, килеш-килбәтеме? Сорасаң, кызларның берсе дә төгәл генә әйтеп бирә алмас иде.
...Чалт аяз язгы көннәрнең берсендә (гомердә күрмәгән нәрсә!) бәләкәй генә әрҗәле машина тузан болыты туздырып авылга килеп керде һәм колхоз идарәсе янына килеп туктады. Авыл халкының ашлык суктыргыч, ашлык җилгәргеч машинадан гайре техника күргәннәре дә, ә кайберләренең, хәтта ишеткәннәре дә юк иде. Җыелды бала-чага! Җыелды халык! Кыз-кыркын бер як читтәрәк кенә басып торса, малай-шалайлар машинаны әйләнә-әйләнә йөриләр, резина тәгәрмәчләрен капшап, өстендәге каты калайларын (татар тотып карамый ышанмый бит инде!) тотып-тотып карыйлар, әрҗә тактасына куллары белән шап-шоп суккалап алалар. Әйтерсең, ныклыгын тикшерәләр.
Вакыты кысан булгандырмы, комбинезон кигән егет идарәдә озак тормады, килеп тә чыкты. Ул җәһәт кенә машинасына утырып та китмәкче иде. Әмма көтмәгәндә шыбырдап ява башлаган эре яңгыр тамчылары шикелле, төрле яктан шофер егеткә сораулар яудыра башладылар. Сиксәнгә җитеп килгән Каюм бабай барысыннан да өлгеррәк булып чыкты.
- Энем, бу шайтан арбасы буламы инде?
- Юк, шайтан арбасы түгел, МТС арбасы бу сиңа, бабай!
- Күпме йөк тарта инде бу?
- Әйе, моңа ничә ат йөге ашлык сыя инде, энем?
- Бу машинага полтора тонна йөк сыя бабай. Шуңа күрә аны, «полуторка» диләр.
- Ул пултара дигәнең ничә ат йөге була соң инде?
- Бер атка ничә центнер, ә-ә, ничә капчык ашлык төйисез соң?
- Өч-дүрт ситнир саласың инде.
- Алайса, моның әрҗәсенә биш ат йөген салырга була инде, бабай.
- Һи-и, хикмәти хода!
Ә малайлар!.. Алар бу «җен арба»сын йөз кат әйләнгәннәрдер, бер урында басып тора алмыйлар, һаман машина тирәсендә бөтереләләр.
- Абый, абый, моның әрҗәсенә утырып йөрергә ярыймы?
- Ник ярамасын? Ярый!
Егет кулындагы сәгатенә карап алды да, машинаны уратып алган малайларга команда бирде.
- Әйдәгез, утырыгыз! Бер мәртәбә урам әйләндереп алып киләм.
Малайлар, төрткәләшә-төрткәләшә, берсен-берсе уздырып кузовка үрмәләделәр. Бәләкәйрәкләрен шофер егет үзе күтәреп бастырды. Аннары, бер як читтә кыюсыз гына басып торган кызларга борылды.
- Ә сез, кызлар, нәрсә карап торасыз?
Машина әрҗәсендә алма төшәрлек тә урын калмаган иде инде. Егет кызлар басып торган төркем янына килеп басты, Зөлхәбирәгә кулын сузды.
- Әйдә әле, чибәр кыз, син минем янга утыр!
Зөлхәбирә, сихерләнгәндәй, үзе дә сизмәстән, аңа кулын бирде. Егет аны җитәкләп машина янына алып килде, кабина ишеген ачып көчле куллары белән кызга җирдән күтәрелергә булышты.
Бу минутларда Зөлхәбирәгә канат үсте диярсең, кабина эчендәге күн утыргычка чумганын сизми дә калды. Егет Зөлхәбирә янәшәсендә басып торган Сәгыйдәне дә күтәреп диярлек кабинага урнаштырды. Аннары, утыргыч артыннан кәкре тимер тартып чыгарды да, радиатор астындагы «оя»га тыгып кискен генә бер-ике мәртәбә әйләндереп алды. Машина «фыр-фыр» килеп кабынды, җиңелчә генә бер көйгә дерелдәп эшли башлады. Кабинадагы кызлар, куркуларыннан нишләргә белми, бер-берсенә чытырдап ябыштылар. Шофер егет урам әйләнеп килде дә, «йөген» бушатып китеп барды, күздән югалды. Тик... кызлар күңеленнән генә югалмады...
Малайлар ул көнне машинада җилдергән тәэсирдән айный алмадылар. Телләрендә һаман машина булды.
- Моның белән бер сәгатьтә районга барып җитеп була инде, әйеме?
- Барып кына түгел, әйләнеп кайтырга була.
- Ай-яй, персидәтелнең трантаска җигеп йөри торган айгырыннан да шәбрәк чапты,ә!
- Һи-и, әйттең сүз! Җиккән ат чабамени? Ул юырта гына. Шуны да белмисең, тәкәрлек (бите сипкелле булганга тагылган кушамат)! «Карлыгач»тан да тизрәк чапты диген.
«Карлыгач» - тирә-якта дан тоткан чабыш аты. Теләсә нинди атка түгел, «Карлыгач»ка тиңләгәч, башка вакытта шыттырырга яраткан малай сүзендә дә хаклык булгандыр. Хәер, бу ак сакаллы картлар өчен дә чын мәгънәсендә ис китәрлек вакыйга иде.
Күп тә үтмәде, авылга тракторлар килә икән, басу-кырларны тракторлар сөреп, иккән игенне комбайннар белән генә урып суктырачаклар икән дигән хәбәр таралды.
Председатель Гаттаров абый да:
- Иптәш Сталин шундый карар чыгарган, - дип халыкка аңлатты.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: