Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Чуерташ

- Бар, авызыңны кәрәчин белән чайкап кер! - дип, ирен читкә этә. "...Менә кайтыр", "менә кайтыр" дип күпме генә көтсә дә, төнге тынлыкны ярып капка сыкраганы да, аяк тавышлары да ишетелмәде. Колхоз эшеннән кайткач, хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләр белән талчыккан хатын, әзрәк черем итеп булмасмы дип, куыклы лампасын...

- Бар, авызыңны кәрәчин белән чайкап кер! - дип, ирен читкә этә.

"...Менә кайтыр", "менә кайтыр" дип күпме генә көтсә дә, төнге тынлыкны ярып капка сыкраганы да, аяк тавышлары да ишетелмәде. Колхоз эшеннән кайткач, хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләр белән талчыккан хатын, әзрәк черем итеп булмасмы дип, куыклы лампасын кысып куйды да, утырган килеш кенә башын колак мендәренә салды. Күзенә барыбер йокы эленмәде. Уйланып ята бирде. Адәм баласы бер көн эчендә генә дә башыннан әллә никадәр борчу-мәшәкать кичерә икән бит. Түгелгән сөт... буй җиткергән кызы... исереп кайтасы ир... буаз сарыклар... очына чыгарлык түгел!

Зөлхәбирә берара калгып киткән иде, болдырдагы аяк тавышларына уянып китте. Ачылган ишектән Сәләхетдин түгел, Фаягөл кайтып керде.

- Кайттың да мени инде, кызым? Нишләп бик тиз?

- Сәгать төнге унике бит инде, әнкәй.

- Шулаймени!

Фаягөл концерттан күңеле күтәрелеп, шатланып кайткан иде.

- И-и, әнкәй, шулкадәр яхшы концерт булды. Районныкылар гына булсалар да, Казан артистларыннан да остарак җырладылар, биеделәр. Концертны алып баручысы телгә оста егет икән. Көлдереп хәлне алды. Юкка бармадың.

Әнисенең концертта гаме юк иде. Ул кызының күңелен төшермәс өчен генә елмаеп, "алай икән, алай икән" дигән кыяфәттә башын селки-селки тыңлап торды.

- Кызым, клубта алай-болай әтиең күренмәдеме?

- Әле һаман кайтмадымени?

- Юк шул.

Фаягөлнең балкыган йөзеннән бер мәлгә елмаю югалды.

- И-и, әнкәй, бая кабаланып сиңа әйтергә онытканмын бит. Мин кайтып киткәндә фронтовик абзыйлар каравыл өенә җыелышып калганнарые.

Зөлхәбирәнең йөрәге сыкрап куйды. Каян уйлап таптылар? Атна саен бәйрәм! Ачуым килмәгәе, инде саңгыраулар көнен генә бәйрәм итәсе калды. (Киләчәктә чукраклар бәйрәменең Халыкара статус аласын һәм ел саен 3 нче мартта билгеләп үтәчәкләрен авыл хатыны күңеле белән сизгән диярсең).

- Нигә аны кайткач та әйтмәдең? Барып әтиеңне җилтерәтеп алып кайткан булыр идем (болай гына әйтә инде, андый хәлнең гомердә булганы юк).

- И-и, әнкәй, онытканмын бит, - Фаягөл гаепле кешесыман башын түбән иде. - Ярар, әнкәй, борчылма инде. Кайтыр. Кайтмый калганы юк бит әле.

Зөлхәбирә күпме йоклагандыр, хәтерләми, төшендә әллә нинди әкияти гыйфритләр, тәннәрен йон баскан чатлы-ботлы шайтаннар күреп саташып, бастырылып бетте. Алар аны уратып алганнар да, сикерешәләр, биешәләр, Шүрәленекедәй озын, сөяк белән тиредән генә торган бармаклары белән Зөлхәбирәнең кулыннан эләктереп алмакчы булалар. Ул нишләргә белми тыпырчына, кычкыра башлады. Ахыр чиктә, үз тавышына үзе уянып китте. Ябынган юрганы идәндә ята. Куыклы лампа, кәрәчине бетепме, сүнгән. Фаягөл бер кайгысыз, караватына чумган. Юрган астыннан аның чәчләре генә күренеп тора иде. Ул арада Зөлхәбирәнең колагына кар шыгырдаганы, өзек-төтек кенә сөйләшкән ир-ат тавышлары чалынды. Алар якынайганнан якынайдылар, капка төбенә җиткәч туктадылар. Бер төркем ир-ат сыкрап, юк, елап ачылган капкадан күмәкләшеп нәрсәдер күтәреп керделәр, болдырга күтәрелделәр. Зөлхәбирә тиз генә халатын киеп, аларны ишек ачып кертмәкче булган иде, келәсе эленмәгән икән, кышкы салкында туңып каткан киез итек, киез итеккә кәлүш кидергән "чусинка"лар шапылдап ишек тупсасын атлап өйгә үттеләр. Юка юрганга төргән әйберләрен идәнгә куйдылар. Зөлхәбирә ир-атларның нәүмиз кыяфәтләреннән, ни әйтергә, ничек сүз башларга белми уңайсызланып торуларыннан, аларның ниндидер хәвефле хәбәр әйтәселәрен күңеле белән сизенсә дә, акылы белән ышанасы килмәде. Ничек инде? Кинәт кенә?.. Иртән сау-сәламәт килеш өйдән чыгып китте ләбаса ул...

Ниһаять ир-атларның берсе телгә килде.

- Дөнья бәһасе кеше иде, мәрхүмкәй.

Янәшәсендә басып торганы да күршесенең сүзләрен җөпләп куйды.

- Сәгатькә кадәр төзәтә иде инде, үкенечкә булган икән.

Зөлхәбирәнең әле һаман ышанасы килмәде.

- Нигә идәнгә салдыгыз? Минем ирем бит ул! Җылы караватка салыгыз! - Ул әле генә сикереп торган караватына төртеп күрсәтте.

Агайларның өлкәне ни әйтергә, ничек сүз башларга белми, башта тамак кырып алды.

- Кхм, кхм, килен, язмыштан узмыш юк. Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый диләр. Хәзер аңа җылы карават кирәк булмас шул инде. Син, лутчы, мәетне юарга күп итеп су җылыт. Без кабер казу хәстәрен күрербез.

Тавышка Фаягөл дә уянды. Ул хәлне аңлап алу белән, эчке күлмәктән килеш, үксеп-илереп, әтисенең боз булып каткан күкрәгенә капланды.

- Әткәй! Әткәй!! Әткәй!!!

***

 

Зөлхәбирә иренең үкенечле үлеме турында соңыннан гына белде. Сугышта катнашкан фронтовик ирләр каравыл өендә җыелышып Совет Армиясе көнен бәйрәм иткәннәр. Авылның оста куллы Кулибины дип, Сәләхетдинне ныграк та сыйлаганнар инде. Ул да кыстатып тормаган шул, мәрхүмкәй (сыйлыйлар икән, димәк хөрмәт итәләр!). Аның мәлҗери башлаганын абайлап алган иптәше:

- Сәләхи, әллә шушында каравыл өендә генә йоклыйсыңмы соң? - дип, аны яткырмакчы да булып караган. Ә аның үз туксаны туксан булган шул. Үҗәтләнеп:

- Тотмагыз мине! Зөлхәбирәм янына кайтам! Өйләнгәннән бирле минем читтә кунып калганым юк! - дип, һаман үзенекен тукыган.

Ул, бәлки, әүмән-тәүмән килеп булса да, кайтып ауган булыр иде, әмма шунда арадан берсе:

- Сәләхи, может на посошок берәрне җибәрерсең? - дигәнгә ул:

- А что, давай! - дип, тулы бер стакан аракыны каплап та куйган. Аннары, авызына бер валчык та алмый, ике бармаклы кулын күтәреп саубуллашкан да, чыгып киткән. Әллә ни ерак та китә алмаган. Үрмәләп тә азапланган әле...

Менә шундый хәлләр...

Мәет чыккан йорттан да котсыз җир юктыр. Өй эчендә шомлы, ямансу тынлык. Мич артындагы чикерткәләргә кадәр тынып калган. Өйдәгеләрнең кайгылы күз яшьләре әле һаман кипмәгән. Кирәкле сүзләр дә өзек-төтек кенә булып чыга. Зөлхәбирәнең эшкә кулы бармады, күңеле ятмады. Мәет озатканнан соң юылган керләр дә һаман шул килеш ишек алдындагы бауда эленеп торалар. Ул үзе дә ярым үлек хәлендә. Аның күңелендә һаман Сәләхетдин. Берара ул аны да битәрләп ала, иптәшләрен дә тирги. Аягында көчкә басып торган кешегә ниемә дип аракы сузганнар инде, ә! Посошок, имеш! Юл аягымы, юл таягымы шунда? Шайтан белсен! Алай бик хөрмәт иткәч, нигә өйгә кадәр озатып куймаганнар соң? Йа, аллам! Каян килеп керде безгә бу эчкечелек? Искелек калдыгы дип, мәчет манараларын кискәч баш калкыткан динсезлектәнме? Бәхет эзләп чит җирләргә киткән зимагурларданмы? Дөнья күреп, гыйбрәт алып кына кайтсалар иде дә бит. Юк шул. Ата-бабада булмаган юньсезлекне ияртеп алып кайттылар, башкаларга да тараттылар. Егетлек күрсәтәләр, янәсе! Әллә "фронтовой сто граммнар"дан башланды микән бу афәт? Ул сайлаулар булса инде бөтенләй эш харап! Алдан ук мичкәсе белән әче бал әзерләп торалар! Сайлау дигәннәре эчү кампаниясенә әверелә. Берлинны алгач та бу кадәр эчмәгәннәрдер! Җырлыйлар, бииләр, шатланышып сикерәләр. Әйтерсең, ул сайланган депутат Мәскәүдән килеп синең лапасыңнан тирес чистартачак?!

***

 

Председатель малайлары Генрих белән Фридрих урта мәктәпне бетергәч тә, ни укырга, ни эшләргә теләмәделәр (чөнки, өс бөтен, тамак тук!) Терлек асрамагач, аларга өйдә дә эш юк. Урамда малайлар белән шар сугып, урманда кош ояларын туздырып тик йөриләр.

Әниләре:

- Күсәк кебек малайларың эшсез йөри. Шуларга берәр эш тап! - дип, ирен тинтерәткәч, моңа кадәр эшен җиренә җиткереп башкарган Мөслимә түтине юк кына сәбәп табып (күрше авылдагы почта бүлегеннән кайтканда коеп яуган яңгыр астында калып, Ленин-Сталин портретлары төшкән газеталарны чылаткан) эшеннән чыгардылар да, аның урынына Генрихны куйдылар. Чире тота торган баласы белән почтальон акчасына көн күрүче хатынның күз яшьләренә игътибар итүче генә булмады. Нинди хәлдер, кем чыгарган закондыр, авыл кешесенә картаеп бөкресе чыкканчы эшләсә дә, гарип калса да, пенсия юк. Сорасаң да, җавабы әзер: "Не положено!" Әйтерсең, колхозчы мескен крепостной крестьян! Кол! Колны да хуҗасы ашаткан. Ашатмаса эшләргә хәле буламени? Ә эшче халыкка бары да бар. Чөнки ул, янәсе, "Гегемон (өстен) сыйныф!?" Ил халкын ашаткан авыл кешесен нигә шулай кыерсыта торганнардыр? Аңлап булмый?! Бер акыл иясе әйтмешли: "...Умом не понять!" Төптән уйласаң, ул тумыштан гарип балага дәүләт күпмедер акча түләргә тиеш бит инде, югыйсә.

Авылның миһербанлы бәндәләре, коммунистлар җитәкчесенең ярдәменә өметләнеп:

- Апай, бар өмет синдә инде. Ире сугышта үлде. Ул - тол хатын. Мескен хәзер кая бара инде? Чирле баласын ташлап көне буе басуда эшли алмый бит инде ул.

- Әйе, ул мескен бала чире тотканда астына сиеп тә җибәрә, вакытында авызлык итеп кашык сабы каптырмасаң, телен тешләп өзәргә мөмкин, - дип, партоешма секретарына барганнар икән дә, баруын. Елак тавышлы Зәкиев:

- Ул бит сезнең белән минем портрет кына түгел, - дия-дия, уң кулының имән бармагы белән югарыга - бушлыкка төртеп күрсәтә-күрсәтә - Ул бит бөек юлбашчыларыбызның портретлары! - дип, "надан"нарның үзләрен эт итеп сүккән. Ул мескеннәр, ник барганнарына үкенгәннәрдер, тизрәк кабинеттан чыгып китү җаен караганнар.

Аның каравы, Генрихның эшләре җайланды. Йокысы туйгач кына тора. Көн аралаш кына почта алырга бара. Анда да Мөслимә түти кебек муенына алагаем зур сумка асып җәяү түгел, әтисе "Почта кәгазьләре - дәүләт кәгазьләре ул!" дип, малаена колхоз атлары арасыннан җилдәй җитез юртакны билгеләде. Ат янына якын килергә дә курыккан Фридрихка да "почта атын караучы" штаты табылды.

Кемнән кемгә хат килгәнен, хәзер бер Генрих кына белә, иясенә тапшырыргамы - юкмы икәнен дә ул гына хәл итә. Тукмалган өчен Хәбирҗаннан үч алырга да менә дигән җай чыкты. Гашыйкларның сөю, сагыну хисләре белән тулы хатлары шул көннән башлап зарыгып көткәннәрнең кулына килеп ирешмәде. Ике яшь йөрәкне бәйләп торучы, ихлас күңелдән язылган ул хатлар хәбәрсез, эзсез югалдылар. Генрихка Хәбирҗанның хатларын ерткалап ташлау туйдырды. Ул, ахыр чиктә, аңа өч кенә сүздән торган хат язып җибәрде: "Фаягөл кияүгә чыкты". Кыз гына үзенең кияүгә чыкканын белмәде. Көн төн атса, Хәбирҗаннан хат көтте. Ятса да, торса да аның уенда ул гына. Егетнең солдат киемендә төшкән сүрәтен күрәсе килә. Тизрәк җибәрсен иде инде. Ә ул һаман юк та юк.

- Әнкәй, солдат киеме килешә микән Хәбирҗанга?

Сәләхетдинне югалту кайгысы Зөлхәбирәне нык өшәндергән иде. Ул күрәчәгем булгандыр инде дип, үзен юатырга, тынычландырырга тырыша. Ярты елга якын вакыт үтсә дә, башына төшкән олы хәсрәт истән чыкмый. Берөзлексез пыскаклаган көзге яңгыр кебек, әле һаман аның йөрәген бимазалый. Түгелергә торган күз яшьләрен дә көчкә генә тыеп тора. Кайгылы халәтен канатланып йөргән кызына сиздерәсе генә килми.

- Ничек килешмәсен инде?! Килешә торгандыр. Солдат формасы кигәч, чибәрләнеп тә киткәндер әле. Бәй, кәртечкәсен сорап яз!

- Фотога төшкәч тә җибәрермен дигән иде дә бит, һаман юк бит әле.

- Кая ашыгасың? Җибәрәм дигәч, җибәрер. Солдат булгач, үзе теләгән җиргә әллә бара ала, әллә юк! Мужыт командирлары кырыс кешедер.

Фаягөлгә көтәргә дә, сагыну утларында янарга гына кала инде.

Зөлхәбирә кызына карап тора да, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куя.

- Эх, яшь чаклар! Кабатланмас бәхетле чаклар!.. Мәхәббәтләренә кырау гына төшә күрмәсен инде, берүк...

 

***

 

Генрихның вакыты муеннан. Почтага барган көнне дә төшкә кадәр эшен бетерә дә, нишләргә белми аптырап, тегендә-монда сугылып йөри. Кәнсәләргә килеп керә. Фаягөл күрмәгәндә берәр кәгазен алып яшерә дә, кыз эзли башласа, мыек астыннан гына елмаеп утыра. Аңа кызык! Фаягөл чут белән эшләп утырган чак булса, ул читкә борылганда бер төймәсен кирегә тартып куя. Исәп-хисапның очы-очка ялганмагач, кыз кабат чутларга мәҗбүр була. Ә Генрихка кызык! Эченнән генә тантана итә. Аның бу урынлы-урынсыз шаярулары, бер бүлмәдә утырган Асылгәрәй абзыйның да ачуын китереп бетерде. Ул тешен кысып булса да түзә инде. Ни дисәң дә, председатель малае бит! Гелән-гелән кәнсәләргә кереп йөдәткәч, Асылгәрәй абзый аңа:

- Энем, монда буталып йөргәнче, син болынга печән чабучылар янына бар. Хет, чалгы тотарга өйрәнерсең, - дип тә карады. Ә ул нәрсә ди?

- Ә мин атны тугардым инде, - ди.

- Җәяүләп бар. Егет кешегә чакрым ярым ара пүчтәк кенә ул.

Икенче көнне Асылгәрәй абзый кызыксынып печәнчеләрдән сораштырган иде. Күрмәгәч, нәрсә дисеннәр, бер-берсенә карашып көлештеләр дә куйдылар инде.

Беркөнне Асылгәрәй абзый белән Фаягөл кылны кырыкка ярырдай булып (ай ахыры!) отчет төзеп утыралар иде, исәнләшми-нитми генә бүлмәгә Генрих килеп керде. Бер як читтә торган урындыкны Фаягөл янына шудырып килеп утырды да, гадәтенчә, "шаяртырга" тотынды. Эшләргә ирек бирми (борынына ис кергән бит!), әрсезләнеп, кызны кочакларга маташа. Ә хисапчыларга тизрәк колхоз отчетын эшләп бетереп, тизрәк районга илтеп тапшырырга кирәк. Асылгәрәй абзый әйтеп тә, аңлатып та карады. Генрихның үз туксаны туксан. Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә. Һаман эшләргә ирек бирми, һаман комачаулый. Ахыр чиктә, Асылгәрәй абзыйның сабырлыгы төкәнде. Ул исән калган аягына торып басты, стенага сөяп куйган култык таякларының берсен кулына алды.

- Җитте сиңа, в конце концов! Яхшы чакта бар, чыгып кит! Яхшылык белән чыкмасаң, хәзер маңгаеңны сугып ярам! Миңа сугыш инвалидына суд та юк, бук та юк, белдеңме?

Егет авыз эченнән нәрсәдер мырлый-мырлый чыгып китте. Фаягөл аның "Чатан тәре! Күрсәтермен әле мин сезгә!" дип, янаганын гына ишетеп калды. Әйтерсең, Асылгәрәй абзый аягын үзе теләп өздергән.

Генрихның эче тулы мәкер икән...

Көн кичкә авышканда алар, ниһаять, отчетларын эшләп бетерделәр. Иртәдән бирле ыңгырашып эшләгән Асылгәрәй абзыйның кичкә таба тәне кызышты, температурасы күтәрелде.

- Фаягөл, сеңлем, минем сәламәтлек "барахлит" итеп тора бит әле. Иртәгә районга син үзең генә барырсың инде, яме! Кая керергә, отчетларны кемгә тапшырырга икәнен беләсең бит.

Фаягөл кая керәсен белә дә бит. Ул чакта алар Асылгәрәй абзый белән бергә иде шул. Ә иртәгә...

- Ай-һай, Асылгәрәй абзый, бик җаваплы эш бит. Булдыра алырмын микән?

- Курыкма! Булдырырсың, булдырырсың! Мин сиңа ышанам.

Асылгәрәй абзыйның бите дә кызарып чыккан, хәле чыннан да шәптән түгел иде.

- Ярар, Асылгәрәй абзый, барырмын инде алайса. Караңгы төшкәнче, син бар, кайт инде. Ятып, ял ит. Кәнсәләрне мин үзем бикләп чыгармын.

Хисапчы агай ыңгырашуын сулышына яшерергә тырышып чыгып китте. Бүген аның култык таяклары да гадәттәгедән ныграк шыгырдыйлар иде. Әйтерсең, кизү аларга да күчкән.

Фаягөл ялгыз калгач, иртәгесе көн турында уйлап, борчылып куйды. Борчылмаслыкмени! Ул бит иртәгә беренче мәртәбә үзе генә хисап тотарга бара! Зур гына бер колхозның керем-чыгымнары өчен җавап бирү - уен эш түгел! "Сеңлем, отчетларың дөрес түгел" дип, кире борып кайтарсалар, нишләрсең? Оятын кая куярсың? Ул аларны өстән-өстән генә булса да тагын бер кат карап, тикшереп чыгарга булды. Кабат өстәл янына утырды...

Ул эшен төгәлләп кәнсәләрдән чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Идарә ачкычын үзләре генә белгән бүрәнә ярыгына кыстырды да, баскычтан төште. Тирә-якта адәм заты юк. Күрәсең, савымчылар да эшләрен бетереп кайтып киткәннәр иде. Зират агачларында оя корган каргалар гына күңелгә шом салып ара-тирә каркылдап алалар.

Һава бозылырга тора ахры. Җил дә чыккан. Күк йөзен куе болытлар каплап алган иде. Ул арада кискен генә чатырдап яшен яшнәде, күк күкрәде. Серле күкрәү авазлары кешеләрне дә, барча тереклек ияләрен дә бердәй тетрәндерә торгандыр. Чөнки ямь-яшел яфрак ярып утырган агачны да көтмәгәндә яшен суга. Яшен мал-туарны да аямый, каралты-кураны да кара күмергә калдыра. Яшенле яңгыр яуганда әнисе Фаягөлгә яулык ябынырга куша. Кыз, нишләптер, бүген яланбаш иде. Ул кулларын баш түбәсенә куйды, белгән догаларын укыды.

- Ләхәүле вәлә күәте...

Фаягөлне, сискәндереп, зират эчендә чыбык-чабык сынган тавыш ишетелде. Кемнәрдер атлап киләме? Курыкканга куш кына ишетеләме? Әллә әбиләр сөйләгән убырлар, җен-пәриләр төнге караңгалыктан файдаланып бәйрәм итәләрме? Таң әтәчләре кычкыргач аларга көн бетә ди бит. Ул арада чыбыклар сынган тавышка аяк тавышлары да өстәлде. Куркудан, Фаягөлнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Ул зират яныннан тизрәк үтеп китмәкче булып адымнарын тизләтте. Йөгермәкче дә булган иде, көтмәгәндә аның каршында кәфенен сөйрәп кабердән чыккан мәет шикелле ап-ак киемле "өрәк" пәйда булды. Икенче яктан аңа икенчесе өстәлде. Фаягөл нишләргә белми тораташ булып торган арада өрәкләр икесе ике яктан кулларын сузып аңа таба килә башладылар. Берсе эт шикелле улап та җибәрде. Кыз үзен-үзе белештерми чырылдап кычкыра башлады.

- Әнкәй! Әнкәй!! Ыһ! Үтерәләр!! Үтерәләр!!!

Ул артына борылып карага да куркып, авыл буйлап бар көченә йөгерде. Әнисе янына кайтып кергәндә Фаягөлне танырлык түгел иде. Аның чәче-башы тузган, урыныннан купкан күзләренең нуры качкан. Шабыр тиргә баткан киемнәрен сыгып алырлык булган иде. Үзе һаман тынычлана алмый чәбәләнә, бертуктаусыз сөйләнә.

- Әнкәй! Әнкәй! Әнә, киләләр! Әнә, әнә, миңа таба кулларын сузып киләләр! - дип, учлары белән битен каплап әнисенең алъяпкычы астына башын яшерә.

Зөлхәбирә:

- Бәбекәем, зинһар тынычлан инде. Өйдә миннән башка беркем дә юк! - дип, кызын кочагына ала, күз яшьләрен сөртә, чәчләреннән сыйпый.

Фаягөл бераз тынычлангандай була. Тик әнисе кочагыннан ычкындыргач, күп тә үтми, ул тагын:

- Әнә, өрәкләр! Әнә, кулларын сузып миңа таба киләләр! - дип, качарга урын эзли башлый.

Зөлхәбирә, аптырагач, кулына кисәү таягы алды.

- Кая күрсәт! Хәзер мин аларның башларын сугып ярам! - дип тә карый.

Фаягөл бичараның һаман күзенә күренә торгандыр инде.

- Әнә бит алар! Әнә, тагын киләләр! - дип, бу юлы почмакка төртеп күрсәтә.

Зөлхәбирәләрнең ул көнне төне буе утлары сүнмәде.

Иртән, ат җигеп, Фаягөлне районга алып киттеләр. Бер яктан аңа фельдшер кыз күз-колак булса, икенче яктан Зөлхәбирә кызын башларыннан сыйпый-сыйпый ягымлы сүзләр әйтеп тынычландырырга тырыша иде.

Ике атна дәваланганнан соң Фаягөл бераз тынычлангандай булса да, ни аяныч, кабат үз акылына кайта алмады.Саубуллашканда баш врач Зөлхәбирәне бармагы белән ишарәләп кабинетына чакырып алды.

- Апа, авыр булса да дөресен әйтми булмый. Кызыгызның чире тагын азып китүе бар. Ул чагында Чистайга, йә, Свияжскийга озатырга туры киләчәк. Белеп торыгыз дим.

Зөлхәбирәнең утраудагы җүләрләр йорты турында ишеткәне бар иде. Аның йөрәген нидер сызып алгандай булды. Ялгызы ничек яшәр ул анда? Бер ел эчендә башына төшкән кайгы-хәсрәтләрдән ул үзе дә акылдан шашыр дәрәҗәгә җиткән иде инде. Аның җавабы да кыска булды.

- Икебезне бергә озатсагыз гына риза.

***

 

Чирле баласы һәм ачы язмышы белән япа-ялгыз калган Мөслимә мескен кача-поса гына күрше авылларга хәер сорашырга бара. Өйдән өйгә кереп, үзенең нинди хәлдә калганын сөйләп ашарга теләнеп йөри. Кемдер бер-ике генә булса да бәрәңге биреп чыгара, кемдер ачлыктан-хәерчелектән үзе зарлана башлый. Җыйган ризыгыңны биреп калдырырдай буласың. Хәллерәк кешеләр туры килеп бер телем ипи бирсәләр - олы бәйрәм! Ул аны юлда кайтканда берничә мәртәбә капчыгыннан алып исен исни-исни кайта. Бер генә тапкыр булса да тешләп кабыйм микән соң әллә дип тә куя. Юк инде, бер капсаң, тыелып булмас, нәфсеңә булышып йә ашап бетерерсең! Ул чагында балаңа ни ашатырсың? Мөслимә ипи кисәген кире капчыгына салып куя.

Бер көнне күрше авылларның берсеннән кайтып барганда аңа завхоз Имамтәхәви очрады.

- Каян кайтып киләсең, Мөслимә?

- И, Имамтәхәви, әйтергә дә оят инде. Почтадан чыгаргач, мин хәзер хәер сорашырга күрше авылларга барам бит. Менә әле дә Иске авылдан кайтып киләм. Ул, мескеннәр, үзләре дә көчкә-көчкә генә очын-очка ялгап яшиләр. Юлым уңмады шул. Куанырлык бер әйбер дә булмады. - Ул муенына аскан буш капчыгын селкеп алды. - Әле заем дип тинтерәтәләр. Мин аны нәрсәм белән түлим? Кайсыдыр авылда үләксә ашаучылар да бар диләр. Иртәгә әллә шул үләт базына барып карарга инде! Аптыраган...

Имамтәхәви ике кулсыз калган кешедәй, нишләргә белми аптырап калган хатынның сөйләгәнен сүзсез генә тыңлап торды да, кискен генә:

- Әйдә әле, минем белән! - дип, ияртеп алып китте. Тезелеп киткән амбарларны үткәч, бер бәләкәйрәк келәт янына килеп туктады. Кесәсеннән бер янчык ачкычлар тартып чыгарды. Шулар арасыннан кирәген алып келәт ишеген ачып җибәрде, тәвәккәл адымнар белән эчкә кереп китте.

- Мөслимә, кил әле монда!

Хатын, шикләнә-шикләнә генә, аның артыннан келәтнең караңгы почмагына таба атлады. Имамтәхәви егетләрчә җәһәт кенә почмактагы лар эченә сикерде. Караңгы булса да, ларның бер почмагында ап-ак борчак өемен шәйләргә була иде.

- Менә, әзрәк симәнәдән калган борчак бар иде. - Ул лар идәнендә яткан соскыны алды.

- Капчыгың кая?

Мөслимә өнемме бу, төшемме дигәндәй, икеләнеп кенә муеныннан капчыгын салды.

- Авызын ач!

Соскы бер тулып, бер бушап, Мөслимәнең капчыгы тулганчы ике арада йөрде.

- И-и, Имамтәхәви, сиңа алланың рәхмәте яусын инде!

Хатынның бу минутларда кичергән хисләрен тасвирларга сүзләр җитмәс иде. Ачлыкны, ялангачлыкны үз башыннан кичергән кеше генә моны аңларга мөмкин.

- Бу игелекләреңне кайчан бәхилләтермен икән инде мин?

- Баегач.

- Һи-и, андый көннәр көтеп көтек калмасак ярый инде.

Имамтәхәви хатын келәттән чыгып киткәнче имән бармагын күкрәк биеклеге күтәреп, җиңелчә генә селки-селки аңлатты.

- Кара аны! Алай-болай каян алдың дип, сорасалар, әйт. Кумак урлаган борчак идән астыннан чыккан икән. Имамтәхәви шуны бирде диген. Лардан алып бирде дисәң, минем дә баштан сыйпамаячаклар. Аңладыңмы?

- Ярар, ярар! Аңладым! И-и, рәхмәт инде!

Имамтәхәви рәхмәтләр укый-укый китеп барган хатынны кычкырып туктатты.

- Мөслимә! Иртәгә эшкә амбарга төшәрсең, яме! Уракка төшкәнче аларны себереп чистартасы, җилләтәсе бар. Малаеңны да үзең белән алып төш. - Ул аяк астында чуалган этенә ымлады. - Актырнакның балалары белән уйнап йөрер шунда. Алай-болай чире тота башласа, күз уңында булыр.

Кош тоткан сабыйдай сөенгән, муенына поттан артык борчак аскан хатынның адымнары да, уйлары да җилле иде. Кайту белән улына борчак куырып бирер. Кичкә борчак шулпасы пешерер. Имамтәхәви игелекле нәселдән шул. Кеше хәлен сулышыннан ук сизә. Персидәтел итеп әллә кайдагы килмешәкне китергәнче, аны гына куясы да бит. Укымаган, янәсе. Белеме юк. Партини түгел, имеш... Һе, ул үзләрен әллә кемгә санап, борын чөеп йөргән партиниләрнең дә дүрт аягы, дүрт кулы юк. Искитәрлек әллә ни эш майтарганнары да юк...

***

Фаягөл кайчагында акылына килгән кебек тә була. Сүзләренең очы-очка ялганмаса да, отчетларын исенә төшерә.

- Асылгәрәй абзый мине көтә торгандыр, - дип, киенә башлый. Әмма... ике-өч минут үтә микән. - Эссе! - дип чишенеп ташлый, анадан тума шәрә кала.

Зөлхәбирә:

- Егетләр күрсә оятын кая куярсың? - дип, юмалый-юмалый кызын киендерә.

Бала никадәр генә жәл булса да, эшкә бармый булмый. Ул:

- Кызым, мин эштә озак торсам, су буеннан казларны алып кайтырга онытма, яме? - дип, басуга эшкә китә.

Фаягөл, алмашынса да, тыңлаучан бала.

- Ярар, әнкәй, ярар! - дип кала инде.

Зөлхәбирә эштән кайтуга, чыннан да сарайда казлар каңгылдаша. Ул канәгать. Күз тимәсен, сәламәтләнә башлады бугай дип, сөенә-сөенә казларын сыйламакчы булып, табак белән җим күтәреп барса... Казлар аларныкы түгел!?

- Бәбекәем, бу безнең казлар түгел би-ит! - ди хатын артыннан ияреп килгән кызына борылып.

Мескен бала шуны да белмисеңмени дигән шикелле:

- Кызыл тәпиле казлар безнеке бит инде, әнкәй, - дип күзләрен шардай итеп тора.

Имамтәхәвинең җәмәгате Сафия акыллы хатын.

- Ай рәхмәт инде, үскәнем! Ярый әле алып кайткансың. Су буенда калсалар төлке буып бетергән булыр иде. Көз көне каз тәпие белән сыйлармын үзеңне, - дип, Фаягөлнең аркасыннан сөя-сөя әлсерәп беткән (әллә иртүк алып кайтып япкан тагы?) казларын алып китә.

Атна-ун көн үтте микән, Зөлхәбирә тагын эшкә киткәндә:

- Кызым, төштән соң, сарайдан тавык йомыркаларын җыеп алып кер, яме. Онытма! Саесканнар да күкәй эчәргә ярата. Тавыкларның кытаклап оядан төшкәннәрен генә көтеп торалар. Вакытында җыеп алмасаң, күкәйсез калабыз. Әле күкәй налогы да түләнеп бетмәгән, - дип, кат-кат аңлатып китте.

Фаягөл мескен йомыркаларын җыйган җыюын да, утырган тавык астындагыларын да оядан алып бер савытка тутырган. Зөлхәбирә эштән кайтканда алар суынып беткәннәр иде инде. Әнисе:

- Нигә алай эшләдең инде? - дигәч:

- Бәй, йомыркаларны җыярга үзең куштың бит, әнкәй, - дип, Зөлхәбирәнең күзенә карап тора инде.

- Кызым, чеби чыгарырга утырган тавыкныкына тимәскә иде.

- Чебие юк иде бит аның. Әллә никадәр күкәйне урлап канат астына яшереп утырадырые. Карак! Берсен маяга калдырдым бит мин аңа.

Мескен тавык шул бер күкәйне булса да утырып чыгарды.

Авылда Зөлхәбирәнең хәлен белергә, кайгысын уртаклашырга Зәкиевтән башка килмәгән кеше калмагандыр. Бүген култык таякларын шыгырдата-шыгырдата Асылгәрәй абзый (ничәнче мәртәбә инде!) килде. Ул бүген капка төбендәге утыргычтан ары узмады, култык таякларын коймага сөяп куйганнан соң, ишегалдында йөргән Зөлхәбирәне чакырып алды.

- Килен, чык әле монда!

- Нишләп анда утырасың, Асылгәрәй абзый? Әйдә, өйгә кер! Хәзер чәй куям.

- Юк, рәхмәт! Кереп тормыйм инде.

Зөлхәбирә аның янына килеп утырды.

- Фаягөлнең хәле ничек соң?

- Элеккечә инде.

- Бу, түлке шул дөнья болгатучы Фридрих Энгельс... тьфү! Генрихның гына эше. Фаягөлгә эшләргә комачаулагач, мин аны кәнсәләрдән таяк белән куып чыгарган идем. Шунда ул: "Күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәнегезне!" дип, янап чыгып китте.

- Алар икәү булганнар бит. Шагали абзыйның хатыны Мәчтүрә түти күргән. Кемнәр икәнен генә танымаган.

- Иш ишен таба ди. Икенчесе йә Мирсай, йә энесе булгандыр инде. Бүтән кем булсын!

- Тотылмаган бур - бур түгел диләр бит. Үз күзләрең белән күрмәгәч, кешегә әйтеп булмый шул. Карале, Асылгәрәй абзый, бу персидәтел малайларын әйтәм, ничек шулай ун классны бергә бетерделәр соң алар? Игезәкләр дияр идең... Безнең күз алдында үстеләр.

- Олысы классында утырып калгач, шулай булмый нишләсен.

- Ә-ә, алай икән. Ни ашыйм микән дип борчыласы юк. Ике кулларына бер эш - уку гына да бит, югыйсә.

- Әби-сәбиләргә баргансың икән. Алар ни диләр соң?

Зөлхәбирә өметсез кыяфәттә кулын селкеп алды.

- Тирә-якта күрсәтмәгән әби калмады инде. Файдасы гына юк. Күрәзәчеләргә, им-томчыларга йөреп, - ул ишегалдындагы бурага ымлады. - Идән тактасына дип җыйган акчаларны да тотып бетердем инде. Хәерле булсын!

- Ярар, кайгырма, килен. Җан биргәнгә юнь бирермен дигән Аллаһы Тәгалә. Сезнең генә түгел, әле бит Сәләхетдиннең дә быел ике ай эшләгән хезмәт хакы бар. Исән булсам, ел ахырында ничек тә рәнҗетмәскә тырышырмын, алла боерса. Колхозга аның кебек күп хезмәт куйган кеше бүтән юк әле ул. - Ул торып басты. Култык таякларына үрелгәнче, кесәсеннән уч төбе кадәр генә боерык кәгазе тартып чыгарды. -Кичә дуңгызларга дип әзрәк он тарттырганнар иде. Менә, биш кило булса да он барып алырсың. Мә!

- Моңа персидәтелнең дә кулы кирәктер бит әле?

- Мин аңа кул куйдырып алдым инде. Завхоздан барып аласы гына калды.

- Алланың рәхмәте яусын инде сиңа. Асылгәрәй абзый! Бер чеметем дә он калмаганые.

Зөлхәбирәнең беразга гына булса да күңеле күтәрелеп китте. Рәхмәт онытмауларына! Җир йөзендә Иблис кенә түгел, Хозыр Ильяс та бар шул әле. Асылгәрәй абзыйны күр инде! Култык таяклары белән авыл очына кадәр килгән бит,ә! Берәр малайны җибәрсә дә булыр иде.

Хисапчы агай бер-ике адым "атлагач", нидер исенә төшереп туктап, кире борылды.

- Карале, килен, бүген печәнчеләргә сарык суйганнар иде. Эче-башы калган иде бугай. Мин Имамтәхәвинең колагына төшерермен. Иртәгә эштән кайтышлый сугылып китәрсең әле.

Бу кадәресен көтмәгән хатын, ни әйтергә белми, бер мәлгә телсез калды. Язга чыкканнан бирле итле шулпа күрмәгән кешегә аның сүзләре күктән иңгән бәхет кебек иде...

 

***

Зөлхәбирә кызы шәрә килеш урамда кеше көлдереп йөрмәсен дип, кайчагында, өстеннән бикләп китә. Ә ул шәрә килеш тәрәзәдән сикереп урамга чыга. Очраган бер кешедән:

- Минем шалт-шолт уйный торган төймәләремне күрмәдегезме? - дип йөри.

Кемдер, йөзен читкә борып, дәшми генә үтеп китә. Кемдер:

- Юк, апаем, күрмәдем, - дип юлын дәвам итә.

Фаягөлнең пешкән җиләк кебек чагы! Өзеп ал да, авызыңа кап! Әрсез ир-ат кызның тал чыбыгыдай зифа буй-сыныннан күзен ала алмый, авызын ачып карап кала.

Кызның үз кайгысы баштан ашкан. Менә-менә елар җибәрер хәлгә җиткән.

- Төймәләремне күрмәдегезме-е?

Ихластан борчылучылар да бар.

- Үскәнем, йөрмә болай шәрә килеш. Бар, өеңә кайт! Өстеңә киен! - диләр. Ул мескен:

- Төймәләрем табылмаса, Яруллин абый мине үтерә би-ит! - дип үкереп елый башлый.

- Үтермәс! Үзем әйтермен! Елама! Бар кайт!

Кыз кинәт кенә елавыннан туктый.

- Ә син табып бирерсеңме соң ул төймәләрне?

- Табармын, табармын! Бар тизрәк кайт! Болай йөргәнеңне күрсә, әниең үтерер.

- Ә? Әһ! Әниең кайтты дисеңме?

- Кайтыр, кайтыр! Тизрәк кайтсаң үтермәс.

Фаягөл "әниең кайтыр" дигән сүзне ишеткәч, кире борыла борылуын. Бераз киткәч "әниең үтерер" дигәне дә аның аңына барып җитә. Ул туктап хатынга кычкыра:

- Минем әнкәй әйбәт ул, син үзең ялганчы! Ялганчы!

Аңа ул гына аз тоела. Иелеп җирдән каткан балчык алып хатынга ыргыта.

Фаягөл күк күкрәп яңгыр яуганда өйдән чыкмый. Абзар-кура тирәсенә дә әнисенә ияреп кенә барып килә. Ә бүген көн матур. Кояшлы, аяз көн. Яңгырдан соң бар табигать пакьләнеп калган.

Әнисе казларын сакларга кушкандырмы, бүген ул таяк очына күлмәген ураган да, очраган бер кешедән казларын таптыра.

- Безнең казлар кайда калдылар?

Сөмсез ир-ат эшкә барасын да онытып туктап кала. Кызны тотып ашардай булып күздән кичерә. Аның курчак кебек гәүдәсенә озаграк карап торасы килә. Сөйләндерә.

- Сезнең казларыгыз ниндирәк соң? - дигән була.

- Бәй, кызыл тәпиле инде, - ди, мескен кыз, шуны да белмисезмени дигән кыяфәттә.

- Тәпиләрен үзегез буядыгызмы, кешегә буяттыгызмы?

- Белми-им! Иртәгә әнкәйдән сорармын.

Ахыр чиктә, күзләрен майландырып, кызга карап торган сөмсез эшкә барасын исенә төшерә.

- Казларыңны су буеннан эзлә инде, - ди ул. Кузгалып киткәнче тавышын түбәнәйтеп өстәп куя. - Табылмаса, эзләшермен, икәүләп эзләрбез. Су буенда мине көтеп тор, ярыймы? Эштән кайтышлый синең янга килермен.

- Ә син озак торма! Ату мин куркам!

- Ярар, ярар! Озак тормам.Көт кенә!

Оятсыз ирнең әйткәннәре, искән җил белән кызның башыннан чыгып очса да, "казларыңны су буеннан эзлә" дигәне сеңеп кала. Ул таяк башына ураган күлмәген болгый-болгый, су буена төшеп китә. Ә анда казлар базары! Кайсысы кемнеке икәнен хуҗа хатыннар гына белә дә, ушлы бала-чага гына аера.

Ул арада, елга буендагы әрәмәлектән Генрих белән Фридрих килеп чыкты. Кулларында тырыс зурлыгында гына бәләкәй чиләкләр. Җиләк вакыты бит, нәрсәдер җыйганнармы шунда? Алар ялгызы анадан тума шәрә йөргән кызны күргәч, хихылдашып алдылар. Күзләрен майландырып берара кызга карап тордылар.

- Әйдә, кызык итәбез...

- Әйдә!

Егетләр бик тиз уртак тел таптылар ахры, туп-туры Фаягөлгә якынлаштылар.

- Фаягөл, кызыл карлыган ашыйсың киләме?

Болай да кызның эчен нидер борчып тора иде. Ашау турында сүз чыккач, ул моның ашыйсы килү икәнен чамалады.

- Килә-ә!

- Алайса, әйдә, безнең белән!

Алар өчәүләп елга буендагы әрәмәлеккә кереп күздән югалдылар...

 

***

 

Зөлхәбирә кызының биле юанаюына башта әллә ни игътибар итмәгән иде. Күңеленең бер почмагында шик корты баш калкытса да, юк, бу саф һавада йөрүнең файдасыдыр дип кенә уйлаган иде. Әмма, ни аяныч, көннәр көзгә авышканда, аның шикләнүләре расланды: Фаягөл авырга узган иде?! Аңа бу ачы хакыйкать аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ул, күрәселәрем бетмәгән икән әле дип, эченнән генә сызды, сызланды. Аның йокысы качты. Хәзер ул төннәр буе уйланып ята. Бу бәладән котылу өчен, нәрсә эшләргә кирәген генә белми изалана. Ахыр чиктә ул, үзенең ындыр табагында авыр капчыклар күтәреп эшләгәндә төшкән баласын уйлап алды. Әллә соң... Ә бәлки ... бәрәңге алганда, кызына бакчадан капчыгы белән бәрәңге ташытты. "Кулбашым сызлый",- дип, утын кистерде, авыр чиләкләр белән су ташытты. Яралгы бернигә дә карамый, үҗәтләнеп, яшәвен дәвам итте. Җир туңдыра башлаганда, аңа җан кергән иде инде.

Бу вакытта Зөлхәбирәнең әти-әнисе гүр иясе булганнар иде. Ир туганнар белән ничек ул турыда сөйләшәсең? Ул ахирәте Сәгыйдәләргә китте. Алар күптәнге дуслар. Икесе дә МТС механизаторларына кияүгә чыкты. Тракторчы егет Галимәрдән дә, шофёр Сәләхетдин дә Агинеш кызларына, аның табигатенә гашыйк булып, биредә төпләнеп калдылар. Сугышка да бер тирәдә киткәннәр иде. Гомере бетмәгәч, Сәләхетдин исән-сау әйләнеп кайтты, гүәрдин кебек Галимәрдән яу кырында ятып калды. Язмыш тора-бара ахирәтләрне тигезләде. Хәзер алар икесе дә тол. Ни сөйләшсәләр дә, ярый. Серләре сыя. Кайгы-хәсрәтләре генә төрле-төрле.

Гөлбануның идән тактасы белән булган маҗарадан соң да Сәгыйдә аны:

- Зөлхәбирә-ә, дус бар, дошман бар. Юк-бар өчен холыксызланып, тавышланып йөри күрмә! Кеше күргәнче бар, тизрәк өеңә кайт! - дип, кайтарып җибәргән иде. Бүген ни дияр? Нинди киңәш бирер?

- Сорашмадыңмы, кайсы явызы мыскыл итте икән?

Зөлхәбирә ялгыз башына төшкән кайгы-хәсрәтнең авырлыгын чамаларга теләгәндәй башын селкеп алды.

- Һи-и, ахирәткәем, сорашмаган кая?! Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, бармакларымны әллә ниләр кыландырып аңлата-аңлата сораштым да бит. Елмаеп тик тора. Әллә кем икәнен белми? Әллә оныткан?...

- Аңа күз кыздырып йөргән ирләр күп булды инде.

- Тал чыбыгыдай зифа буйлы булып үскән иде дә бит... Бәхете генә булмады.

- Теге тоз күз Шагали түгел микән? Җәй көне аның Фаягөл янына туктап, мут күзләрен майландырып сөйләшеп торганын күргәннәр. Мужыт, шул мөртәт аулакка чакыргандыр?

- Кемнәр белгән инде? Кемнәр белгән? Үз күзләрең белән күрмәгәч... өстендә тотмагач... кемне гаепләргә дә белгән юк. Персидәтел малае Генрыхтан да шикләнәм. Асылгәрәй абзый "Эшләргә мишәйт итеп утыргач, мин таяк белән куып чыгарганда, "Күрмәгәнегезне күрсәтермен әле!"- дип , янап чыгып киткән иде ди.

- Алайса, тучны шул кабахәт мәсхәрәләгән аны! Бүтән беркем дә түгел! Судка бирергә кирәк!

- Судка бирсәң дә, очына чыгып булыр дисеңме? Әтиләре район җитәкчеләре белән таныш. Күбесе белән әшнәләр. Карга күзен карга чукыганын кайчан күргәнең бар? Лутчы, баласын төшертергә дә, котылырга инде.

Сәгыйдә салмак, сабыр гына әйтеп куя:

- Җан кергән дисең инде. Илдә чыпчык үлми. Бер дә булмаса, баласын тапсын инде, алайса.

- Баласы да үзе шикелле акылга зәгыйфь булса, ике гарип белән мин ялгызым нишләрмен соң, Сәгыйдә?

Сәгыйдә бер мәлгә тынып калды. Киңәш бирү җиңел дә бит. Үз башыңа төшсә генә, авырлыгын сизәсең. Фаягөлнең баласы да гарип булса, чүп өстенә чүмәлә генә түгел инде бу!..

Кунак хатын сызганган җиңнәрен төшерде, бөркәнгән яулыгын рәтләде.

- Әле бит, Зөлхәбирәнең кызы уйнаштан бала тапкан дигән сүзе дә бар. Оятын кая куярсың? Хет, егылып үл!

- Мари авылына барып кара инде, алайса. Бала төшерергә, бозымга-мазарга алар оста бит. Бәлки, берәр җаен табарлар.

- Аптыраган инде. Аптыраган...

Саубуллашканда, ахирәте тагын бер тапкыр киңәшен кабатлады.

- Кем белә, баласын тапса, бәлки, Фаягөл үзе дә терелеп китәр. Уйлап кара әле.

Зөлхәбирә ахирәтенә серен сөйләп эчен бушатса да, катгый бер карарга килгән иде шул инде. Ул аның күңелендә тамыр җибәргән. Чүп үләне шикелле бик җиңел генә йолкып ташларлык түгел иде.

***

Зөлхәбирә "күрмәгәч...", "өстендә тотмагач..." дисә дә, Агинеш авылында бу явызлыкның шаһиты булган кеше бар иде. Урман - колак, кыр - күз, ди. Генрих белән Фридрих, Фаягөлне сөйләндерә-сөйләндерә алдап, куаклыкка алып кергәндә, Мәчтүрә түти, чүгәләп, карлыган җыеп утыра иде. Ул кемнәрнеңдер сөйләшә-сөйләшә килгәннәрен ишетте, якынайгач, кемнәр икәнен дә таныды. Алар ул чүмәшкән куакка килеп җитмәделәр, Фаягөлне чырылдатып егып салдылар...

Мәчтүрә түти ике куак аркылы аларның кыланганнарын күреп торды, югыйсә, кызны яклап кына берни дә эшләмәде. "Нишлисез, кабахәтләр!? Туктагыз! Милициягә әйтәм!" дип, егетләрне куркытса булыр иде дә бит.

Ә ул үзе куркып калды, йә үземә ябышырлар бу имансызлар дип, җиргә сеңде. Шулай да куаклыкта күргәннәрен ире Шагалигә сөйләде.

- Хайван да алай кыланмый. Ә бу явызлар, алмаш-тилмәш Фаягөлнең өстенә атландылар. Интектереп бетерделәр.

- Фаягөл ярдәм сорап кычкырмадымыни?

- Ул, мескен, "ы-ы" килеп, нәрсәдер әйтә башласа, икенчесе авызын томалап, кулларын тотып торды.

- Сине күрделәрме соң?

- Юк.

- Алайса, авызыңа май кап! Алай-болай, милициягә чакыртып сорасалар да, "Күрмәдем" диген. Дөресен сөйләсәң, ул Фридрихларны тотып төрмәгә ябачаклар. Ә прсидәтел малайларының үчен бездән алачак. Аңладыңмы?

Шагали өчен тагын бер мөһим ягы: саулыгы киткән Биктимер абзый урынына бригадирлыкка аны куймакчылар иде. Хатыны председатель малайларын чакса, бригадир вазыйфасы тәтемәячәген дә уйлап алды.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигәндәй, еллар үтеп, Яруллиннар гаиләсе таркалгач, Шагали абзый бу хакта ир-атлар кибет артындагы чирәмлектә "бәйрәм" итеп утырганда ычкындырды. Тик, ул чагында инде буласы булган, туннар тузган, аның үзен дә кыңгыр эшләрен сизеп, бригадирлыктан күптән очырганнар иде...

***

Гадәттә кендек әбисе авылда бер генә була. Зөлхәбирәләр авылында алар икәү. Берсе - түбән очта, икенчесе югары очта яши. Табигый ки, аларның территория бүленгән: һәрберсе үз очындагылар белән эш итә. Бәләкәй урам, Яңа урамдагылар, кайсына күңеле тарта, шуңа бара. Икәү булгач, телисеңме-теләмисеңме, көндәшлек чире баш калкыта. Югары очтагысы түбән очтагысыннан, түбән очтагысы югары очтагысыннан уздырырга, лидер булырга тырыша. Көндәшенең әз генә булса да кимчелеген яисә хатасын ишетсә, күпертеп, халыкка тарата. Әгәр Маһибәдәр әби ялгышып берәрсенә:

- Әнә, Мөкәддимә карчыктан соң Әнисә мескен бер атнадан соң гына аякка басты, - дигән сүз ычкындырса, ул көне-сәгате белән Мөкәддимә әбигә барып ирешә. Ул да, үз чиратында, бурычлы булып калмый, икенче көнне үк:

- Әйтерең бармы? Әүлия диярсең! Мирзаяннарның кызы Маһибәдәр карчык аркасында шулай очлы башлы булып калды. Сабыйны башыннан тотып алган бит, җүләр, - дип, кирәкмәс серне халыкка тарата.

Ни генә булмасын, авыл халкының күбесе Мөкәддимә әбине хөрмәт итә. Бер-бер хәл булса, аның тупсасына барып егыла. Чөнки ул гозер белән килгән кешеләргә ничек тә ярдәм итәргә тырыша, итагатьле итеп сөйләшә.

Кайгысы баштан ашкан Зөлхәбирә дә, шуларны уйлап, Мөкәддимә әбинең ишеген шакыды. Сер итеп кенә, үзенең гозерен сөйләп бирде. Әмма... әмма... Бүген әбигә нидер булганмы, кире ягы белән торганмы, аның гозерен өнәмичәрәк кенә тыңлады. Шулай да итәгатьле генә сөйләште. Киңәшләрен бирде. Зөлхәбирә генә миенә сеңгән уеннан котыла алмый интегә. Аның өчен бердәнбер юл - ничек тә кызын бу бәладән коткарырга - баласын төшерергә кирәк! Вәссәлам! Йокысын качырган шул уй (шайтан котырткан диярсең!) ятса да, торса да, аңа тынгылык бирми. Мөкәддимә карчык белән алар менә сәгатьтән артык сөйләшеп утыралар - уртак фикергә генә килә алмыйлар.

- Кызым, яхшылып уйла әле. Мин бит кендек әбисе генә. Андый эшләрдә тәҗрибәм юк. Күрше мари авылына барып карагыз әле, - ди ул, аптырагач. - Бәлки...

- Бардык инде. Соң диләр.

- Шулай булгач, мин нәрсә эшли алам соң?

- Яралгының яткан урынын авылда синнән дә яхшы белгән кеше юк бит инде, әбекәй. Син - авылның атаклы кендек әбисе. Бала таба алмый яткан күпме хатынга ярдәм иттең. Ничаклы сабыйны якты дөньяга чыгардың, аларга җан өрдең.

- Дөрес әйтәсең, Зөлхәбирә кызым, җан өрдем. Монда бит, киресенчә, җан кыю килеп чыга. Аңлыйсыңмы шуны? Илдә чыпчык үлми. Әйдә, баласын тапсын. Тулгагы тота башласа чакырырсыз. Ярдәм итәрмен.

Хатын кулларын күкрәгенә кушырды.

- Мөкәддимә әбекәй, зинһар, син дә минем хәлемне аңла инде. Нәселдә булмаган хәл бит! Адәм рисваена калдырма! Зинһар, ярдәм ит! Буш итмәм!

Карчык, сүзсез генә, авыр сулап куйды. Күрәсең, ул бер мизгелгә генә икеләнеп калды. Әмма аның ул халәте озакка бармады.

- Кызым, рәнҗемә, булмый. Картайган көнемдә гөнаһка батар хәлем юк. Хаталарым болай да күптер. Алары өчен дә Ходай Тәгалә каршында җавап бирәсе бар. Күрәләтә тагын... Гафу ит, кызым, булмый!

- Синең кулың җиңел диләр ич, Мөкәддимә әбекәй. Авылда сине күбесе ярата.

Юк, карчыкның салпы ягына салам кыстырулар да, шашар дәрәҗәгә җитеп инәлү-ялварулар да тәэсир итмәде. Ул бүтән әйтер сүзем бетте дигәндәй, урыныннан кузгалды.

Күз яшьләрен көчкә-көчкә тыеп торган Зөлхәбирәнең, ахыр чиктә, сабырлыгы төкәнде, тезләнеп карчыкның аякларын кочып алды.

- Зинһар, ярдәм итсәнә, әбекәем! Теләсәң, менә шушы чәчләрем белән идәнеңне себерермен! Тәрәт чүпрәкләреңне юармын!.. Зинһар!!!

Тәгаен бер карарга килгән карчык "юк!" дигәнне аңлатып, башын чайкап алды.

- Булдыра алмыйм, кызым! Үпкәләмә.

Үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән Зөлхәбирә үкереп елап җибәрде, чарасыз калып, идәнгә тәгәрәде. Тузгыган чәчләре, күз яшьләренә чыланып, битенә сыланды. Хатын, идәндә яткан килеш, кулларын күккә күтәрде.

- Йа, аллам! Нинди гөнаһларым өчен бирдең миңа бу җәзаларны?!

Мөкәддимә әби кузгалган җиреннән туктап калды, тезләнеп, хатынның башын күтәрде. Кочагына алды.

- Җә, тынычлан, балам, тынычлан! Үзеңне сакла! Сиңа әле яшисе дә яшисе. - Ул бераз гына туктап алды. - Бер дә булмаса, Маһибәдәр карчык янына барып кара инде син. Бәлки, ул берәр җаен табар...

***

Авыл кешеләре арасында, шаярып, "әбиең Маһимы?", "Маһи булса, иди на ... " дигән мәзәк сүзләр йөрсә дә, бүтән чарасы калмагач, Зөлхәбирә аның янына китте. Карчык хатынның гозерен кискен генә ярты сүздә бүлде.

- Нишләп әле син безнең очка ук килеп җиттең? Сезнең урам халкы, бармагына чүп кадалса да, Мөкәддигә йөгерә бит.

Зөлхәбирәгә дөресен сөйләүдән башка чара калмады.

- Бардым, әбекәй, бардым. Ризалашмады. Авырып торам, диде. Нишлим, олы кешене чыбыклап тыңлата алмыйм бит инде мин. Бар өмет синдә, Маһибәдәр әбекәй! Юкса, адәм рисваена калабыз бит!

Маһибәдәр карчык бүтән төпченеп тормады, үз бәясен белеп кенә, хатынга бер-бер артлы әмер бирде.

- Бар, кайт та мунча як. Күп итеп су җылыт. Күп итеп чүпрәк әзерлә. Кояш баткач барып чыгармын. Түлке ни ... бу алып килгән каз гына аз булыр. Тагын ике капчык бәрәңге дә өстәрсең, яме!

- Ярар, әбекәй, ярар! Өч капчык итеп бирермен.

Карчык, кош тоткан сабыйдай шатланып, ишеккә юнәлгән хатынны туктатты.

- Ә - ә, кем Зөлхәбирә, әлүмин кашыгың бармы?

- Бар, әбекәй, бар. Ничәү кирәк?

- Берәү булса җитәр.

Маһибәдәр карчык Зөлхәбирәләргә килеп кергәндә, Фаягөл, итәген күтәреп, корсагының әле бер, әле икенче ягына бармагы белән төрткәләп утыра иде.

- Әни, әни, карале, менә монда кемдер йөри!

- Кем булсын? Шайтан нәгъләт кереп утырган анда, кызым. Менә хәзер Маһибәдәр әбиең куып чыгарыр ул шайтанны. Борчылма. Син тагын да чибәрләнеп китәрсең. - Ул тәрәзә төбендә шау чәчәктә утырган яран гөленә ымлады. - Гөл кебек булырсың.

Фаягөл әнисенең сүзләренә ихластан ышанып көлеп җибәрде.

- Һы - һы! Шулай матур булырмынмы?

- Булырсың, булырсың.

- Һы - һы! Егетләрнең күзе миндә генә булыр инде алайса, әйеме, әнкәй?

- Әйе, кызым, шулай.

Әмма... әмма... Зөлхәбирә кызын юмалап ризалатса да, "операция" көтелмәгәнчә катлаулы булып чыкты. Маһибәдәр карчык, аналыкка алюминий кашык белән кереп, кызның кан тамырларын да, инде җан кереп өлгергән яралгының җан тамырларын да өзеп бетерде. Аналыктан берөзлексез кан акты да акты. Әзерләп куйган чүпрәкләр генә җитмәде. Аккан канны туктата алмагач, Зөлхәбирә фельдшер кызга йөгерде. Ул әйләнеп килгәндә, Маһи карчыктан җилләр искән иде инде...

Фельдшер кыз, күзен йомып, берөзлексез ыңгырашып яткан, йөзе көл төсенә кергән Фаягөлнең җәрәхәтләренә күз төшереп алуга, ярыйсы ук кырыс тавыш белән Зөлхәбирәгә эндәште:

- Апа, сез нишләгәнегезне беләсезме? Күрәләтә кызыгызны үтерә язгансыз бит! Хәзер үк аны районга алып барырга, тәҗрибәле акушерга күрсәтергә кирәк. Бар, йөгер, конюх Мирзаян абзыйларга. Ат җигеп, срочно килеп җитсен. Мин монда Фаягөлгә күз-колак булырмын.

Әнисе чыгып китүгә, Фаягөл аңына килде, ыңгыраша-ыңгыраша, үзалдына сөйләшә башлады:

- Әнкәй, әнкәй, авырта бит! Әбигә әйт инде. Ы - ы - ы! Бүтән тимәсен инде. Ы - ы - ы!

- Юк, юк! Сиңа бүтән беркем дә тимәс. Әниең хәзер килә. Курыкма! Бу - мин, фельдшер Зөлхия апаң. - Ул аны тынычландырырга тырышып, маңгаеннан, чәчләреннән сыйпады, тирләрен сөртеп алды. Кызыл хач төшкән сумкасыннан җәһәт кенә таблетка алып, Фаягөлгә каптырды, су бирде.

- Мә, менә бу конфетны йотып җибәр әле, авыртулары бетәр.

Авыл кешесенең үзгә бер затлы сыйфаты бар: берәрсенә бәла-каза килсә, эшен ташлап, авыр хәлдә калган кешегә ярдәмләшә. Мирзаян абзый да колхозның иң җитез айгырын җигеп килеп җитте.

Күп кан югалтудан хәлсезләнгән Фаягөлнең атларлык хәле юк иде инде. Аны, култыклап, арбага чыгарып салдылар. Ярый әле, Мирзаян абзый арбага мул итеп салам салган. Юкса, көзге каткалакта как арбада баруы авыру кешегә түгел, сәламәт кешегә дә җиңел булмас иде.

Район үзәгенә кадәр унсигез чакрым. Юлы юл булса, бер хәл иде. Көзге катканак. Ни арба, ни чана җигә торган чак түгел. Андый чакта юл газабы - гүр газабы гына булмый, тәмугъ газабына әйләнә. Тәгәрмәчләр бозланып каткан кантарларга барып төртелгәндә, Фаягөл нишләргә белми туктаусыз ыңгыраша, "Тимәгез миңа, тимәгез!" дип чәбәләнә.

Зөлхәбирә, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып:

- Түз инде, балам, түз. Күп калмады. Хәзер барып җитәбез, - дип, кызын тынычландырырга тырыша. Ике мәртәбә инде чүпрәкләрен алыштырдылар. Кан агуын берничек тә туктата алмадылар.

Караңгылык, аннан да яман билгесезлек иңнәрне баса. Мирзаян абзый болай да җитез юырткан атына дилбегә кагып чөңгереп ала. Юлдагы зур-зур кантарларны читләтеп үтәргә тырыша. Тик күк йөзен көзге төн пәрдәсе каплаган. Күзгә төртсәң, берни күрмәслек караңгы төн. Никадәр генә тырышсаң да, юлны аермачык күреп булмый. Тәгәрмәчләр катканакка эләккән саен, арба сикереп-сикереп ала.

Фаягөл (мескен бала инде саташа да башлады бугай) арба сикерткән саен:

- Әнекәем, шулкадәр каты сукмасана! Авырта бит! Моннан соң гел синең сүзеңне генә тыңлармын. Зинһар, сукма! - дип, берөзлексез елый-елый ялвара.

Зөлхәбирә, иелеп, кызының маңгаеннан чәчләреннән үбеп ала, күз яшьләрен сөртә.

- Син ни сөйлисең, балакаем, минем сиңа үз гомеремдә бер мәртәбә дә кул күтәргәнем юк, ләбаса! Син бит минем бердәнберем... күз нурым...

Тәгәрмәчләр тагын рәхимсез катканакка барып төртеләләр.

- Әнкәй, нигә шулчаклы каты сугасың? Ы - ы - ы...

Үлем белән яшәү арасында тартышкан кызының бәгырьне өтеп ала торган сүзләре Зөлхәбирәнең сабыр канатларын сындырды. Ул үзе дә, кызына кушылып, тыела алмыйча илереп елый башлады. Хәзер аның үзен тынычландырырга кирәк. Фельдшер кыз, шырпы сызып, сумкасыннан дару алып бирде.

- Апа, зинһар, тынычланыгыз әле, ә!

Кая ул? Хатын инде ярсып беткән. Йодрыклары белән күкрәген төя-төя тәкърарлый.

- Үзем генә гаепле! Үзем генә гаепле!

Мирзаян абзыйга унсигез чакрым юлның очы-кырые юктыр сыман тоела.

Бичара Фаягөл берара тынычланып калгандай булды.

- Килен, карале, Фаягөлнең тавышы ишетелми башлады. Өзлегеп китә күрмәсен.

Фельдшер кыз Фаягөлнең пульсын капшап карады. Кан тамырлары хәлсез генә булса да тибә. Димәк, кызның йөрәге эшли иде әле.

- Йоклап киткәндер. Ярар, йокласын инде. Бәлки, файдасы тияр.

Ә йөрәк... чыннан да, ниндидер могҗиза белән генә агып бетмәгән канны организмга куып маташа, гөнаһсыз җан иясенең гомерен саклап калырга тырыша иде. Әмма... ни кызганыч... бу минутларда организмда калган канның соңгы тамчылары да саркып бетеп бара иде инде...

***

Үр менгәч, ниһаять, район үзәге күренде. Ул, берни булмагандай, электр утларына чумып, балкып утыра. Әйтерсең, дөньяда бары да ал да гөл...

Хастаханәгә барып җиткәндә, Фаягөлнең тәне суына башлаган иде инде. Табиблар мәетне арбадан төшереп тормадылар, өстен ачып тикшереп карадылар да, ниндидер кәгазьләр язып, кире кайтарып җибәрделәр.

Зөлхәбирә, юлда кайтканда, кызының гәүдәсен кочаклап ятты да, берөзлексез шыңшыды да шыңшыды. Фельдшер кыз, аптырагач, сумкасын актарып, аңа тагын тынычландыра торган дару бирде.

- Апа, мәгез, менә бу даруны йотып җибәрегез әле. Тынычланырсыз.

Зөлхәбирә яткан җиреннән кискен генә сикереп торды.

- Нәрсәгә миңа дару?! - Ул ачу белән фельдшер кыз биргән даруны читкә томырды. - Син миңа лутчы агу бир! Тиз үтерә торганын бир! Ичмаса, кызым белән бер кабергә күмәрсез!..

Берничә көн эчендә Зөлхәбирәнең чигә чәче генә түгел, калган чәчләре дә кылган төсенә керде... Ялгыз башына төшкән кайгы-хәсрәт маңгаена тирән буразналар салды...

Ә йөрәк, ятса да, торса да, керсә дә, чыкса да, ярасы ачылган җәрәхәт кебек берөзлексез сызлады да, сызлады...

Зөлхәбирә кызының кырыгын үткәрде дә, суга төшкәндәй югалды. Кая киткән? Нишләп йөри? Беркем бернәрсә белмәде.

Кемдер:

- Суга ташланды микән? - дисә, икенчесе:

- Урманны әйләнеп чыгарга кирәк. Асылынып сасып ятмасын тагы, - дип, киңәш итте. Әмма берсенең дә фаразлары расланмады. Зөлхәбирәнең югалуы авыл халкы өчен чишелмәс табышмакка әйләнде. Вакыйганы таралмас томан пәрдәсе каплады...

***

Хәбирҗан өч еллык солдат мөддәсен тутыргач, хәрби училищега укырга керде. Гәрчә үзенең исәбе туган якка кайту иде дә, командирлары мактый-мактый кыстагач, ризалашты. Офицер буларак аны илнең бер төбәгеннән икенче төбәгенә күчереп йөрттеләр. Гомер буе дуадак каз шикелле ялгыз яшәп булмый. Адәм баласы гаилә учагына мохтаҗ. Ул чибәр генә марҗа кызына (Мурманскида татар кызларын каян табасың?) өйләнде. Чибәрлеге өстенә акыллы да иде аның Светланасы. Малайларына татар исемнәре кушканда да, иренең теләгенә каршы килмәде. Ни кызганыч, бер ел элек яман чир аны бакыйлыкка алып китте. Хәбирҗан хатынын әле дә юксына. Кайтса каршы алучы, китсә озатып калучы юк. Хатын-кызсыз өйнең коты да юк. Ул полковник дәрәҗәсендә отставкага чыкты. Хәзер аның дүрт ягы - кыйбла! Муенына - бау, аягына тышау салынмаган. Кая барса, нишләсә дә, үз иркендә. Әнисе күптән гүр иясе булган иде инде. Ул туган шәһәрендә озак тормады, әнисе урынына калган Сәгыйдә апасы яшәгән Агинешкә юл тотты. Кара диңгез буена тәкъдим ителгән юллама-путевканы кире кагып Агинешне сайлавының тагын бер җитди сәбәбе: беренче мәхәббәт хисләренең бөреләнүе дә шушы авыл белән бәйле иде.

Утыз биш ел гомер үтсә дә Хәбирҗан Агинешкә юлны онытмаган иде. Әнә, бормаланып аккан Агинеш елгасы. Менә чакрымнарга сузылган урамнары белән утырган Агинеш авылы. Авыл башында иске булса да, җил-давылларга бирешмәгән ялгыз йорт. Яңа йортлар янәшәсендә ул тагын да кечерәеп калган...

Хәбирҗан машинасын юлдан читкәрәк чыгарып туктатты. Кабинадан чыгып ялгыз йортка юнәлде. Ул ихатага кермәде, беркавым койма рәшәткәсенә таянып торганнан соң, такталары муртайган утыргычка килеп утырды, башын иеп, тирән уйга чумды... Уйларының очы-кырые юк иде...

Хәбирҗан ялгыз йорт янында яшьлек хәтирәләренә чумып, хискә бирелеп озак утырды. Авыл очы булгач, үткән-сүткән кешеләр дә күренде. Кызыксынып сүз кушучы да юк иде. Каяндыр урманнан очып килеп, ындыр артындагы ялгыз карамага кунган күке тавышы аны уйларыннан айнытып җибәрде.

-Кук-ку! Кук-ку!

Шушы ике генә иҗектән торган күке авазында "Сак-Сок" бәетендәге моңсулык та, чамасыз күп кайгы-хәсрәт кичергән кешеләрнең җанын суырып алырдай сагыш та бар иде. Көтмәгәндә яңгыраган күке авазы аңа Фаягөлне исенә төшерде.

Кыз аңа:

- Күке кунган агачны кочаклап, "Күке миңа ничә яшь?" дип сорасаң, ул синең якты дөньяда ничә ел яшисеңне әйтеп бирә, - дигән иде.

Хәбирҗан аңа каршы:

- Әйдә, алайса, күке кунган агачны икебез ике яктан кочаклап, күкедән гомер сорыйк әле! - дип, караган иде дә:

- Әйем, кайчан үләсеңне алдан ук белеп торсаң, яшәүнең кызыгы калмас. Кирәкми! - дип, Фаягөл ризалашмагач туктап калган иде.

Ул башын күтәреп урамга күз салды.

Утыз биш ел эчендә авыл нык үзгәргән. Кая карама матур итеп салынган яңа йортлар. Кешеләрдән сораштыра-сораштыра гына Сәгыйдә апаларының өен эзләп тапты.

Җитмешнең өске ягына чыккан карчык машина тавышын ишетеп өйдән чыкты. Капка төбенә килеп туктаган кәттә машинаны күргәч, Зөлхәбирәләрдер дип уйлаган иде. Капкадан ярыйсы ук зур сумка күтәргән ир-ат килеп кергәч, ул бер мәлгә гаҗәпсенеп калды: Кем булыр бу?

- Исәнме, Сәгыйдә апа! Нихәлләрдә яшисез? Сәламәтлекләр ничек? Картаеп буламы?

Карчык тоныкланып барган күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп булса да, ир-атның бертуган апасының улы икәнен (үз сөяге бит!) шәйләп алды.

- Ай, Аллам! Хәбирҗан, улым, син түгелме соң?!

- Әйе, мин, Сәгыйдә апа!

- И-и, улым, сине дә күрер көннәр бар икән.

Ул Хәбирҗанны кочагына алмакчы булып кулларын күтәрде. Әмма Хәбирҗан өлгеррәк булып чыкты. Ул аның үзен кочаклап алды.

Туганнар "җырлап" утырган самавыр каршында җай гына гәпләшеп, хатирәләргә бирелеп утырдылар. Фаягөлнең ачы язмышы Хәбирҗанны аеруча нык тетрәндерде. Ул, ихтыярсыздан, (инде ничә мәртәбә) кулъяулыгын алып, Сәгыйдә апасына күрсәтмәскә тырыша-тырыша күз яшьләрен сөртеп алды. Хәрби хезмәт нинди генә кыен хәлләргә юлыкканда да җебеп төшмәскә күнектерсә дә, ахыр чиктә, ул да бит адәм баласы!

- Сәгыйдә апа, аларның ихаталарында бура да бар иде бит әле.

- Ә-ә, әйе, бар иде шул. Алты почмаклы зур бура бар иде.

- Ә ул кая китте соң?

- Колхозларны эреләндерү шаукымы башлангач авылыбыз зурайды бит. Балалар бакчасы төзергә кирәк булды. Шул чагында Зөлхәбирә авызларыннан өзеп юнәткән бураны, Сәлахетдинкәем бала җанлы кеше иде, балалар бакчасы итеп төзеп бетерегез дип, колхозга бушлай бирде. Клуб янәшәсендәге балалар бакчасы шул бурадан бит инде. Аш-су пешерергә янкорма өстәп куйдылар да, түбәсен яптылар. Тирә-ягына җимеш агачлары утырттылар. Хәзер анда көне буе бала-чага чыр-чу килә.

- Ә теге калай әтәч Генрих, Фридрихлар кая?

Бер кавым тынып торганнан соң, карчыкның авызыннан өзек-өзек кенә берничә сүз чыкты.

- И-и, Хәбирҗан улым, әтиләре үлгәч, каядыр шәһәргә киттеләр бит алар. Үз күзләрем белән күрмәгәч, Алла сакласын, гайбәт булуы бар. Кешедән ишеткәнне генә әйтәм инде. Чаллы базарында күргәннәр бугай аларны. Үзбәкләргә ялланып, әйберләрен ташып көн күрәләр диме шунда.

Туганнар "җырчы" самавыр каршында җай гына гәпләшеп утырганда Агинешкә тагын бер "иномарка", " Шевроле" машинасы килеп керде. Руль артында кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге хатын-кыз утыра иде. Янәшәсендәге карчык чиккән калфак кигән. Бу машина да күршеләрен гаҗәпләндереп ялгыз йорт янына килеп туктады. Рульдә утырган хатын җәһәт кенә кабинасыннан чыкты да, карчык утырган яктагы ишекне ачып кулын сузды.

- Кулыңны бир, әнкәй!

Бу машина хуҗалары ир-ат кебек койма рәшәткәләренә дә таянып тормадылар, такталары муртайган эскәмиягә утырып уйга да талмадылар, хуҗаларча тәвәккәл адымнар белән ишегалды буйлап әрле-бирле йөренделәр, сыкрап ачылган ишекнең "зары"на игътибар итеп тә тормастан, өйгә үттеләр. Алар анда да артык юанмадылар, машиналарына утырып кузгалдылар һәм... Сәгыйдәләр капка төбендәге "иномарка" янәшәсенә килеп туктадылар.

Хуҗабикә тәрәзәдән күз салып алу белән аларның кемнәр икәнен танып алды.

- Ә-ә, Зөлхәбирә белән Фаягөл кайткан икән бит, рәхмәт яугырлары!

Әле генә Фаягөлнең ачы язмышын тыңлап балавыз сыккан Хәбирҗан бер мәлгә телсез калды. Күңеленә очы-очка ялганмаган фаразлар килде. Зөлхәбирә апа кабат кияүгә чыккан да, кыз бала тугач аңа үлгән кызының исемен кушканмы? Сәгыйдә апасы шаяртамы? Шаярта дияр идең, кыяфәте шаярткан кешенекенә охшамаган?..

- Хәбирҗан, улым, әйдә, кунакларны каршы алыйк инде.

- Сәгыйдә апа, мин ялгыш ишетмәдемме? Фаягөлнең фаҗигале язмышы турында әле генә елый-елый сөйләдең. Ихтыярсыздан минем дә күзләрем яшькә чыланды. Зөлхәбирә апа янында тагын нинди Фаягөл булырга мөмкин?

- Юк, ялгыш ишетмәдең, улым. Зөлхәбирә белән Фаягөл кайткан. Алар шулай сирәк-саяк кына булса да кайтып хәл белеп торалар. Әйдә, башта кунакларны каршы алыйк әле. Чәй яңартып, иркенләп сөйләшербез.

Кунакларны күргәч, карчык яшәреп киткәндәй булды, адымнары җитезләнде. Көтелмәгән очрашуга ул чиксез шат иде.

- Менә бит, агай! Менә! Бәхетле кешенең кунагы бергә туры килер ди. Әйдәгез, өйгә рәхим итегез! Самавырым кайнаган. Иртәдән бирле кунаклар көтеп "җырлап" утырадырые. Сез килергә булган икән.

Хәбирҗан пөхтә киемле карчыкка ике кулын да сузды.

- Исәнмесез, Зөлхәбирә апа!

Зөлхәбирә таныш түгел ир-атка теләмичәрәк кенә кулын сузарга мәҗбүр булды. Күрешкәч тә тиз генә кире алмакчы иде, Хәбирҗан аны җибәрмәде, нарасый баланы сак кына тирбәткән шикелле, җиңелчә генә кысып, селкеп алды. Аннары, бөгелеп карчыкның җыерчыклы кулларын үпте.

- Зөлхәбирә апа, хәтерлисезме, утыз биш ел элек сез, шушы сөялле кулларыгыз белән Генрих, Фридрихлардан мине яклап арага кергән идегез?

Зөлхәбирә төбәп карап торганнан соң гына ир-атның йөзендә таныш чалымнар абайлап алды.

- Хәбирҗан улым, синме әллә?

- Әйе, мин.

Зөлхәбирә аны кочаклап алды. Хәбирҗан да җавапсыз калмады, карчыкны күкрәгенә кысты. Күрешү шатлыгыннан бәреп чыккан күз яшьләренә ачы хәсрәт тамчылары да кушылды...

Чәй янында алар завхоз Имамтәхәви, Асылгәрәй абзыйларның вафаты турында да, Яруллин, Шагалиләрнең язмышы турында да искә алдылар. Арада Гөлбануның хәбәрсез югалган ире Сәетҗанның кайтуы кебек күңелле хәбәрләр дә бар иде.

Сәгыйдә апасы Зөлхәбирәнең югалу вакыйгасын Хәбирҗанга сөйләргә өлгермәгән иде әле.

- Ул чакта Зөлхәбирә бөтен районны аякка бастырды инде. Авылга көн дә милиция килә. Авыл советына чакыртып сорау алалар, төпченәләр, куркыталар... Күргәнсездер әле, нигә яшерәсез диләр. Атна буе халыкны тинтерәттеләр. Бердән бер көнне ул унбер-унике яшьләр тирәсендәге бер кызны җитәкләп кайтып кергәч кенә авыл халкы җиңел сулап куйды.

Хәбирҗан ипле генә итеп сүз кыстырды.

- Ә ул кыз, минем аңлавымча, безнең каршыда утырган ханым була инде алайса.

- Әйе.

- Ә исеме ничек Фаягөлгә әйләнде соң?

Моңа кадәр өлкәннәрнең сүзен тыңлап, кайчагында җөпләп кенә утырган ханым кымшанып куйды.

- Ә миңа тугач та Фаягөл кушканнар.

Сәгыйдә ахирәтенә карап җиңелчә генә елмаеп куйды.

- Зөлхәбирә Фаягөл исемле бала эзләп тирә-яктагы ятимнәр йортын йөреп чыккан бит, иренмәгән җан!

Зөлхәбирә үзе дә вакыйгага ачыклык өстәде.

- Исемдә генә түгел иде хикмәт. Мин бу баланы Фаягөлемә охшаттым. Шуңа чат ябыштым мин аңа.

- Хәзер безнең Фаягөлебез зур кеше инде. Зөлхәбирәне дә үз канаты астына алды.

Хәбирҗан Фаягөлгә күз төшереп алды. Чыннан да, бу ханымда сөеклесенең чалымнары шәйләнә иде. Шул ук күк төсле зәңгәр күзләр...куе, озын чәч...әз генә кабарынкы, ымсындырып торучы иреннәр...

Отставкадагы полковник, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, кинәт кенә торып басты.

- Гафу итегез, мин биш кенә минутка!

Ул хәрбиләрчә җил-җил атлап чыгып китте. Җәһәт кенә машинасын кабызып күздән югалды.

-Кайгы-хәсрәт агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри шул. Хәбирҗанның да бер элек хатыны үлгән икән.

- Балалары булды микән соң?

- Ике малай үстергәннәр. Икесе дә эшлиләр, аерым яшиләр ди. Үзеңнең хәлләрең ничек соң, Зөлхәбирә? Сәламәтлегең ничек?

- Мактанырлык түгел шул. Йөрәк шаяра. Кая ашыга торгандыр, бер караганда дөп-дөп тибә, икенче караганда типкәне дә сизелми. Андый чакта әллә үлдем инде дип куям.

Сәгыйдә, нишләргә белми чарасыз калган кешедәй, башын селкеп, тирбәтеп алды.

- Тормыш беребезне дә аямады анысы. Шулай да синең башыңа төшкән кайгы-хәсрәттән йөрәк түгел, чуерташ та ашалыр иде. Өсте-өстенә өелде бит сиңа.

- Нишлисең, тәкъдиреңә шулай язгач, түзәсең инде. Күрәсеңне күрми, гүргә кереп булмый шул...

Зөлхәбирә бер мәлгә тынып уйланып калды. Ничек йөрәгең таушалмасын инде. Картайган көндә дә тынгылык юк. Әле шушы арада гына лимонадтыр, мармеладтыр ише продукция җитештерә торган предприятенең директор урынбасары булып эшләүче Фаягөл ирен (ике бала атасын!) куып чыгарды.. Эшеннән дә кудырды (дежур слесарьдан смена мастеры итеп күтәрткән иде). Кудырмас иде, үз гомерендә комган күрмәгән хатыннар белән чуалып, чир ияртеп кайткан да, Фаягөлгә йоктырган. Азык-төлек системасында эшләүчеләр, шул исәптән җитәкчеләре дә, өч айдан өч айга медицина тикшерүе узалар. Сөйрәлчек кияүнең "маҗаралары" нәкъ шул вакытка туры килгән. Ярый әле, Фаягөл табиблар белән уртак тел тапкан. Юкса, адәм мәсхәрәсенә каласы булган. Ә институтта укучы кызлары аның чит хатыннар белән култыклашып йөргәнен күптән күргән булганнар икән инде. Барысы турында да кешегә сөйләп йөреп кенә булмый.

Уйлама күңелем барсын да,

Юкса син шашарсың да, - дип, җырлыйлар да бит. Барыбер дә уйлата шул. Борчылдыра...

- Табиблар шәһәр шау-шуыннан китеп, тынычрак урында яшәргә кушалар. Ихлас менә, Агинешкә кайтсам, сулышларым киңәеп киткәндәй була.

Сәгыйдә янәшәсендә утырган ахирәтенең иңенә җиңелчә генә кагылып алды.

- Бәй, туп-туры үземә кайт! Бергәләп яшәрбез! Минем улым да шәһәрдә төпләнеп калды бит.

- Рәхмәт киң күңеллелегеңә! Үз өең, үз көең бит инде ул, Сәгыйдә. Әле бит минем үз ихатам да бар. Йорт бик искергән инде. Шуның урынына бер мунча кадәр генә өй җиткереп булмас микән дигән идек. Балаларга кайтып-китеп йөрергә дә бер почмак булыр иде. Аннан соң, ни... тумактан калмаганны, үлмәктән дә калып булмый. Минем бер генә дә ул болгавыр шәһәр зиратында ятасым килми. Анда кешеләр туганнарының каберен тапмый аптырап йөриләр. Минем әткәй-әнкәй, туганнар да монда җирләнгән. Сәлахетдинкәем дә, кызым Фаягөлем дә шушында ята. Ничек мин алардан аерылыйм ди?!

Ул арада капка төбенә машина кайтып туктады. Хәбирҗан ничек ут капкандай чыгып китсә, шулай ут өертеп кайтып керде. Аның кочагында зур гына ике бәйләм кыр чәчәкләре иде. Ул аларның берсен Зөлхәбирәгә сузды.

- Апа, хәтерлисезме, теге вакытта елга буенда мин сезгә биргән чәчәк бәйләмен "даһи" Фридрихлар пыран-заран китергәч: " Иртәгә мин сезгә тагын да зуррагын әзерләп торырмын" - дигән идем. Ул чагында әнидән телеграмма алгач, мин кайтып киттем. Вәгъдәмне вакытында үти алмадым. Менә бу минем утыз биш ел элек сезгә биргән вәгъдәм! Алыгыз, бу сезгә!

Ул кулындагы икенче бәйләмне югары күтәрде.

- Ә монысын... - Аның тамак төбенә төер килеп тыгылды. Шулай да үзен кулга алып өлгерде. - Ә монысын... әйдәгез, бергәләп Фаягөлнең каберенә илтеп салыйк...

 

***

Алар күмәкләшеп зиратка керделәр. Зираттагы тынлыкны бозып агач башларында оя корган каргалар гына нидер бүлешә алмаган кебек, бер ботактан икенчесенә күчеп каркылдыйлар иде. Кабер янына килеп бастылар. Бу минутларда Хәбир җанын, күңелен нәфрәт һәм үкенү, сагыну һәм юксыну хисләре биләп алды. Ихтыярсыз бәреп чыккан күз яшьләре кабер туфрагына тамдылар. Ул кесәсеннән чиккән кулъяулык чыгарды. Аның бер почмагына "Фаягөлдән Хәбирҗанга бүләк" дигән сүзләр чигелгән иде. Сөйгәненнән калган бердәнбер истәлек...

***

...Төн никадәр генә караңгы булмасын, барыбер, таң ата...

...Кем белә... Бәлки Фаягөл каберенә салынган чәчәкләр Зөлхәбирәләр ихатасында калкып чыгачак йортның нигез ташларына фатиха да булып яткандыр... Кем белә... Бәлки әле... Барысы да бер Ходай ихтыярында...

 

P.S

Хөрмәтле укучылар!

Быел Татарстан китап нәшриятендә Ф. Абдуллинның берничә повесте һәм хикәяләре тупланган "Чүл бүресе дигән китабы дөнья күрәчәк. Кызыксынган кешеләр китапханәләргә барып укый алачак.

 

 

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев