Туган як

Чуерташ

Чуерташ (повесть) Мәхәббәт бер генә, Килми ул гел генә... Авыл читендә ялгыз йорт бар. Ул инде ярым җимерек, шыксыз булса да, һәр яз саен аның тирәсендә үскән агачлар бөреләнә, яфрак яра, ихатаны үтеп урамга чыккан сиреньнәр чәчәк ата, хуш ис тарата. Бу вакытларда кыйшайган йортка, ничектер, ямь кергән сыман була....

Чуерташ

(повесть)

Мәхәббәт бер генә,

Килми ул гел генә...

 

Авыл читендә ялгыз йорт бар. Ул инде ярым җимерек, шыксыз булса да, һәр яз саен аның тирәсендә үскән агачлар бөреләнә, яфрак яра, ихатаны үтеп урамга чыккан сиреньнәр чәчәк ата, хуш ис тарата. Бу вакытларда кыйшайган йортка, ничектер, ямь кергән сыман була. Агачларны карап, тәрбияләп торучы берәр миһербанлы бәндә, яисә серле йорт иясе бардыр шикелле тоела.

...Ә бердәнбер көнне шушы иске йорт янына күз явын алырлык ялтырап торган өр-яңа "шеврале" машинасы килеп туктады. Аннан мәһабәт гәүдәле, ыспай киемле илле биш яшьләр тирәсендәге ир чыкты. Ул ихата буйлап әрле-бирле йөренде, койма рәшәткәләренә таянып торды. Ишек алдын котырып үлән баскан. "Хәзер монда без хуҗа!" дигән шикелле, әрекмән яфраклары колач җәйгән. Киртә буйларын "Якын килмәгез!Үкенерсез!" дигән кыяфәттә аягүрә баскан горур кычытканнар биләп алган. Ә сиреньнәр, бернигә дә карамый, быел да шау чәчәктә утыралар, тирә-якка хуш ис тараталар...

Ир беркавым койма рәшәткәсенә таянып торганнан соң, такталары муртайган утыргычка килеп утырды, башын иеп, тирән уйга чумды...

Аның моңсу күзләрендә йөрәкләрне сыкратырлык ачы сагыш төсмерләре шәйләнә иде. Бу минутларда аның җанын нинди хисләр биләп алганын белсә дә бер Ходай үзе генә белгәндер. Ә бит аның үз гомерендә булган бәхетле мизгелләре дә, шикләнү, өметләнү белән тулы газаплы уйлары да шушы йортта буй җиткергән чибәренә бәйләнгән иде. Шушы рәшәткә янындагы утыргычта ул гомеренең бәхетле мизгелләрен кичерде. Шушы сирень куакларыннан ул һәр яз саен чәчәкләр өзеп сөйгәненә бүләк итә торган иде...

Ир бу мәхәббәтенең беренчесе һәм соңгысы икәнен белгән булса, шушында куыш салып булса да яшәгән булыр иде...

...Хәтирәләр ...Хәтирәләр ...

...Ул чакта да нәкъ бүгенгедәй җылы яз көне иде. Шәһәрдән туганнарына кунакка кайткан егет аны беренче тапкыр авылдан ерак булмаган елга ярында очратты. Һәм... аның ни өчендер, моңлы да, күк төсле серле дә зәңгәр күзләренә карап алуга ук гашыйк булды! Кайбер кешеләр: - Юкны сөйләмә! Бер күрүдә гашыйк булалармыни? - дип, кул гына селтәячәкләр. - Җилбәзәк яки хыялый кешенең эше генә ул! - дип, сине оялтырга, кызартырга да мөмкиннәр. Ни хәл итәсең? Җаны теләгән елан ите ашаган ди.

Ә кыз гашыйк булмаслык идемени соң? Елга ягыннан искән җил аның озын толымнары белән уйный. Ул аларны сүтәргә теләгәндәй, кызның әле бер, әле икенче ягыннан исә. Батып баручы кояш нурларында кызның болай да сөйкемле йөзе тагын да алсуланып, тагын да чибәрләнеп тора. Аның ялан аякларына ябышкан сары ком бөртекләре зиннәтле ташлардай ялтырый. Өстенә зәңгәр күлмәк кигән кыз егеткә күктән төшкән фәрештә булып күренде.

Кыз егетнең ягымлы карашын сизеп торса да, су буенда озак юанмады. Каңгылдашкан казларын судан чыгарды да, куып алып кайтып китте. Егет аңа сүз кушарга, нидер әйтергә кыймыйча, җылы карашы белән озатып калды. Тик ул бер нәрсәне генә аңлый алмады. Җиткән кыз ни өчен яланаяк йөри? Кияргә чүәге юкмы? Әллә соң... әз генә акылга җиңелрәкме?

Шулай да егет бу кара чәчле сылуны очратуына шат иде. Кыз аны кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте соң? Башкалардан аерылып торган үзгә сыйфаты бар идеме? Алай дисәң, бер күрүдә аларны каян белеп бетерәсең? Тал чыбыгыдай зифа буй-сынымы? Әллә җилдә җилфердәгән толымнарымы? Егет моңа тәгаен генә җавап бирә алмас иде. Бу минутларда ул үзен җиденче кат күктә йөзгән кебек хис итте. Борын астыннан гына сызгыра-сызгыра яр буендагы комлыктан учына яссы ташлар җыеп алды. Бер якка янтая төшеп, аларны суда "бәпчетте". Куәт белән ыргытылган ташлар су өстендә "белен" оялары ясый-ясый әллә кайларга кадәр очтылар. Өч... дүрт... җиде... сигез... Агым алып киткәнче санап кына өлгер!

Шушы көннән башлап, егет елга буена көн саен килә башлады. Ул монда аккан суга карап утыра, каңгылдашкан казларның "бәхәс"ен тыңлый. Шәһәрдә туып-үскән егеткә боларның барысы да кызык тоела иде. Ә шулай да аның күңеле зәңгәр күлмәкле кызның килүен көтә. Көн кичкә авышты, ә ул һаман юк та юк.

Көтмәгәндә авыл ягыннан бер төркем бала-чага күренде. Яланаяклы малайлар дәррәү йөгерешеп килеп тә җиттеләр, балакларын сызганып чапыр-чопыр суга кереп тә киттеләр, чыр-чу килергә тотындылар. Көне буе су буенда ятсалар да, һаман әле судан чыгасы килмәгән казларын тырыша-тырыша куганнарын күзәтеп торган егет аларны жәлләп:

- Ә нигә ул казларыгызны көн саен алып кайтасыз? Иртәгә, барыбер, китерәсез ич. Елга буенда гына калдырырга ярамыймени? - диде.

Әле генә чыр-чу килеп каз куган малайлар "шуны да белмисеңмени?" дигән кыяфәттә көлешеп алдылар.

-Һе, төлкеләрне сыйлыйсың килсә калдырасың инде. Алар бит ялгыз калган каз көтүен сагалап кына тора.

Егет малайларга бүтән сүз катмады. Юк кына нәрсәне дә белмичә, йә тагын шушы борын аслары да кипмәгән малайлар алдында оятка калуың бар. Ул сәгатенә карап алды да, кайтыр якка борылды. Сәгыйдә апасы югалткандыр. Егет берничә адым ясап өлгерде микән, авыл ягыннан җил-җил атлап килгән кызны күрде. Ниһаять! Кыз күлмәген алыштырган. Бүген ул өстенә яшь киленнәр сыман бәби итәкле ак күлмәк, аякларына кызыл эчле кәлүш кигән. Тез астына җиткән толымнары гына элеккечә җилдә җилфердиләр иде.

Моңа кадәр кызны ерактан гына күзәтеп йөргән егет бүген тәвәккәлләп аның янына килде. Берара ничек сүз башларга белми текәлеп торганнан соң (аһ, бу кызлардагы сихри көч!) ниһаять, каушавын җиңде.

- Сезнең якта күп итеп каз асрыйлар икән, - диде ул кыюсыз гына. Аның әйткәне сүз юктан сүз булсын, ата казың күкәй саламы, - дигәндәй килеп чыкты.

- Нәрсә? - диде кыз, гәрчә егетнең сүзләрен аермачык ишетсә дә.

- Мин сезгә комачауладым, ахры. Гафу итегез!

- Юк, юк! - диде кыз бу юлы, нәрсәнедер югалтудан курыккандай каударланып. Чөнки ул егетнең сүзсез генә аны күзәтүен сизеп йөри. Бу халәт аның үзенә дә рәхәт иде.

- Мин сезне монда бик еш күрәм. Табигатьне яратасың ахры? - диде егет, ниһаять, кызның күзләренә туры карап.

- Табигатьне яратмыйча буламы соң? - диде кыз дулкынлануын яшерергә тырышып. - Әнә, тегендә карагыз әле. Ул кулы белән батып барган кояшка күрсәтте. - Сезнең мондый матурлыкны күргәнегез бармы?

Егетнең, чыннан да, моңа кадәр баеп баручы кояшка игътибар иткәне юк иде. Кояш кояш инде ул. Иртән чыга да, кич шәһәрдәге биек-биек йортлар артына кереп күздән югала. Ну, җәй көне елга буена төшеп кояшта кызынырга була инде. Бары шул гына дип йөри иде. Алай түгел икән. Бүген ул елга аръягындагы тауларга "кунган" кояшның бар табигатьне, күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр сузылган офыкны матур төсләргә "манган"ын беренче мәртәбә күргәндәй булды. Бу сихри манзарага сокланмый мөмкин түгел иде.

- Игътибар итсәң, чыннан да, искиткеч гүзәл күренеш икән, - диде егет карашы белән офыкны "әйләнеп" чыккач. - Шәһәрдә яшәгәч мондый матурлыкны каян күрәсең?! Без бит анда ясалма матурлыкны гына күрергә күнеккән. Матур бинага карап "Матур театр!" дибез, бизәлгән йортларга сокланып "Матур урам!" дибез.

Кыз кинәт кенә җанланып китте.

- Һи-и, гомере буе табигать кочагында яшәп тә мондый матурлыкка игътибар итмәгән кешеләр буа буарлык бит ул. Менә безнең колхоз председателе Яруллин абыйга фермада дуңгызлар күбрәк үрчесә, савым сыерлар күбрәк сөт бирсә шул җитә. Ә-ә, икмәк налогы бар икән әле. Аның бар кайгысы шул. Район түрәләре алдында абруе төшмәсен өчен биеми генә.

- Авыл халкының ул матурлыкка сокланып торырга вакыты да юктыр. Мин кайчан гына кайтсам да, ул гел эштә.

- Һи-и, барыбер дә, бер-ике минут булса да бәбәгеңне күтәреп әйләнә-тирәңә күз салырга була инде ул.

- Ә синең исемең ничек?

- Фаягөл.

- Матур исем икән.

- Ә синеке ничек?

- Хәбир. Мулла кушканча әйтсәк Хәбирҗан.

Кыз кинәт кенә пырхылдап көлеп җибәрде. - Шәһәрдә яшәгәч, мин сине Эрнест, Мэлс, яисә Рафинат, Альберттыр дип уйлаган идем.

- Сезнең авылда андый сәер исемнәр юкмени?

- Бар. Колхоз председателенең олы малае Генрих, бәләкәе Фридрих.

Хәбирҗан ун сыйныф тәмамлаган егет, әзме-күпме аларның кем икәнен чамалый.

- О-о, Фридрих Энгельс кебек зур кешеләр булырлар инде алайса.

- Ай-һай... шикләнәм...

- Фаягөл, ә син кайда эшлисең?

- Кая булсын? Колхозда инде.

- Игенчеме, терлекчеме?

- Юк, хисапчы.

- У-у, колхозның бөтен байлыгы синең кулда икән алайса.

Фаягөл сүрән генә елмаеп куйды. - И-и, кәгазьдә генә бит соң ул байлык. Асраган мал-туарыңны "заготскот"ка, иккән игенеңне бөртеген дә калдырмыйча дәүләткә тапшыргач, каян булсын инде ул байлык?

Хәбирҗан - шәһәр кешесе шул, кайтса кунак, китсә ерак. Авыл тормышын каян белсен. Шуңа күрә ул:

- Имәндә икән чикләвек, - дип кенә куйды.

 

***

Фаягөл иртүк казларын су буена куа да эшкә китә. Хәбирҗан - кунак егет - йокысы туйгач кына тора. Сәгыйдә апасы (әнисенең бертуган сеңлесе) өстәлгә ашъяулык ябып калдырган ризыклар белән сыйланганнан соң гына дөньяга чыга, су буена төшә. Үзәнлектәге чирәмдә чемченгән казлар көтүе аны, "бу нинди ыспай егет?" дигән шикелле, сагаеп каршылый. Ата казга "егетлек" күрсәтергә җай чыга. Ул, муеннарын сузып, ысылдый-ысылдый, ят кешегә ташланмакчы булып талпына. Җебеп торсаң куып алып китә, куып җитсә, чукып та ала. Кайбер хуҗабикәләр, башкаларныкы белән бутамас өчен, казларының канат очларына буяу сөрткәннәр. Күрер күзгә күркәм булсалар да казлар, кайчагында, ни өчендер ызгышып, канатлары белән бәрә-бәрә сугышып та алалар. Аеруча, ала ата каз явызлыкка барысыннан да үткәрә, әле бер, әле икенче төркемгә ташлана. Хәбирҗан Фаягөлләрнең көтүен таный. Усал ата каздан сакларга тырыша. Егет "хулиган" ата каз турында Фаягөлгә әйткән иде, ул аның өчен яңалык түгел икән.

- Ә-ә, колхоз председателе Яруллин абыйларныкы ул. Мал иясенә охшар ди бит. Аның малайлары да шулай кыдрач. Бәйләнергә генә торалар. Генрих дигәне минем теңкәгә тиде инде.

Ә беркөнне казларын алып кайтырга Фаягөлнең әнисе үзе килде. Урамда очраса танымас та иде, ә биредә ул һәрберсе аерым ыру-ыру булып чемченгән казлар өерен ерып, туп-туры егет өчен таныш кына түгел, үз булып өлгергән төркемгә якынлашты.

- Исәнмесез, апа!

Хатын тавыш килгән якка борылды. Аның каршында бер кочак болын чәчәкләре күтәргән үсмер егет басып тора иде.

- Исәнмесез!

- Фаягөл авырып киттеме әллә? Башка вакытта казларыгызны ул килеп ала торган иде бит.

- Ә-ә, юк, авырмады. Эштән кайтмады әле ул. Ай ахыры җитсә, атчутлар, ниндидер видымыслар дип, шулай соңга калып эшли инде ул. Ә син кем буласың соң, улым?

- Мин Сәгыйдә апаларга кайткан кунак егете. Быел урта мәктәп бетердем.

Хатын егетне баштанаяк күздән кичерде:

- Ә-ә, алай икән. Ул да ялгызы чиләнә шул, мескенкәй. (Тракторчы егеткә кияүгә чыккан иде, сугыш афәте аны да аямады, тол калдырды).

Зөлхәбирәнең күңеленнән Галимәрдәннең җыры сызылып үтте.

Күтәрелми күңелләрем,

Кыскадыр гомерләрем...

Мәҗлестә күңел ачып утырганда да авызында гел шул җыр булды мәрхүмнең. Әйтерсең, үләрен алдан ук сизеннгән...

Сәгыйдә бер ялгызы малай үстерә иде, аны да, елата-елата ФЗУга җибәрделәр.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, аның тыйнак, сабыр холыклы хатын икәне үз-үзен тотышыннан, сүзләрен үлчәп, салмак кына сөйләвеннән үк сизелеп тора иде. Утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге хатынның гәүдәсе кызларныкыдай зифа булса да, Хәбирҗан аның яулык читеннән чыгып торган чигә чәчләре чаларганын абайлап алды. Егет дөньяның әчесен-төчесен чамасыз күп татыган, күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәт кичергән кешеләрдә чигә чәчләренең вакытсыз агаруын аңларлык яшьтә иде инде. Ул кулындагы чәчәк бәйләмен хатынга сузды.

- Апа, бу сезгә бүләк!

Үз гомерендә мондый нәзәкәтлелек күрмәгән хатынның чәчәк бәйләмнәрен кочагына алгач, ихтыярсыздан, күңеле тулды, күзләренә яшьләр тыгылды...

- И-и, рәхмәт инде, улым! Кара, нинди матурлар икән бит! Ә исе!.. Исенә исерерсең, билләһи! Без ни... шул инде. Иртән торсаң, эш тә эш. Кояш батканчы баш күтәрү юк. Кая инде ул безгә мондый хуш исле чәчәкләр белән хозурлану! Ә синең исемең ничек соң, улым?

- Хәбир. Мулла кушканча әйтсәгез Хәбирҗан булам инде.

- Бик матур исем икән. Азан әйтеп исем куштырган ата-анаңа рәхмәт, улым! Бәхетең, тәүфигың күп булсын!

Зөлхәбирә күңеле белән бу чәчәкләрнең аңа түгел, кызы Фаягөлгә икәнен аңлап алган иде инде.

- Ә бу чәчәкләрне кайткач өч литрлы банкага су салып шунда утыртырмын да, өстәлнең нәкъ уртасына куярмын, боерган булса. Өйгә ямь биреп торыр. Фаягөл өчен дә көтелмәгән бүләк булыр.

Ул арада каяндыр (урманда кош оялары туздырып кайтып килүләре) председатель малайлары Генрих белән Фридрих килеп чыкты.

Өс киемнәренә караганда аларның хәлле тормышта яшәгәннәре күренеп тора иде. Нигә дисәң, әтиләре егермебишмеңче колхоз председателе. Мескен колхозчының хезмәт көненә ике йөз, өч йөз грамм белән генә түләнсә, партия җибәргән кадр элекке эшендә күпме хезмәт хакы алган, монда да шул кадәр күләмдә акча ала. Әле җитмәсә, колхоз хисабына, колхозчы җилкәсеннән. Егетләрнең өлкәненә унҗиде яшьләр чамасы булса, икенчесенә унбиш яшьләр тирәсе булгандыр. Алар кызу-кызу адымнар белән тыныч кына сөйләшеп барган Зөлхәбирәләрне куып җиттеләр дә (Исәнмесез! Саумысыз! Юк!) Хәбирҗанга ташландылар. Икесе ике яктан кунак егетенең битенә, башына сугарга, типкәләргә тотындылар.

- Син, нәрсә, шәһәр ялкавы (үзләренең кичәге район хөрәсәннәре икәнен уйлау юк!) Фаягөл тирәсендә бөтереләсең, ә?

Яшь әтәчнеке сыман утырып җитмәгән тавышы белән Фридрих дигәне дә чыелдап алды.

- Казларын көтәргә ялландың что-ли?

- Алай бик көтүче буласың килсә, бар әнә, колхоз дуңгызларын көтәргә. Көтүчеләре чирләгән.

Кайсысыныңдыр йодрыгы Хәбирҗанның танавына эләкте, аның борыныннан кан китте, күлмәге канга буялып ала-тиләгә әйләнде.

- Сез нишлисез, балалар? Туктагыз! Кунак кешене... Үтерәсез бит!

Зөлхәбирә Хәбирҗанны яклап арага керде. Кочагындагы чәчәк бәйләме пыран-заран килде, чәчелеп бетте. Хатын алай да сугыш чукмарларын тыя алмады.

- Туктагыз! Туктамасагыз хәзер милициягә хәбәр итәм!

Егетләр шуннан соң гына туктадылар. Туктасалар да:

- Яңадан Фаягөл тирәсендә чуалганыңны күрсәк, үтерәбез!

- Яхшы чакта шәһәреңә ычкын! - дип, янап китеп бардылар.

Хәбирҗанның борыныннан һаман кан саркый. Ул аны канга баткан кулъяулыгы белән сөртеп-сөртеп ала, туктата гына алмый иде.

- Хәбирҗан улым, болай канга баткан килеш йөрмә инде, бар, елгага барып битләреңне юып кил, - дип, Зөлхәбирә аны кире елгага җибәрде, үзе иелә-иелә таралган чәчәкләрен җыярга кереште. Аның бу гамәлен күреп калган егет берничә адым киткәч, туктап борылды.

- Апа, ярар, аларны җыймагыз инде. Сынып беткәннәр ич. Иртәгә мин сезгә тагын да зуррак чәчәк бәйләме әзерләп торырмын.

Әйткән сүз - аткан ук дисәләр дә, Хәбирҗанга икенче көнне дә, аннан соң да Зөлхәбирәгә чәчәкләр бүләк итәргә насыйп булмады. Ул Сәгыйдә апаларына кайтып кергәндә өстәлдә шәһәрдә ялгызы гына торып калган, өстәвенә, үпкә чире белән җәфаланучы (дары заводында эшләү касәфәте) әнисенең хәле начарлануы сәбәпле, аның тиз кайтып җитүен таләп иткән хәбәр - телеграмма ята иде. Егет икенче көнне иртүк таң белән юлга чыкты. Фаягөл белән дә саубуллаша алмыйча китеп барды...

Елдан артык төзелештә эшләп сеңерләрен ныгыткан Хәбирҗан солдатка китәр алдыннан Сәгыйдә апаларына тагын килде. Хәзер ул былтыргы шикелле кавырсыны катмаган көпшәк үсмер түгел иде инде. Аның гәүдәсенә ит кунган, сөйләшүе дә егетләрчә тәвәккәл. Өстәвенә, кызларның йөрәген яндырып, гармун уйнарга өйрәнгән иде (юкка гына "гармунчының бармаклары саен мәхәббәт аның..." дип җырламыйлар инде!) Боксерлар секциясенә йөрүнең дә файдасы тиде. Кичке уеннан соң Фаягөлне култыклап озата барганда, көтмәгәндә, тыкрыктан ашыга-ашыга ике шәүлә килеп чыкты. Хәбирҗан, бәлки, игътибар итмәгән дә булыр иде, тегеләр үзләре туп-туры аларга якынлашты. (Култыклашкан парлар аларның председатель малайлары икәнен шундук танып алдылар). Берсе Хәбирҗанның юлына аркылы төште.

- Эй, салага! Тукта! Кая ашыгасың?

- Мин ашыкмыйм. Ә сез кая ашыгасыз? Караклар шикелле тыкрыктан йөгереп чыктыгыз.

- Син, нәрсә, шәһәр ялкавы, оныттыңмени, Фаягөл тирәсендә чуалсаң нәрсә дидек без сиңа?

- Юк, хәтерләмим.

Генрих мыскыллап көлгән булды.

- Һа, чибәр кызны култыклап алгач, егетнең хәтере чуалган, ә! Онытсаң, хәзер исеңә төшерербез без синең.

Алар, үткән елдагыча, Хәбирҗанны бик җиңел генә канга батырып тукмап ташламакчы булганнар иде бугай. Фридрихы (Агинешкә килгәндә шырпы кебек кенә иде, бер ел эчендә ярыйсы гына гәүдәгә калкынган) Хәбирҗанның тезенә китереп типте. Өлкәне йодрыгын йомарлап Хәбирҗанга сугарга кизәнде. Әмма егет селтәнгән йодрыкның колак төбенә төшкәнен көтеп тормады, мәче тизлегендә Генрихның иягенә тондырды. Председатель малае, тынсыз калып, җиргә ауды. Болай буласын көтмәгән Фридрих бер мәлгә югалып калды. Хәбирҗан аны якасыннан эләктереп, тынсыз яткан абыйсы өстенә төртеп аударды...

Гашыйклар Фаягөлләрнең капка төбендәге утыргычта талгын гына искән саба җилендә лепердәгән сирень яфракларының серләрен тыңлап төн үткәрделәр. Төн аяз. Күк йөзендә бихисап йолдызлар җемелди. Анда-санда гына ашъяулык кадәр болытлар йөзә. Егет беренче мәртәбә кызны кочагына алды, чәчләреннән сыйпап иркәләде. Күктә йөзгән ай болытлар арасына кереп күздән югалган бер мизгелдә егетнең кайнар мәхәббәт сүзләре сөйләгән иреннәре кызның пешкән чиядәй ымсындырып торган иреннәре белән кушылды... Юк, алар бер-берсен эзләп таптылар...

Солдатка китәсе егетнең көннәре санаулы гына. Гашыйклар көн аралаш хат алышырга вәгъдәләр биреп аерылыштылар...

Егет сүзе бер булыр ди. Хәбирҗан сүзендә торды. Солдат хезмәтен үтәргә тиеш частька барып җитү белән, беренче эше итеп, дусларына, туганнарына, хәтта, әнисенә дә түгел, биш тәүлек юлда барганнарын да тасвирлап, сөйгәненә берьюлы өч хат язып салды.

Фаягөл төштән соң эшкә барырга чыккан иде, иңенә почта сумкасы аскан Мөслимә түти кул изәп аны туктатты.

- Сеңлем, сөенче! Сиңа берьюлы өч хат! Ул сумкасыннан Хәбирҗанның хатларын тартып чыгарды да, баш өстендә селкеп алды. - Биемичә берсен дә бирмим!

Биемиме соң инде Фаягөл. Бу минутларда ул күккә сикерергә дә риза иде. Такмак әйтә-әйтә чирәмдә тыпырдап алды.

- Молодец, булдырдың, сеңлем! Мә, тот!

Сөйгәненнән хат алган көн Фаягөл өчен олы бәйрәм булды. Болытлап торган көн аның өчен кояшлы көннән дә яктырак тоелды. Ул Хәбирҗанның хатларын кат-кат укыды.Ахыр чиктә ятлап бетерде. Хәбирҗан, солдат формасы белән фотога төшкәч, обязательно берсен сиңа җибәрермен дигән. Кыз шатлыгыннан нишләргә белмәде. Хәзер Фаягөл көн таң атса Хәбирҗаннан хат көтә. Ятса да, торса да аның уенда ул гына. Сөйгәненең солдат киемендә төшкән фотосын көтә. Ничек көтмисең инде? Обязательно җибәрермен дигән ич. Эх, тизрәк җибәрсен иде инде. Солдат киеме килешә микән үзенә? Аны кигәч, Хәбирҗан тагын да җитдиләнгәндер инде. Чибәрләнгәндер! Ул бит сиңа тракторчылар кия торган комбинезон гына түгел! Хәзер солдат ич аның сөйгәне!

Кызының Хәбирҗанга гашыйк булганын ана йөрәге сизми каламы соң? Ул аның аяк атлап йөрүләреннән үк сизелә. Зөлхәбирә берәр эшкә тотынса, ул:

- Әнкәй, кая үзем! - дип, аның кулыннан коралын алып, җәһәт кенә эшләп тә куя. Ул кызының кош тоткан сабыйдай канатланып-очынып йөрүенә куанып үзалдына елмаеп куя. Бер-берсен яраткан парлардан да бәхетле кешеләр бар микән бу дөньяда! Юктыр! Алар әле тормышның катлаулыгын, дөньяның серлелеген, адым саен киртәләр очрыйсын, сикәлтәле юллар кичәсен белмиләр, дөресрәге, ул турыда уйламыйлар. Аларның бар уе - сөйгәне турында. Алар бер-берсе белән бәхетле. Уйласаң, ул бәлки, чыннан да, шулайдыр. Мәхәббәтсез ничек яшисен бу дөньяда? Ни өчен яшисең? Кем өчен яшисең?

Зөлхәбирә, ихтыярсыздан:

- Эх, яшь чаклар!.. Бәхетле чаклар... - дип, көрсенеп куйды. Сагыш тулы күзләрен кызына күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. Э-эх, аның да яшь чаклары... бәхетле чаклары бар иде бит... Бар иде... Дулкын югандай үтте дә китте... Хәзер ни-нәрсә, шул сагынып сөйләргә генә калды... Ә кемгә сөйләргә? Шул сагынып искә алырга дисәң генә инде...

***

...Зөлхәбирә авылның бер чибәре булып үсте. Егетләр аның өчен канга батып сугышалар иде. Кызның гына, ни хикмәттер, егетләрнең берсенә дә күңеле ятмады, җылы караш күрсәтмәде. Араларында басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй егетләр дә бар иде, югыйсә. Ә менә уйламаганда, көтмәгәндә МТСтан килгән Сәләхетдинне күрү белән әллә нәрсә булды, аның зиһене чуалды, уйларының асты өскә килде. Әйтерсең, ул гомере буе шушы егетне көтеп яшәгән иде. Хәер, Сәләхетдин бер Зөлхәбирәнең генә түгел, байтак кызларның йөрәген яндыргандыр. Моңа егетнең башкалардан үзгә һөнәре сәбәп булгандырмы, кигән киемеме, килеш-килбәтеме? Сорасаң, кызларның берсе дә төгәл генә әйтеп бирә алмас иде.

...Чалт аяз язгы көннәрнең берсендә (гомердә күрмәгән нәрсә!) бәләкәй генә әрҗәле машина тузан болыты туздырып авылга килеп керде һәм колхоз идарәсе янына килеп туктады. Авыл халкының ашлык суктыргыч, ашлык җилгәргеч машинадан гайре техника күргәннәре дә, ә кайберләренең, хәтта ишеткәннәре дә юк иде. Җыелды бала-чага! Җыелды халык! Кыз-кыркын бер як читтәрәк кенә басып торса, малай-шалайлар машинаны әйләнә-әйләнә йөриләр, резина тәгәрмәчләрен капшап, өстендәге каты калайларын (татар тотып карамый ышанмый бит инде!) тотып-тотып карыйлар, әрҗә тактасына куллары белән шап-шоп суккалап алалар. Әйтерсең, ныклыгын тикшерәләр.

Вакыты кысан булгандырмы, комбинезон кигән егет идарәдә озак тормады, килеп тә чыкты. Ул җәһәт кенә машинасына утырып та китмәкче иде. Әмма көтмәгәндә шыбырдап ява башлаган эре яңгыр тамчылары шикелле, төрле яктан шофер егеткә сораулар яудыра башладылар. Сиксәнгә җитеп килгән Каюм бабай барысыннан да өлгеррәк булып чыкты.

- Энем, бу шайтан арбасы буламы инде?

- Юк, шайтан арбасы түгел, МТС арбасы бу, бабай!

- Күпме йөк тарта инде бу?

- Әйе, моңа ничә ат йөге ашлык сыя инде, энем?

- Бу машинага полтора тонна йөк сыя бабай. Шуңа күрә аны, "полуторка" диләр.

- Ул пултара дигәнең ничә ат йөге була соң инде?

- Бер атка ничә центнер, ә-ә, ничә капчык ашлык төйисез соң?

- Өч-дүрт ситнир саласың инде.

- Алайса, моның әрҗәсенә биш ат йөген салырга була инде, бабай.

- Һи-и, хикмәти хода!

Ә малайлар!.. Алар бу "җен арба"сын йөз кат әйләнгәннәрдер, бер урында басып тора алмыйлар, һаман машина тирәсендә бөтереләләр.

- Абый, абый, моның әрҗәсенә утырып йөрергә ярыймы?

- Ник ярамасын? Ярый!

Егет кулындагы сәгатенә карап алды да, машинаны уратып алган малайларга команда бирде.

- Әйдәгез, утырыгыз! Бер мәртәбә урам әйләндереп алып киләм.

Малайлар, төрткәләшә-төрткәләшә, берсен-берсе уздырып кузовка үрмәләделәр. Бәләкәйрәкләрен шофер егет үзе күтәреп бастырды. Аннары, бер як читтә кыюсыз гына басып торган кызларга борылды.

- Ә сез, кызлар, нәрсә карап торасыз?

Машина әрҗәсендә алма төшәрлек тә урын калмаган иде инде. Егет кызлар басып торган торкем янына килеп басты, Зөлхәбирәгә кулын сузды.

- Әйдә әле, чибәр кыз, син минем янга утыр!

Зөлхәбирә, сихерләнгәндәй, үзе дә сизмәстән, аңа кулын бирде. Егет аны җитәкләп машина янына алып килде, кабина ишеген ачып көчле куллары белән кызга җирдән күтәрелергә булышты. Бу минутларда аңа канат үсте диярсең, кабина эчендәге күн утыргычка чумганын сизми дә калды. Егет Зөлхәбирә янәшәсендә басып торган Сәгыйдәне дә күтәреп диярлек кабинага урнаштырды. Аннары, утыргыч артыннан кәкре тимер тартып чыгарды да, радиатор астындагы "оя"га тыгып кискен генә бер-ике мәртәбә әйләндереп алды. Машина "фыр-фыр" килеп кабынды, җиңелчә генә бер көйгә дерелдәп эшли башлады. Кабинадагы кызлар, куркуларыннан нишләргә белми, бер-берсенә чытырдап ябыштылар. Шофер егет урам әйләнеп килде дә, "йөген" бушатып китеп барды, күздән югалды. Тик... кызлар күңеленнән генә югалмады...

Малайлар ул көнне машинада җилдергән тәэсирдән айный алмадылар. Телләрендә һаман машина булды.

- Моның белән бер сәгатьтә районга барып җитеп була инде, әйеме?

- Барып кына түгел, әйләнеп кайтырга була.

- Ай-яй, персидәтелнең трантаска җигеп йөри торган айгырыннан да шәбрәк чапты,ә!

- Һи-и, әйттең сүз! Җиккән ат чабамени? Ул юырта гына. Шуны да белмисең, тәкәрлек! (бите сипкелле булганга тагылган кушамат) "Карлыгач"тан да тизрәк чапты диген.

"Карлыгач" - тирә-якта дан тоткан чабыш аты. Теләсә нинди атка түгел, "Карлыгач"ка тиңләгәч, башка вакытта шыттырырга яраткан малай сүзендә дә хаклык булгандыр. Хәер, бу ак сакаллы картлар өчен дә ис китәрлек вакыйга иде.

Күп тә үтмәде авылга тракторлар килә икән, басу-кырларны тракторлар сөреп, иккән игенче комбайннар белән генә урып суктырачаклар икән дигән хәбәр таралды.

Председатель Гаттаров абый да:

- Иптәш Сталин шундый карар чыгарган, - дип халыкка аңлатты.

Атна ун көн үтте микән, авылга алгы тәгәрмәчләре чытыр арбаныкы кадәр генә булса да, арткы тәгәрмәчләре иләмсез зур, артына өч төрәнле сабан таккан трактор килеп керде. Кешеләр өчен тагын шунысы сәер иде (чөнки күргән әйбер түгел) ул иләмсез арткы тәгәрмәчләренең тышкы кыртышында алагаем озын тешләре бар. Алар барганда җиргә батып керә дә, ямь-яшел булып утырган чирәмне төбе-тамыры белән актарып чыгара иде. Арттагы тәгәрмәчләр арасына кереп утырган йөртүчесенең дә җилкәсе белән башы гына күренеп тора (анда утырырга ничек йөрәге җиткәндер?). Трактор колхоз идарәсе янына җиткәч туктады. Председатель урынында юк иде. Күрәсең, ул атсыз арбаның киләсен белеп, күрсәтмә биреп киткәндер, тракторчы егетне Сәгыйдәләргә урнаштырдылар. Механизатор кешене ашату-эчертү, урын-җирен хәстәрләү Сәгыйдәнең әнисенә йөкләнде. Тора-бара авыл халкының теленә "кәлүсни трактор" дигән гыйбарә өстәлде. "Колесный трактор"ның тәгәрмәчле трактор икәнен аңлаткач, Каюм бабай гына:

- Бәй, бу нәмәстәкәйнең тәгәрмәчсезе дә була микәнни? Тәгәрмәче булмагач, ул ничек йөри икән соң? - дип аптырашта калды.

Һәм... шуннан соң кызларның йөрәген яндырып көн аралаш авылга Сәләхетдин килә башлады. Ул тракторга кирәкле ягулык-керосин, детальләрен майларга солидол китерә. Соңгарак калып килсә, кунып та кала. Буйдак егет андый чакта, форсаттан файдаланып, яшьләр янына - ындыр артындагы әрәмәлеккә - кичке уенга чыга. Ә анда егетләрнең йөрәген алгысытып торган, берсеннән-берсе сылу кызлар! Әгәр кичке эңгер-меңгердә Сәгыйдәләрнең капка төбендә машина торганын күрсәләр, кызлар кичке уенга бизәнеп-төзәнеп (чибәрлекнең чиге юк!), матур күлмәкләрен киеп чыгарга тырышалар. Егетне тыннары белән суырып алырдай булып торалар. Авырткан җирдән кул китми, сөйгән ярдан күз китми дигәндәй, тик егетнең күзләре Зөлхәбирәдә. Капка, сигезле кебек парлы уеннар башланса да, егет Зөлхәбирәне эләктерергә тырыша. Кыз үзе дә күңеленнән генә "И-их, Сәләхетдин йоклап калмаса ярар иде" дип җан ата.

Бераздан түгәрәк уеннар башлана. Агинеш кызлары җырга-биюгә һәвәс булса, егетләрнең күбесе гармунчылар.

Сөйгәненең кулын тотарга да кыймаган егет йөрәген яндырган ялкынлы сөю хисләрен җыр белән аңлатырга тырыша.

Ап-ак микән, йомшак микән,

Җаныемның куллары.

Салават күпере кебек

Аның йөргән юллары.

Егетнең үзенә атап җырлаганын чамалап алган кыз да югалып калмый, кыюсыз егетенә каршы җыр белән җавап кайтара.

Кигән киемең тармы әллә?

Куеныңда алма бармы әллә?

Әйләнәсең - тулганасың,

Әйтер сүзең бармы әллә?

Зөлхәбирәгә күз атып йөргән егетләрнең берсе уенын-чынын бергә кушып:

Зөлхәбирә көлтә бирә

Арбадин кибәннәргә.

Бик исебез китми әле

Чит-ятны сөйгәннәргә, - дип, төртмәле җыр суза.

Зөлхәбирә дә җавапсыз калмый, егетнең үзен "чеметеп" ала:

Әй, ит әле, ит әле.

Безнең кое сиртмәле.

Борыныңнан маңкаң ага

Минем яннан кит әле.

Яшьләр күмәкләшеп көлеп җибәрәләр. Монда бернинди дә үпкә-сапка юк. Кем ничек булдыра? Кем сүзгә остарак? Бу тамаша чичән шагыйрьләрнең ярышыннан ким түгел. Кайчагында ул сәгатьләр буе дәвам итәргә мөмкин. Ахыр чиктә, кем җавап таба алмый туктап кала, җиңелгән санала.

Зөлхәбирәне "чеметеп" төртмәле җыр башлаган егетнең запасы бетте ахры, ул туктап калды. Кызлар чыркылдашып алдылар.

- Камил, җиңелдең! Җиңелдең! Сиңа хәзер җәза бирәбез!

Кызлар нинди җәза бирә, җиңелгән кеше аны берсүзсез үтәргә тиеш. Җыр, бию генә булса бер хәл әле. Берәр куплет җыр сузасың, яисә үзең такмак әйтә-әйтә бер тыпырдап аласың да котыласың.

- Әтәч булып кычкыр! Әтәч булып кагын!

- Эт булып өр! Эт кебек дүртаяклап йөр!

- Бар әле, фәлән абзыйларның бакчасыннан кыяр урлап кил! - дип әйтүләре дә мөмкин.

Нинди сөйкемле сөяге булгандыр. Зөлхәбирәгә Сәләхетдин янында күңелле! Рәхәт! Аның янәшәсендә басып торганда, кыз үзен җиденче кат күктә йөзгән кебек хис итә. Ул аның белән җир читенә китәргә дә әзер. Әйтсен генә!

Ә ул әйтергә ашыкмый. Әлегә... Күзәтә генә...

Җәйге төн кыска. Офыкның бер читендә кичке шәфәкъ сүнеп өлгерми, икенче читеннән инде сызылып таң беленә. Уен-көлке белән вакыт үткәне сизелми дә кала. Беренче таң әтәчләре кычкыра. Бу инде таралырга вакыт дигәнне аңлата. Яшьләр гармунга кушылып җырлый-җырлый әкрен генә авылга юнәлә.

Сәләхетдин белән Зөлхәбирә янәшә атлап баралар. Ниһаять, егет тәвәкәлләп Зөлхәбирәнең кулыннан тотып алды. Бу минутларда кызның тәне буйлап кайнар дулкын йөгереп үтте. Аның хәтта бер мизгелгә генә башы әйләнеп китте.

- Карале, Зөлхәбирә, син мине озатып куй инде, - ди егет кызның мамыктай йомшак кулын кысып. - Ату мин бу әрәмәлектә адашып калырмын дип куркам.

- Егетләр шулай куркак куян кебек буламени? - дигән була Зөлхәбирә дә аның шаяртуына кушылып. - Ә мин сезне батыр да, тәвәккәл дә булалар дип уйлаган идем. Сезгә ышанып юлга чыксаң харап буласың икән.

- Батырлык бер капчык та ул. Мин аны машина кабинасында онытып калдырганмын бит. Монда килгәндә бер чеметем генә булса да үзем белән алмакчы идем, ачкычын таба алмадым, - дигән була егет.

- Ачкыч яратып ачырга иде.

- Янымда андый акыллы киңәш бирүче булмады шул, - ди егет, чыраена үкенгән кыяфәт чыгарып. - Икенче тапкыр сине чакырырмын инде.

- Безнең авылда миннән башка да акыллы кызлар күп.

- Башка кызлар миңа андый акыллы киңәш бирмәде бит әле, менә син бирдең.

Яшьләр төркеме Шакир буасын үтеп тыкрыкка керә. Гармун тавышы да басынкылана, салмаклана, урамга керү белән бөтенләй тынып кала. Авыл тын гына изрәп йоклый, хәтта эт өргән тавыш та юк. Кешеләрнең таң йокысын бүләргә ярамый. Юкса, өлкәннәрнең ак күлмәк-штаннан таяк күтәреп чыгулары да бар.

Яшьләр төркеме кечерәйгәннән кечерәя бара. Кемгәдер - югары очка, кемгәдер - түбән очка кайтырга кирәк.

Сәләхетдин кызны култыклап алды.

- Авылыгыз бигрәк матур урында утырган икән, - ди егет. - Каян бу кадәр матур урын тапканнар, ә! Урман өстегезгә "авып" тора. Утынга ат җигеп барасы да юк. Корыган ботаклар ихатагызга гына төшеп тора (монысын арттыра инде, Зөлхәбирәнең күңеле булсын ди торгандыр). Ындыр артында гына елга ага. Җирдәге оҗмах почмагы кайда дисәләр, шикләнмичә Агинештә дип әйтергә була.

- Ә бәлки сезнең авыл тагын да матуррактыр?

- Юк шул. Кола яланда утыра. Җил йотып. Шуңа күрә бездә кыш көне мичкә утын түгел, кизәк ягалар.

- Кизәк? Нәрсә була соң инде ул?

Егет әкрен генә көлеп куйды.

- Көтү йөргән болында сыер "белен"нәрен күргәнең бармы?

Зөлхәбирә дә көлеп җибәрде.

- Китсәнә! Шул тиресне утын итеп ягасызмы?

- Әйе.

- Ходаем, аның җылысы да юктыр бит.

- Һәрхәлдә корыган имән утыны түгел инде. Ну, нишлисең, бары белән яшисең инде. Кая барасың?

- Ә авылыгызның исеме ничек?

- Кыркүл.

- Күле бармы соң, ичмаса?

- Мин малай чакта бар иде. Хәзер кипкән инде. Үзәнлеккә әйләнгән. Анда-санда гына камышлар үсеп утыра.

Зөлхәбирә, аздан гына, "Авылыгыз котсыз икән", дип ычкындырмады.

Тормыш авырлыгы адәм баласына яшәр өчен төрле юллар, төрле ысуллар табарга мәҗбүр итә. Сәләхетдин дә каян эзләп тапкандыр да, ничек укып чыккандыр, ата-баба күрмәгән-белмәгән шофер һөнәре алган - "шайтан арбасы"н иярләгән.

Хәзер егет МТС төзегән расписаниене бозып та Агинешкә килеп чыга. Зөлхәбирә белән күрешү аның өчен дә бәйрәм: болытлы пыскак көн дә яктырып киткәндәй була. Моңа кадәр ансыз ничек яшәлгәндер? Яшәү булмаган инде ул, җан асрау гына булган. Әллә җитлегү, түл җыю чоры булды микән? "Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә..." булса да һәрбер йөрәк аны үзенчә кичерә, үзенчә кабул итә. Кайчагында әйтәсе килгән сүзләрең дә уйсу җиргә төшкән томан шикелле тарала да бетә, башыңнан чыгып оча.

Зөлхәбирәнең дус кызлары аның өчен ихластан борчылып, (нигә яшерергә, күпмедер дәрәҗәдә көнләшеп тә), әйтеп куйгалыйлар:

- Кара аны, Сәләхетдинне ычкындыра күрмә! Ничек тә җаен тап. Үзеңә карат! - диләр.

- Күрмисезмени, ул болай да гел миңа гына карап тора ич, - дип, шаярк катыш җавап бирә Зөлхәбирә.

Ярты елдан артык инде очрашып йөриләр, ә егет һаман авылны мактый да, авылны мактый. Әйтерсең, мондагы урманнар, болыннар бүтән җирдә юк, бер Агинештә генә. Һич югы, айга бер, кайда бер булса да авыл кешеләрен, күңел өчен генә булса да кызларын мактап телгә алсын иде. Зөлхәбирә дә шул кызлар арасында бит инде, аны мактаган кебек булыр иде. Түбәсе күккә тимәсә дә, күңеле үсеп китәр иде. Ә ул һаман "Сезнең авыл да, сезнең авыл..." Зөлхәбирә бүген читләтеп кенә шул турыда әйтте. Егет елмаеп куйды да, Зөлхәбирәне кочагына алды:

- Җанкисәгем, минут саен "Яратам!", "Яратам!" дип, төчеләнеп, яратуның кадерен җибәрәсем килми. Авылыгызны яратам дип әйтү - сине яратам дигән сүз бит инде ул, җанкисәгем, аңлыйсыңмы? Сезнең авыл син булганга минем телемдә, минем җанымда ул...

Егет бер мәлгә туктап калды. Аның чырае тагын да җитдиләнгән иде. Ул кабат Зөлхәбирәне кочагына алды, аның күк төсле зәңгәр күзләренә текәлде.

- Зөлхәбирә, җанкисәгем, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?

Кыз күптән өметләнеп көткән, сүзләр иде бу.

Ул әкрен генә:

- Әткәй-әнкәйләр каршы килмәсә, мин риза, - дип, башын түбән иде. Ризалыгын бирде бирүен дә, соңыннан уйга калды. Әгәр, энә кайда - җеп шунда дип, Сәләхетдин аны шул япан кырда утырган Кыркүлгә алып китсә, нишләрсең? Кулыңа иске чиләк тотып көтүлектән "белен"нәр җыеп йөрерсеңме? Йә, аллам! Таныш түгел җир... Чит-ят кешеләр... Агинешне сагынырмын ич мин! Әткәй-әнкәйне, дус кызларны күрми ничекләр түзәрсең? Ул бит ишетеп белә. Кайбер үзсүзле, көнчел ирләр күрше авылдан гына килен төшерсәләр дә:

- Ни калган анда сиңа? Егетеңне сагындыңмени? - дип, туганнарын күреп килергә дә хатыннарын җибәрмиләр. Зөлхәбирә шуларны уйлап, кыяр-кыймас кына сорап куйды.

- Кайда яшәрбез микән?

Егет, күрәсең, ул ягын да уйлап куйган иде. Ул аның ике кулыннан да тотып алды, яратып күзләренә төбәлде.

- Әйдә, сезнең авылда гына калабыз.

Зөлхәбирә үз колакларына үзе ышанмагандай:

- Кайда? Кайда? - дигәнен сизми дә калды. Шаярта гына торгандыр дип уйлап алды.

- Шушы кадәр матур табигатьле авылны ташлап китү гөнаһ булыр дим.

Шуннан соң гына кызның эченә җылы йөгерде, күңеле тынычлангандай булды:

- Әти-әниең каршы килмәсме соң?

- Гомер буе әти-әни ышыгында яшәп булмас бит инде. Мин гаиләдә иң өлкәне. Безнең татарда төп йортта төпчек малай кала. Миңа, барыбер, кайчан да булса башка чыгасы. Ә кая чыгам: авылгамы, шәһәргәме? Анысы - минем эш. Бәлки, мин урман уртасында йорт салып керермен.

- Урман каравылчысы шикеллеме?

- Әйе. Аюлар, бүреләр белән чөкердәшеп яшәрбез. Куяннар үзләре килеп ишек кагар.

Кыз кулларын иңсә биеклегенә күтәреп "Кирәкми! Килмәгез!" дигән кыяфәттә күз алдыннан кемнедер кугандай, селкеп алды.

- Мин бүреләрдән курка-ам!

Егет ихластан көлеп җибәрде.

- Курыксаң, юрган ябынырсың да ятырсың.

Сәләхетдин (ушлы егет!) хезмәт хакын җыеп барган икән. Әти-әниләре дә булышкач (Зөлхәбирәнең туганнары да читтә калмады билгеле), ил төкерсә күл була дигәндәй, җитмәгәненә бурычка да кереп, бәләкәйрәк кенә йорт сатып алдылар. Авыл очында булса да, үз өең - үз көең. Яшьләргә, кем әйтмешли, пар кашык белән тар ястык та җитә. Алар булганына канәгать. Алга таба тагын күз күрер...

Сәләхетдин өчен Агинештә төпләнүнең тагын бер уңай ягы бар. Аның эш урыны - кул сузымында гына. "Алга" МТСы белән Агинеш арасы нибары җиде чакрым. Яшь кешегә җәяүләп тә бер сәгатьтә барып җитәргә була.

Бер елдан соң кызлары Фаягөл дөньяга аваз салды. Сабыйның тәпи йөреп китүе, теле ачылуы, "әттә!", "әннә!" дип әйтүе бар кайгыларыңны, бочу-мәшәкатьләреңне оныттыра. Сәләхетдин (аллага шөкер!) бала җанлы ир булды. Эштән кайтканда арган-талчыккан булса да, каршысына йөгереп чыккан кызын күтәреп ала, һавага чөя. Сабыйның күлмәк итәкләре, чәчләре җилләнеп тузгый. Аңа кызык. Ул чырык-чырык көлә. Әнисенең:

- Ходаем, баланы имгәтә күрмә инде, - дип, инәлүләрен ишетми дә.

- Тагын бер! Тагын... - дип чытлыклана.

Зөлхәбирә:

- Майлы киемнәреңне сал, ичмаса, - дигәч кенә Сәләхетдин:

- Ой, онытып торам икән бит, кызым! - дип, аны җиргә бастыра.

Әнә шулай матур башланган тормыш алга таба да шулай дәвам иткән булыр иде дә... 1941 елның 22 июнь гарасаты илнең астын өскә китерде. Язмышлар буталды...

Сәләхетдинне сугышның беренче көннәрендә үк "полуторка" машинасы белән бергә фронтка озаттылар...

Яуга киткәннәрнең дошманга нәфрәт белән тулган күмәк җырлары Агинеш елгасы буендагы әрәмәлеккә сеңеп калды.

Бара торган юлларымнан

Елан чыкты аркылы;

Бу дөньяны ут чолгаган,

Безгә тия ялкыны.

Күмәк җыр тынуга Сәләхетдиннең сузган җыры Зөлхәбирәгә аеруча кадерле, истә калырлык булды.

Челтәрле дә яулык киштәдә,

Аны эшләүчеләр бистәдә;

Син фәрештәмне мин ташламам,

Оҗмахтагы хурлар иңсә дә.

 

***

Сугыш мәхшәре турында күп язылган, күп сөйләнелгән. Арада хагы да, нахагы да бардыр. Аларны кабатлап тормастан, шунысын куанып әйтергә кирәк. Күпләр яу кырында ятып калганда Сәләхетдин сугышның иң хәтәр, иң дәһшәтле бәрелешләрендә катнашса да, сул кулының бер бармагын өздереп (һәрхәлдә, баш өздерү түгел бит әле дип юанырга була), икенчесен имгәтеп (география укытучысының указка таягы шикелле гел тырпаеп тора, бөгелми) исән-сау әйләнеп кайтты. Ул көн Зөлхәбирә өчен, һич арттырусыз, күк капсулы ачылган көнгә тиң булды. Артыграк та булмаса әле. Эченә сыймый калган куанычы Мөшеге таулары кадәр булгандыр!

Сәләхетдин эшкә кабат МТСка барып тормады. Ул утырып киткән "полуторка" машинасы кузовына снаряд тиеп әллә кайчан он-талканга әйләнде (контузия алган Сәләхетдинне янчелгән кабина эченнән көчкә тартып алдылар). Техника белән таныш кешегә колхозда да эш җитәрлек. Сугыштан исән кайтканларның күбесе ярты кеше - инвалид. Аңа карап кына аларның берсе дә, "мин - фронтовик!" дип, эшсез ятмый. Бер яңагын снаряд кыйпылчыгы умырып алган (бит, муен тиреләрен тарткалап бөтәштереп, ямап куйганнар, ризыкны да шул исән калган казнасы белән генә әвәли, карап торулары имәнеч) Биктимер абзыйны - бригадир итеп, минага эләгеп бер аягын югалткан, култык таяклары белән генә йөрүче Асылгәрәй абзыйны бухгалтер итеп куйганнар. Барысының да максатлары бер: сугыш чорында күтәрәмгә калган хуҗалыкны торгызу!

Барлы-юклы ашлыкны тарттырырга әллә кайдагы Иркәнәш тегермәненә йөреп булмас дип, он тегермәнен көйләп җибәрделәр (башлап йөрүчесе Сәләхетдин). Тузган абзар-кураны рәтләргә такта кирәк. Такта яру станогы кайтарттылар. Аны эшләтеп җибәрү тагын Сәләхетдин җилкәсендә. Гел генә бабайлар шикелле муенга тубал асып орлык чәчеп булмас бит инде. Ул ак сакаллы картларга моңа кадәр йөргәннәре өчен дә рәхмәт. Чәчкеч, җилгәргечләрне көйләп җибәрү өчен дә Сәләхетдиннең кулы кирәк.

Хуҗалыкта тимерчедән башка яшәп булмый. Тырма теше генә сынса да, алачыкка йөгерәсең. Моңа кадәр ялланып урыслар гына эшләгән алачыкта хәзер Сәләхетдин хуҗа. Язгы чәчү чоры. Бу арада ул көнозын шунда мәш килә. Ашарга да, кайтса, кайта кайтмаса юк. Техника ватылса да аны йөгертәләр. Әнә бит, тагын нәрсәдер булган ахры, Биктимер абзый үзе килгән.

- Такта яручылар үзләре генә рәтли алмаганнар. Түгәрәк пычкы күчәрендә уйный башлаган. Сәләхетдин энем, барып кара әле. Ни булды икән? - ди.

Такта яручылар алачыктан ерак түгел. Көне буе такта яралар. Чи агач туры килсә, дуңгыз чинаган тавышлар чыга. Хет, колакларыңа мамык тык! Барды, карады Сәләхетдин. Такта яручылар әллә тотынырга курыкканнар (электр белән эшли) шунда. Пычкы күчәренә калынрак шайба кидереп, бушаган шөребен ныгытып кына куясы югыйсә. Сәләхетдин үзенең эшен тикшереп карамакчы булып станга бүрәнә куйдырды да, пычкыны электрга тоташтырып үзе ярдыра башлады. Пычкы хәзер уйнамый, бер эздән генә бара. Сәләхетдин бер бармаксыз сул кулы белән этә-этә ярдырып бүрәнәнең икенче башына чыга язган иде инде. Санаулы гына сантиметрлар калган иде. Хәзер этеп җибәрәм дә, калган өлешен пычкы үзе суырып алыр дип уйлаган иде. Ялгыш көчлерәк этеп җибәрде шул. Бүрәнә эткән бармакларын тартып алырга өлгерә алмый калды. Зыр-зыр әйләнгән пычкы секунд эчендә аның ике бармагын тиң өзеп ыргытты... Ул кулын корт чаккандай кискен генә тартып алды алуын. Тик... киселгән бармаклар кармакка эләккән балыклар шикелле җирдә сикерешәләр иде инде...

Сәләхетдинне тиз генә ат җигеп районга алып киттеләр.

Бу хәлләрне күреп торган Каюм бабай, таянган таягы белән сөйләшкәндәй, әкрен генә әйтеп куйды:

- Хикмәти хода, киселгән бармакларны әйтәм,җирдә сикерештеләр бит, оланнар, күрдегезме?

Күрмичә. Күрделәр билгеле. Алар да гаҗәпсенгәннәр иде.

- Җаннары чыгып бетмәгән булган инде аларның, бабай.

Ат артыннан чабып килгән диярсең, Сәләхетдиннең җәрәхәтен юып, бәйләп койкага кертеп салганнар гына иде, палатага ук кебек атылып Зөлхәбирә килеп керде. Чырае көл төсенә кергән Сәләхетдин түшәмгә баккан да, тыныч кына ята. Ыңгырашкан-сыкранган тавышы да ишетелми. Әйтерсең, ул черем итеп алырга гына башын мендәргә салган. Борчылуы йөзенә чыккан Зөлхәбирә Сәләхетдин яткан койканың әле бер ягына, әле икенче ягына чыга. Өстенә япкан юрганның нәрсәсендер ошатмый - үзенчә рәтләп куя. Иренең марля белән чорналган кулын тотып-тотып карый.

- Нык авыртамы?

- Юк, авыртмый.

- Сызлый торгандыр инде алайса.

- Юк, сызламый да (йөрәгенә төшеп сызлаганын үзе генә белә, сиздерәсе генә килми).

- Ы-ы-ы! Әйтерең бармы? Кул аркасын гөлҗимеш чыбыгы сыдырып алса да сызлап интектерә. Әйткән буласың...

Зөлхәбирә колхоз председателенә дә "өлеш" чыгара.

- Вәлиев абыйны әйтер идем инде. Сине ат урынына җигәләр. Читтән килгән кеше дигәч тә...

- Юкны сөйләмә инде, Зөлхәбирә, "килмешәк!" дип, әле беркемнең дә мине кимсеткәне юк.

Алай да хатынның ачуы басылмаган әле.

- Шул алачыгыңда гына утырсаң булмагандыр!

- Нинди утыру? Бер минут та тик торганым юк минем анда. Әле берсе, әле икенчесе йомыш белән килә.

- Соң, Биктимер абзыйга да шулай дип әйтергә иде. Пилорамга куелган кешеләре бар бит. Үзләре эшләсеннәрие.

- Үзләре эшли алмаганга чакырганнар бит инде алар. Кәшәкәле уйнарга түгел. - Аннары, нишләргә белми өтәләнгән хатынын тынычландырмакчы булып өсти. - Ул турыга каткан бармак миңа болай да мишәйт итәдерие. Берәр әйбер тотыйм дисәң, бара да төртелә, бияләй кияргә дә комачаулый. Мин аны үзем балта белән чабып ташлардай булган идем инде. Аның сәламәте жәл. Борчылма, хәзер төзәлә ул, - Сәләхетдин уң кулын күтәреп бармакларын хәрәкәтләндереп алды. - Менә уң кулым төгәл бит әле. Сулының да ике бармагы исән. Бар, кайт инде. Өйдәге мал-туарны кем карый?

- Җиденче сыйныфта укучы кызыбыз бар, ләбаса. Аның кебек чакта без инде урман кисә торган идек.

- Һе, сез бит ул... сез... йә, ярар, бар кайт инде. Палатага врач керсә, мине сүгәр.

Палатага табиб түгел, шәфкать туташы килеп керде.

- Апа, сез бер генә минутка дип кердегез. Һаман утырасыз. Күрмисезмени, монда авыр хәлдә ятучылар да бар.

Зөлхәбирә шунда гына як-ягына күз төшереп алды. Йә, аллам! Гәүдәле генә бер ир-атның (койкасына көчкә-көчкә сыйган!) сыңар аягын түшәмгә тарттырып гипска катырганнар. Бите-башы марляга төрелгән егетнең, исән икәнен белдереп күзләре генә ялтырый. (Бу мескеннәр, үз йомышларына ничек йөриләр микән?)

- Ярар, сеңлем, ярар! Хәзер чыгам.

***

Сәламәтләнеп кайткач, Сәләхетдингә ярдәмче итеп көрәшче Мирасны беркеттеләр. Ул кызган тимергә алагаем зур кувалдасы белән китереп органда як-якка очкыннар чәчри, якынрак торсаң, киемеңә ут капканын сизми дә каласың.

Алачыкта бервакытта да кеше өзелми. Кемдер тишек чиләк күтәреп килә, кемгәдер сыңган көрәк оңгысын ялгарга кирәк... Вакыты булганда малай-шалайларга сынган чалгыдан пәке ясап бирә Сәләхетдин. Юеш борыннар шатлыкларыннан нишләргә белми үрле-кырлы сикерәләр. Иске чиләген төпләткән ялгыз карчык ихластан рәхмәт әйтеп китсә, ир-ат халкы куенына әче бал, йә аракы кыстырып килә. Сәләхетдин өйгә аракы исе ияртеп кайтса, Зөлхәбирә битенә күче белән ябырылган чебен-черкиләрне куган шикелле, кулларын селки-селки:

- Фу, сасылыгы! Бар әле, ичмаса авызыңны кәрәчин белән чайкап кер! - дип, ирен төрткәли-төрткәли куып чыгара. Кәефе күтәренке Сәләхетдиннең авызы колагына җиткән. Ул бәхәсләшеп тормый, төрткәләгән хатынын кочып алмакчы булып азаплана.

- Ярар, ярар! Алай бик керосин исен яратсаң, мин сиңа 8 Мартка бер мичкә керосин алып кайтырмын, - дип, көлә.

- Алып кайт! Алып кайт! Нигә 8 Мартны көтеп торасың. Какрас куыклы лампага кәрәчин беткән.

***

Авылда әби-сәбиләр генә түгел, тол хатыннар да яши бит әле. Бүген алачыкка бизәнеп-төзәнеп алган Гөлбану килгән. Аның кабарткан маңгай чәчләре чамасын белеп кенә яулык читеннән чыгып тора. Күпереп торган иреннәрендә ымсындыргыч елмаю чалымнары... Хатыннан бөркелгән хушбуй исе белән алачык тулды. Э-эх, суырып үбәр идең дә бит! Ярамый! Сөеп-сөелеп яшәр чагы да бит, югыйсә. Гөлбануның ире сугышта хәбәрсез югалды. Егерме алты яшендә тол калган хатын бер малай үстерә. Һаман ирен көтә, хуҗалыгын да җебегән ирләрдән үткәреп гөл кебек итеп тота. Көрәк, сәнәк сапларга күршегә керми. Кирәк булса, чалгысын да үзе чүки торган хатын үтенеч белән килгән.

- Идәнемнең бер сайгагы сынган иде. Шуны алыштырып китә алмассың микән, Сәләхетдин. Бәхилләтер идем, - ди.

Кем килсә дә гозерен үтәп, тол хатынның гына үтенечен ничек аяк астына салып таптыйсың инде.

- Алыштырырга тактаң бармы соң, Гөлбану?

- Мунча идәненнән калган такталар бар иде. Ярасалар?

- Муртаймаганнармы соң?

- Юк, Сәетҗан (ире) аларны, кирәге чыгар дип, сарай эченә су үтми торган җиргә өеп куйган иде. Шул килеш тора.

- Ышкыланганнармы соң алар?

- Юк шул.

- Ышкың бармы соң?

- Караганым юк. И-и, Сәләхетдинкәем, булса да үтмәсләнгәндер инде ул. Син лутчы үзеңнең коралларыңны алып кил инде, - ди хатын серле генә елмаеп.

- Кайчан өйдә буласың?

- Соң, алайса, эштән кайтышлый сугылып чык. Мин такталарны әзерләп куярмын. Ошаганын үзең сайларсың.

Әйткән сүз - аткан ук. Сәләхетдин эштән кайтты да, туп-туры сарайга кереп китте. Тартма эчендә яткан инструментлар арасыннан ышкысын тартып чыгарды (һәрберсенә аерым оя ясап стенага беркетеп куярга кирәк тә бит, вакыт җиткереп булмый), баш бармагы белән үткенлеген тикшереп карады, ышанычлы булсын өчен игәүләп алды.

Бу вакытта хатыны да, кәнсәләрдә учетчы булып эшләүче кызы да кайтканнар иде инде. (Җидееллык мәктәпне тәмамлаган Фаягөл сигезенче сыйныфка укырга бара алмады. Бик барыр иде дә... Укыган өчен акча түләргә кирәк. Өй яңартасы бар. Бурага акча җыялар). Зөлхәбирә иренең култык астына эш коралларын кыстырып капкадан чыгып барганын күргәч, тәрәзә ачып кычкырды.

- Ашарга кермисеңмени?

- Юк.

- Кая киттең?

- Командировкага.

- Ераккамы?

- Моннан күренми. Барып җиткәч тә хат язып салырмын.

Сәләхетдиннең кәефе күтәренке чагында шаяртырга яратканын белә Зөлхәбирә. Сүз куертып тормады.

- Ярар, мал да ашаган җиренә кайта. Нибуч, син дә кайтырсың әле. - Ул пыялаларын зеңгелдәтеп тәрәзәсен ябып куйды. Болай булгач, бүген тагын "җылынып" кайта инде бу дип, күңеленнән генә сыкрап алды. Авылга каян керде бу яман гадәт. Кешеләргә бер кадак какса да исертеп чыгаралар. Сыйлыйлар, янәсе...

Сәләхетдин Гөлбануларга килеп кергәч, бер мәлгә ни әйтергә белми торды. Итле аш исе, таба исе белән бүлмә тулган иде.

- Син, Гөлбану, кунаклар көтәсең бугай. Мин вакытсыз килдем, ахры.

- Юк, юк! Минем өчен синнән дә олы кунак юк, Сәләхетдин. Әйдә, түрдән уз!

- Ярар, узып тормыйм инде. Кая соң ул синең сынган идән сайгагың? Күренми.

- Менә бит, менә! Күрәсеңме? Төшеп китәргә тора. Мин аңа басмаска тырышам инде.

Идәннең бер сайгагы, чыннан да, аркылыга чатнаган, чатнаса да, бөтенләй сынып чыкмаган иде әле. Игътибар белән карасаң гына күренә. Шулай да, хәвеф-хәтәр булганчы аны алыштыруың хәерле. Авыр әйбер күтәреп барганда шартлап сынса, бәрәңге базына очып төшкәнеңне сизми дә калырсың.

Сәләхетдин, көлемсерәп, Гөлбануга карады.

- Идән сайгаклары сындырырлык итеп кемдер биегән ахры монда?

Гөлбану да көлеп куйды.

- Сыер! Кыш көне бозаулагач өйгә керткән идем.

Хатын такталар әзерләп куйган иде. Сәләхетдин күңеленә ошаганын сайлап алды да, эшкә тотынды. Ярты сәгать вакыт үтте микән, шомартылган такта искесе урынына кереп ятты. Ул эш коралларын җыеп, чыгып китмәкче дә булган иде, Гөлбану аның юлына аркылы төште.

- Син, нәрсә, Сәләхетдин, мине санга сукмавыңмы бу? Гомер эченә бер килеп... Аштан зур булма инде!..

Сәләхетдин, чарасыз, өс киемен салырга мәҗбүр булды.

- Бар, кулларыңны юып кил!

Өйгә таралган тәмле аш исе борынны кытыклап тора, эштән кайткач ризык капмаган Сәләхетдиннең авыз суларын китерә иде. Ул өстәл янына барып утырды.

Ул арада Гөлбану әллә каян гына бер шешә аракы тартып чыгарды. Ул аны. алъяпкыч итәге белән сөртә-сөртә алып килде дә, өстәлгә куйды. Янәшәсенә кырлы ике стакан да өстәде.

- Сәләхи, әйдә, ач!

Хатын Сәләхетдиннең икеләнеп торганын сизеп, боерган шикеллерәк кабатлады.

- Нәрсә көтәсең? Мин аны күрсәтергә куймадым бит. Әйдә, ач!

Сәләхетдин бу юлы да чарасыз калды.

Кырлы стаканнар икенче тапкыр зеңгелдәгәндә, ул инде кыстатып тормады...

Аракы явыз (юкка гына "шайтан суы" димәгәннәр шул инде!) күптән ир заты күрмәгән тол хатынның канын кыздырды. Кайнар ташкын табан асларына төште, толым төпләренә кадәр күтәрелде, аның тәне кызышты...

Тәрәзә пәрдәләре ут алынганчы ук төшерелгән иде инде. Гөлбану Сәләхетдин янына күчеп утырды, иңнәренә кулын салды, кыюланып, муеныннан кочып алды. Аның мамык кебек йомшак күкрәкләре Сәләхетдиннең җегәрле күкрәге белән кушылды. Хатынның йөрәге, чыгарга талпынгандай, еш-еш тибә иде.

- Сәләхетдин, җаныкаем, мин сине бит Зөлхәбирә ише генә яратмадым. Мең-миллион мәртәбә артыграк яраттым. Син генә миңа игътибар итмәдең. Синең күзләрең гел Зөлхәбирәдә булды. Белмим, аның нәрсәсенә шул кадәр исең киткәндер. Мин сине әле дә тәүлегенә туксан тапкыр уйлап алам...

Үзенең дә йөрәге еш-еш тибә башлаган Сәләхетдин әкрен генә Гөлбануны читкә этәрде.

- Йә, ярар, Гөлбану җитәр. Үткән беткән инде. Синең Сәетҗаның да булдыклы егет иде. Миннән ким түгел иде.

- Түгел иде дә бит... Түгел иде... Мәлгунь Гитлер башын ашады.

- Хәбәрсез югалганнар да бер кайта. Өметеңне өзмә әле син.

Сәләхетдин әле һаман үзен кочагыннан ычкындырмаган хатынны тынычландырмакчы булып, чәчләреннән сыйпады, аркасыннан сөйде.

- Йә, ярар, Гөлбану җитәр, йә малаең кайтып керер.

- Өйдә юк ул. Каникул вакыты бит. Мин аны күрше авылдагы туганнарга кунакка җибәрдем.

Вәт, хәйләкәр төлке, вәт, елан, дип уйлап алды Сәләхетдин эченнән генә. Димәк, ул барысын да алдан ук уйлап куйган.

Ул арада хатынның самаворы кайнап чыкты. Гөлбану шунда гына Сәләхетдинне кочагыннан ычкындырды. Җәһәт кенә самоварын басып куйды, такта чәй янына мәтрүшкә, бөтнек ише шифалы үләннәр салып чәй пешерде. Өйдәге тәмле аш исенә шифалы үләннәрнең хуш исе дә өстәлде.

Гөлбану чәй белән әвәрә килгән арада Сәләхетдин өй эчен күздән кичерде. Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган, һәрнәрсә үз урынында иде. Шулчак аның күзе чыбылдык эчендәге караватка төште. Әллә ул иртән торган килеш җыештырылмаган, әллә...

Сәләхетдин "ярар, бер чәшке чәй эчәм дә кайтып китәм" дип уйлаган иде дә, ул уйлаганча булмады...

Гөлбану кабат аның алдына менеп кунаклады, муеныннан кочаклап алды. Хатынның сулышы, өтеп алырдай булып, кайнарланган иде.

- Сәләхетдин, җаныкаем, үкенечкә калмасын. Әйдәле, үзеңне бер генә мәртәбә булса да, мәңге истә калырлык итеп яратыйм әле!..

Ул инде кузгалган дәртен тыеп торырлык хәлдә түгел иде. Хатын Сәләхетдиннең җавабын көтеп тормады, алдыннан сикереп төште дә, яшен тизлегендә алъяпкычын чишеп ыргытты... Күлмәк төймәләрен ычкындырды...

Сәләхетдин анык бер карарга килә алмаган кеше кыяфәтендә торып басты. Йөгереп чыгып китәргә микән соң әллә дип уйлап алды. Бу минутларда аның күңелендә икеләнү, шикләнү хисләре белән янәшә ымсындыргыч, "мондый форсатны кулыңнан ычкындырма" дигән вәсвәсәле уйлар да баш калкыткан иде.

Ярым ялангач хатын аңа озак уйланып торырга ирек бирмәде, кабат кочаклап алды, шашып үбәргә тотынды...

Сәләхетдин бу юлы да чарасыз калды. Башка ирләрнең төшенә дә кермәгән, хыялында гына булган Гөлбануның иркәләвенә таш булып, таш та эрер иде...

Алар иреннәр иренгә береккән килеш, тәмен мәңгелеккә сеңдереп калырга теләгәндәй, аерыла алмый берара идән уртасында басып тордылар. Кочаклашкан килеш бөтерелеп алдылар. Чыбылдыклы карават, аяклангандай, якынайганнан якынайды... кул сузымында гына калды... Эченә керсәң, бавын гына тартасы, пәрдә үзеннән-үзе төшәчәк иде...

Сәләхетдинне тагын икеләнү хисләре биләп алды. Кунып калса, авыл халкы алдында фаш булачагын уйлап алды. Ул чагында оятын кая куярсың? Зөлхәбирәңнең, буй җиткергән кызың Фаягөлнең күзенә ничек, ни йөзең белән күренерсең? Ни дип акланырсың? "Исергәнмен бит. Мәлҗерәгәнмен", дип мескенләнеп котылып булмас! Хет, авылдан чыгып кач!

- Гөлбану, туктале, тамак кипте.

- Әнә, өстәлдә чәй бар бит. Алып эч.

Әле генә ясап куйган чәй кайнар иде. Сәләхетдин алагаем зур чүмеч белән чумырып чиләктән су алды. Гөлбану, күрәсең, аны коедан күптән түгел генә алып кергән, ул тешеңне сындырырдай салкын иде. Салкын су бер мәлгә аның ташкын булып ургылган хисләрен сүрелдергәндәй булды.

- Гөлбану, туктале, нишләптер, эчем бора башлады.

- Кем чүмече белән салкын су эчә инде.

Сәләхетдин бер кулы белән эчен тотып, икенчесе белән пиджагын эләктереп чыгып йөгерде. Ул урам як капкага бармады, бәрәңге бакчасына чыга торган бәләкәй капкага юнәлде. Ындыр артларыннан гына өенә кайтып керде. Аның кыяфәте кыяр урлап тотылган малайныкы шикелле иде. Әйтерсең, ул кыяр хуҗасының хөкемен көтә!

Бу вакытта чыбыксыз телефоннар Сәләхетдиннең Гөлбанулар капкасыннан кереп киткәнен, ишек алдында такта ышкылаганын Зөлхәбирәгә җиткергәннәр иде инде. Ул ирен төксе генә каршы алды.

- Нәрсә, булдымы соң?

- Әйе, булды.

Зөлхәбирә күзенең агы белән иренә карап алды. Сәләхетдин аның үсеп утырган агачны корытырдай көйдергеч карашыннан куырылып, бөрешеп калды.

- Чистый нәсел үгезенә әйләндегез инде... Сугышта катнаштык дигәч тә... Кайсына карама, хатын-кыз итәгенә тагылырга гына торалар, оятсызлар! (Сугыштан кайтканнарның тол хатыннар тирәсендә чуалырга һәвәслегенә ишарә инде бу!)

Ә-әй, Сәләхетдин бит хатынын идән тактасы турында сорый дип уйлаган иде. Ә ул, күр инде, әллә нәрсәләр уйлап чыгарды.

- Мин идән тактасы турында сорыйсың дип торам ич.

Бу минутларда хатынның кабарган ачуын алай җиңел генә басарлык түгел иде. Ул:

- Тьфү! Оятсыз! - дип, Сәләхетдиннең чыраена төкерде дә, сине тыңлап торган мин җүләр дигән кыяфәттә кулын селтәп, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Төнге тынлыкта, капка тавышы тагын да күәтлерәк гөрселдәде. Кая китте? Кемнәргә китте? Шайтан белсен!

***

 

Гөлбану Сәләхетдиннең эш коралларын төнлә белән килеп, койма аша ихаталарына ыргытты. Алар кичтән яуган яңгырдан соң изрәгән сукмакка төшеп пычранып беткәннәр иде. Сәләхетдин эш коралларын юып пычрагын бетерде, ә менә Гөлбану тараткан гайбәтне алай тиз генә юып ташларлык түгел иде. Хатын оялып, тартынып тормады.

- Әйтәм җирле балалары юк. Сәләхетдиннең ирлеге юк икән бит! - дигән гайбәт таратты.

Нахак сүз Зөлхәбирәнең мин-минлегенә тиде, үтенә барып кадалды. Ул Сәләхетдиннән дә ныграк хурланды. Димәк, ул ирлеге юк ир белән яши?! Ничек алай булсын инде? Буй җиткән кызлары бар. Сәләхетдин сугышка киткәндә авырлы булып калды. Ындыр табагында, җитмеш килолы капчыклар күтәреп эшләгәндә баласы төште. Хәзер дә аның ире яраксыз түгел ич... Аны авыл буйлап кешегә сөйләп йөреп булмый бит инде. Балалары юк дип... Булыр, боерган булса... орлыгы үзендә ләбаса...

Чит-ятлар гына түгел, инде ахирәтләр дә төпченә башлагач, бер көнне ул түзмәде:

- Болай нахак сүз ишеткәнче, Гөлбану янында кунып чыксаң да сүз әйтмәс идем. Ичмаса, хагын сөйләрләр иде. Нәрсә дип күзеңне тондырып кайткансыңдыр, - дип ирен битәрләде.

- Кит инде! Юкны сөйләмә әле! Оятын кая куяр идең? Болай да җир тишегенә керердәй булып йөрим.

- Ә миңа ирлеге юк ир белән яши дигән сүз ишетү җиңел дисеңме? Миңа да оят!

- Соң... ни бит... Соң... беләсең бит инде...

- Соң шул инде хәзер. Соң...

Ә сугыштан соң балалары булмауның сәбәбен Зөлхәбирә кайлардан белсен...

...Госпитальдән чыккач, Сәләхетдинне кабат фронтка җибәрделәр. Белорусиядә барган канкойгыч сугышларның берсендә аларның взводы көзге салкында бил тиңентен бозлы су тулган окоптан чыга алмады. Чыгарлар иде - җан кадерле - үләсе килми. Окоп өстеннән баш калкыту түгел, штык очы күренеп китсә дә немецлар пуля яңгыры яудырды. Мескен солдатлар караңгы төшкәч кенә боз булып каткан шинельләрен сөйрәп окоптан үрмәләп чыга алдылар. Шул чагында күп кенә солдатларның (шул исәптән Сәләхетдиннең дә) бөеренә суык тиде... орлык бизләрен салкын алды...

 

***

Икенче көнне Сәләхетдин эштән тагын салмыш кайтты.

- Син ул сөйләшкән бураны кайчан алып кайтасың инде.

- Чана юлы төшсен инде.

- Болай сузып йөрсәң, икенче кешегә сатып җибәрерләр әле, шул булыр. Калырсың шымытыр башын тотып.

Сәләхетдин сүзендә торды. Чана юлы төшү белән Әҗмәкәй урман хуҗалыгыннан трактор чанасына төяп алты почмаклы әзер бура алып кайтты. Зөлхәбирә өчен ул көн олы бәйрәм булды. Аның үз гомерендә мондый бәхетле мизгелләр кичергәне юк иде. Булса да сирәк булгандыр. Ул көнне Сәләхетдиннең төнге "маҗаралары" да онытылды. Авылда беркем булдыра алмаган эшне аның ире булдырды! Хәер, ул көн Зөлхәбирә өчен генә түгел, авыл халкы өчен дә истә калырлык вакыйга булгандыр. Агинеш халкы йортларын усак, йә юкә агачыннан сала. Нарат бүрәнәләрдән салынган йортлар бармак белән генә санарлык. Ә чыршы агачыннан салынган бердәнбер йорт - мәктәп бар (Сөргенгә сөрелгән Шәйхелислам хәзрәт йорты!) Агайлар соклануларын яшермичә:

- Шыңгырдап тора, ә! - дия-дия уч төпләре белән бүрәнәләргә шапылдатып алдылар.

Нарат бүрәнә исе ишегалдына тулды, урамга ук чыкты.

- Исенә исерерсең, ә!

- Авылда бер була инде бу!

- Булмыйча! Тимерчегә синең белән миңа түләгән шикелле генә түләмиләр ул, беләсең килсә. Кызлары Фаягөлне дә Асылгәрәй абзыйның пумушнигы иткәннәр.

- Ярар, күпсенмә инде син, Шагали. Өчәүләп эшлиләр бит. Кулыңнан килсә, син дә сал. Кем тыя?

***

Кызлары Фаягөл - нәселдә булмаган хәл - исәп-хисап эшен үз итте. Әле шушы арада гына аны Асылгәрәй абзыйның ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Иртән иртүк китә дә, кич караңгы төшкәндә генә кайта. Ул атчут-матчут дигәннәре булса, кәгазьләрен күтәреп өйгә дә алып кайта. Тиз генә тамак ялгап ала да, куыклы лампа яктысында чут төймәләрен шалт-шолт китереп нидер чутлый, яза, сыза...

Әнә бит ул бүген дә кайтканнан бирле шул кәгазьләренә "кадалып" утыра.

Зөлхәбирә:

- Кызым, күзеңне бетерәсең бит инде җитәр! - дип тә карый. Фаягөл, ялварган кыяфәттә, әнисенең күзләренә тутырып карый да:

- Әнкәй, ай ахыры бит. Вәлиев абый отчетларны тизрәк эшләп бетерергә кушты, - дип, кабат эшенә чума.

Зөлхәбирә эченнән генә колхоз председателен тиргәп ала. Кайбер үпкә сүзләре тышка да чыга.

- Харап икән алайса. Персидәтел булдым дигәчтә... Шулкадәр каныкмаса булмагандыр...

Фаягөл беразга гына туктап кала. Чут төймәләре дә, форсаттан файдаланып, "ял итеп" ала.

- Әнкәй, Вәлиев абыйны син юкка битәрлисең. Район җитәкчеләре беренче чиратта аннан сорыйлар бит. Ә ул бездән таләп итә.

Зөлхәбирә кызы янына килеп утыра.

- Сәламәтлегеңә зыян килмәсен дип әйтүем инде, кызым. - Ул Фаягөлнең башыннан сыйпап ала. Сокланып карап тора. Бигрәкләр дә чибәр булып үсте шул кызлары. Тал чыбыгыдай зифа буй... Карлыгач канатыдай кыйгач кашлар... Керфек очыннан нур сирпеп торучы күк төсле зәңгәр күзләр... Бәхете, тәүфыйгы булсын да, күз генә тия күрмәсен инде.

Ниһаять, чут төймәләре тынып калды.

- Әнкәй, бүген клубта кино күрсәтәләр. Барып килим әле?

- Бар соң.

Фаягөлне ай күрде, кояш алды. Кичке тынлыкта ишек япкан, капка шапылдаган тавыш кына яңгырап калды.

Сәләхетдин бүген нигәдер озаклады. Колхозда берәр тәҗел эш килеп чыкса да, карусыз булгач, аны "җигәләр": Алай дияр идең, язгы чәчү дә, урак өсте дә түгел, гыйнвар ае - кыш уртасы. Кайткан кешегә ничектер, көткән кешегә "сәгате ай, минуты ел" кебек тоела. Урамда кар шыгырдаганы ишетелсә дә, ул түгел микән дип куя, Зөлхәбирә. Ярар, утны сүндерим дә ятыйм инде, дип кузгалган иде, җил капка җиңелчә генә шыгырдап куйды, әкрен генә "сыкрап" ачылды. Ай яктысында Сәләхетдиннең гәүдәсе шәйләнде. Ниһаять! Ул, ни өчендер, капка тоткасын кулыннан ычкындырырга ашыкмады, керергәме-юкмы дигәндәй, ике багана арасында туктап калды. Аның гәүдәсе җилдә җилфердәгән ялгыз камыш сабагы күк авышып чайкалып ала иде. Капка да тоткасын ычкындырмаган гәүдәгә ияреп "елады". Зөлхәбирә, җәһәт кенә иңенә сырган сырмасын элеп, ишегалдына чыкты, аягында көчкә басып торган ирен өйгә алып керде.

- Кем эчерде сине шушы хәлгә килгәнче?

- Кәрамнар малайларын өйләндергәннәр бит. Кызыл туй ясап яталарые.

- Йә, аллам! Каян уйлап таптылар? Туйның кызылы, сарысы буламени, ә!? Ә син исен сизеп кердеңме?

- Юк. Кайтып барганда чакырып алдылар бит.

Зөлхәбирә кичә иренең аларга калай мич торбасы ясап биргәнен ишеткән иде. Шуның әҗерен кайтарганнар инде.

- Алай бик хөрмәт итәселәре килгәч, парлап чакырсыннар иде.

- Мин каян белим.

- Аракы күргәч, хатын онытылды инде ул диген!

Ул иренең пычранып беткән өс-башына карап, башын чайкап куйды.

- Күр инде, өс-башыңны! Адәм мәсхәрәсе булгансың бит. Фаягөл күргәнче тизрәк өсләреңне сал, ичмаса.

Сәләхетдин акланмакчы булып, "Ул бит... ул бит..." дип авыз эченнән нәрсәдер мыгырдап, бер төймәгә генә эләктерелгән өс киемен, каптырган төймәсен ычкындырмыйча гына салмакчы булып азапланды. Булдыра алмады. Ахыр чиктә киселгән агач кебек идәнгә ауды...

Зөлхәбирә иренең баш астына мендәр китереп салды, күрәселәрем шушыдыр инде дип, авыр сулап куйды.

***

Фаягөлләрнең йорты авылның бер башында булса, икенче башында - зират. Каршыда гына колхоз идарәсе. Арырак, рәт-рәт булып, мал абзарлары тезелеп киткән. Иң ахырда - Типтәр әрәмәсе янында ук - дуңгыз фермасы. Дуңгызлар көн дими, төн дими берөзлексез (хәтта йоклаганда да) мыркылдыйлар, нәрсәгәдер, чинашып та алалар.

Фаягөл иртән эшкә килгәндә дә, кич кайтканда да зират яныннан үтә. Туктап тыңлап торсаң, хәтта җилсез көнне дә кабер өстендәге (бигрәк тә ылыслы) агачларның талгын гына ышылдаганы-шаулаганы ишетелә. Кемгәдер янаган шикелле ышылдыйлармы соң шунда? Әллә соң кабердә ятканнар исән чакта әйтелми калган васыятьләрен пышылдыйлармы? Аңламассың?.. Ә исәннәр?.. Кая инде ул аларга васыятьләр тыңлап тору? Ут капкандай, каядыр ашыгалар, каядыр чабалар, дөнья куалар... әйтерсең, мәңгегә килгәннәр...

Кабер өстендәге агачларның серле шавы бигрәк тә кичке эңгер-меңгердә Фаягөлне куркыта. Карчыклар сөйләгән "убыр уты", өрәкләр исенә төшсә, зират ягына карамаска тырыша. Ак кәфеннәрен сөйрәп каршыңа чыксалар нишләрсең? Әле улап та җибәрсәләр! Алла сакласын! Йөрәгең ярылыр! Фаягөл авыз эченнән әнисе өйрәткән догаларны укый-укый адымнарын тизләтә.

***

1950 еллар иде булса кирәк, ил буйлап "егермебишмеңчеләр" дигән шаукым таралды. Моңа кадәр эшен ярыйсы гына башкарып килгән колхоз председательләре урынына (белемсезләр янәсе!), район үзәкләреннән, шәһәрләрдән рәтләп авыл хуҗалыгын белмәгән, бөтенләй башка тармакта эшләгән коммунистларны җибәрә башладылар. Ул шаукым "Таң - Заря" колхозын да читләтеп үтмәде. Колхозның отчет-сайлау җыелышында Вәлиев абый урынына (белемсез булса да, колхозчыларга әз=әзләп ипи ашата башлаган иде югыйсә!) МТС та баш механик булып эшләгән Яруллин фамилияле бәндәне куйдылар. Райком билгеләгән кадр бит, яшәргә урын да табылды. Ике башлангыч сыйныфны бергә куштылар да, хәзрәт йортының бер бүлмәсен аларга бирделәр. Урта мәктәптә укучы малайлары атнага бер кайтсалар кайталар, кайтмасалар юк. Аның каравы, җәйге каникулны елга буенда үткәрәләр. Агинешнең һавасы килеште малайларга. Бер ел эчендә үсмерлектән чыгып киләләр: тугызынчы-унынчы сыйныф укучылары димәссең.

Ачның күзе - икмәктә, тукның күзе - хикмәттә, ди. Председатель малайларына ашау-эчү турында кайгырасы юк, өсләренә дә ни кияргә теләсәләр - шул бар. Аларга күңел ачарга кызык кирәк, мәзәк, кәмит кирәк. Каяндыр күргәннәрме, үзләре уйлап чыгарганнармы, эт койрыгына салам бәйләп керосин сибәләр дә, ут төртәләр. Эт, мәхлүк, нишләргә белми, күзен акайтып урам буйлап чаба. Председатель малайлары шушы тамашадан кызык табып, эчләрен уа-уа көләләр. Аларга кушылып (иш ишен таба), авыл балалары да авыз ера, кайбер өлкәннәр дә кеткелди.

***

Зөлхәбирә өчен көн бигрәкләр дә хәерсез башланды. Гомер-гомергә тыңлаучан, адәм заты кебек аны ымыннан ук аңлый торган мүкләге иртәнге савымда нәрсәгәдер тыпырчынып, тулы бер чиләк сөтен тибеп аударды. Чиләк төбендә чәйгә салырлык та сөт калмаган иде. Ярар, баш бәласе түгел, хәерлегә булсын, мүкләге кичкә тагын бер чиләк сөт бирер дип, үзен юатырга тырышса да, күңеле барыбер тынычланмады. Әйтерсең, аның йөрәген өзми дә, куймый да ниндидер корт кимерә иде.

Сәләхетдин үзенең алачыгына, Фаягөл үз эшенә китте. Зөлхәбирә ире ишекне япканчы әйтәсе сүзен әйтеп өлгерде.

- Карале, Сәләхи (яратып әйтүе инде!), син идән такталары турында уйлыйсыңмы ул? Чана юлы беткәнче...

- Беләм. Сафа тракторын ремонтлап бетерсен инде. Ике мәртәбә трактор куганчы, бер барганда идәнгә дә, түшәмгә дә җитәрлек булсын дигән идем.

Хатынның күңеле күтәрелеп китте. Һи-и, алай туры китерә алса, илла да шәп булыр иде ул! Җир киптергәч, әкренләп, яңа йорт хәстәренә тотынырлар иде.

Зөлхәбирә кичкә каз ите салып токмачлы аш пешерде. Кызлары Фаягөл, нәрсә булгандыр, бүген эшеннән иртәрәк кайтты. Бер-ике кашык аш капты да, өс киемнәрен алыштыра башлады. Зөлхәбирә кызының каударланып каядыр ашыгуының серен беләсе килеп:

- Кызым, ут капкандай, кая ашыгасың? - диде ул ипләп кенә.

- Бәй, әнкәй, оныттыңмени? Бүген егерме өченче февраль бит! Клубта концерт була. Районнан агитбригада килгән. Әйдә, син дә! Барасыңмы?

- Ә-ә, әйе шул. Совет Армиясе көне бит әле. И, баш диген инде. Сыер, сарык арасында йөреп, үзең сарыкка әйләнерсең, билләһи. Концертка барасы килә килүен дә... Ничек инде?.. Әтиеңнән башка... Килешмәс шул. Ярар, икенче тапкыр парлап барырбыз әле, кызым. Соңгы килүләре булмас.

Фаягөл әнисен бүтән кыстамады. Ул аларның бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен белә. Матур күлмәкләрен киеп, көзге алдында бер-ике мәртәбә бөтерелеп алды да, чыгып йөгерде.

Зөлхәбирә ягымлы карашы белән кызын озатып калды. Аллага шөкер, кызлары тәүфыйклы бала булып үсте, бәхете генә була күрсен инде берүк. Асылгәрәй абзый да мактый үзен. Әйткәнне-өйрәткәнне шундук эләктереп ала. Минем урынга хет бүгеннән хисапчы итеп куярга була дигән була. Әллә, юри, мине үсендерер өчен генә әйтә шунда, әллә... чынлап әйтә? Укып та чыкса, тагын да әйбәт булыр иде дә бит. Ни хәл итәсең, нужа бабай чабудан тарта шул. Көзгә таба әзрәк өй мәшәкатьләреннән арынсалар гына инде.

Зөлхәбирәнең уйлары кабат Сәләхетдингә күчте. Ә ул һаман юк та юк. Баштарак ул, берәрсе ярдәмләшергә чакыргандыр да, эшләрен бетермәгәннәрдер дип, үзен юатты. Андый чакта иренең "сыйланып" кайтасын белсә дә, пешергән ашын кабат җылытты. Җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, Сәләхетдин кайнар аш ярата. Салкын ашның тәме юк, эчне күпертә ди. Без солдатта да шулай ашадык. Боткасын ашап бетерәсең, котелогы кайнар килеш кала торганые ди. Кәефләнеп кайтса:

- Һи-и, карчык, син пешергән ашка җитәме соң! - дигән булып аны мактарга тотына. Икәүдән-икәү генә булсалар, кочаклап үбәргә талпына. Зөлхәбирәнең җавабы әзер:

- Бар, авызыңны кәрәчин белән чайкап кер! - дип, ирен читкә этә.

"...Менә кайтыр", "менә кайтыр" дип күпме генә көтсә дә, төнге тынлыкны ярып капка сыкраганы да, аяк тавышлары да ишетелмәде. Колхоз эшеннән кайткач, хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләр белән талчыккан хатын, әзрәк

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: