Туган як

Чуалган язмышлар

Саниянең таң алды төшен чынга ашырып, бакча капкасын ачып керүгә, кайдандыр илереп кычкырган мәче тавышы ишетелде. Ул да түгел, күрше бакчадан, тәмам йончыган, эче кабыргаларына ябышкан аксак сары мәче килеп чыкты. Мәче, җан өзгеч тавыш белән кычкыра-кычкыра, алар алдына килеп туктады hәм ялварып карап тора башлады. Сания кызына: - И,...

Саниянең таң алды төшен чынга ашырып, бакча капкасын ачып керүгә, кайдандыр илереп кычкырган мәче тавышы ишетелде. Ул да түгел, күрше бакчадан, тәмам йончыган, эче кабыргаларына ябышкан аксак сары мәче килеп чыкты. Мәче, җан өзгеч тавыш белән кычкыра-кычкыра, алар алдына килеп туктады hәм ялварып карап тора башлады.
Сания кызына:
- И, Аллам, бу мескен кайлардан гына килеп чыкты соң әле? Ичмасам, ашатырга бер нәрсәбез дә юк бит, -диде.
Алар шулай аптырашып торган арада, мәче кинәт агачлар арасына сикерде һәм шунда ук бер тычканны эләктереп алды да, Сания белән Әминәнең аяк очларына китереп тә куйды.
Әминә:
- Әнием, хәзер ул ачка үлми инде, ашарына тапты бит, - дип куанды. Ләкин мәче тычканга кагылырга да уйламады.
- Аша инде, сарыкай, - диде Сания. Ләкин, мәче ничек утырса, шулай утыра бирде.
- Ярар, кызым, әйдә китик. Алайса, соңгы автобуска җитешә алмабыз.
Алар, әйберләрен алып, ашыга-ашыга, капкага юнәлделәр. Бер-ике адым атларга да өлгермәделәр, мәче тагын ялварып кычкыра башлады. Ана белән кыз аптырап, тагын туктадылар. Мәченең тавышы тоташ үксү булып тоелды.
- Әнием, әйдә, үзебез белән алыйк, - диде Әминә.
Таң алды төше тәэсиреннән айный алмаган Сания бик тиз ризалашты:
- Ярый, шәhәрдә ничек тә ачка үлмәс әле, бәлкем берәрсенә бирербез.
Сания кулына алуга ук, мәче тынычланды, күзләрен йомды. Шул хәлдә алар автобуска кереп утырдылар.
Әллә нинди сәер төш иде ул. Таң нурына коенып, Сания бакча юлыннан барганда каршысында бер хатын пәйда булды. Бер төенчек сузды: «Кызым, бу сиңа». Гомерендә ишетмәгән тансык сүздән аптырап калган Сания төенчекне алуга, ул сары мәчегә әйләнде һәм аңа шундый инәлеп карады. Төенчекне бирүченең кем икәнен сорарга дип башын күтәрде Сания. Әмма беркем дә юк иде... Уянгач та, байтак вакыт «кызым» дигән сүз күңелендә яңгырады әле аның.
Ишектән керүгә, Сания мәчене идәнгә куйды. Мәче, көчкә күзләрен ачып, аягына басты һәм Сания артыннан аш бүлмәсенә юнәлде. Савытка салып алдына куелган сөтне берничә мәртәбә ялагандай итте дә, шунда ук идәнгә ауды.
Йорт мәчесе, шулай булмаса, ул кешеләргә килер идеме, безгә тычкан тотып күрсәтер идеме, кайсы җансызы ташлап калдырган икән?
Җансыз... Шундый миһербансызы Саниянең үзен дә бит, ике көнлек чагында, ятим балалар йорты тупсасында калдырып киткән. Ни өчен аның каршына язмыш ташландык мәчене чыгарды соң әле? Теге хат, үзен кирәкмәс төенчектәй калдырып киткән хатынның хаты аның болай да төн йокысын качырган иде бит инде. Нәрсә бу? Сынаумы? Ни өчен? Тамагы туйгач, татлы йокыга талган мәчегә карап, Сания бу төнне йокысыз уздырды.
- Әнием, әйдә мәчене үзебездә генә калдырыйк!
Йокы бүлмәсеннән чыккан кызы йөгереп килеп, аны кочып алды.
- Юк, кызым, әтиең бүген авылдан килә, ул рөхсәт итмәс шул. Үзең беләсең бит, әтиеңдә астма чире. Өйдә мәче тотсак, чире көчәер.
Сания, кешеләр йокыдан торгач, мәчене алып күршеләр буйлап китте. Берәрсе алмас микән, дип уйлады ул. Ләкин андый кеше табылмады.
Мәчене күтәреп, шулай аптырап басып торганда, күрше подъезда яшәүче Әгъзәм абзый күренде:
- Әллә куып чыгардылармы?
- Юк ла, менә бакчадан ташландык мәче алып кайттык. Өйдә калдырыр идем дә, иремә ярамый. Кая куярга белмим, бигрәк кызганыч. Җан иясе бит.
- Тукта әле, мин бит каравылда торам, үзем белән алып китәрмен, тамагы тук булыр, җылыда йоклар, - дип сөендерде абзый мәчене кулына алып.
Сания, Әгъзәм абыйдан, мәченең хәлен гел сорашып торды.
- Әй, син аны күрсәң танымыйсың да. Тазарды, аяклары төзәлде, йөгереп йөри мәчең, - диде ул.
Айлар үтте... Сания мәчене әкренләп оныта башлады...
Ә берсендә, эштән кайтышлый, ишекләре төбендә Сарыкайны күреп хәйран калды. Сарыкай бу юлы ялгызы гына түгел иде. Аның янәшәдә тере сары йомгак та бар.
Шулчак Саниянең йөрәге чәнчеп куйды. Сарыкай аңа теге укылмаган хатны исенә төшерде. Сарыкай, ни өчен эзләп кайттың мине? Гомерлек үпкә-рәнҗүемне оныттырып, күңелемдә рәхим-шәфкать уяту өченме? Чү, ул хат һаман да шунда, тумбочка өстендә ята бит. Сания эчке бүлмәгә омтылды. Аның артыннан ачык калган ишектән, баласын иярткән Сарыкай да өй түренә үк узды...
Ул моннан соң беркая да китмәячәк, утыз ел элек ташланган сабый Сания белән гомере үкенү эчендә янып-көеп узган ана арасын тоташтырачак әле сарыкай. Тик әлегә бу хакта Сания үзе дә, өйдәгеләре дә, яшьлегендә үз язмышын ялгыш язган хат иясе дә белми иде.
Гөлүсә НӘБИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: