Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Чирле иреңне алып кит!»

Ишек бусагасын атлап керүгә, инженер Яхъя Хөрмәтуллин тантаналы рәвештә: «Иртәгәдән яңа тормыш башлыйм» , - дип белдерде. Аның хәләл җефете моны ишетүгә, «Уф, нәрсә сөйли бу? Нинди яңа тормыш ул? Тагын берәр яшь нәмәрсә тапкан ахры», - дип ут йота башлады. Бер уйласаң, борчылырлык та шул. Хөрмәтуллин берничә хатын белән...

Ишек бусагасын атлап керүгә, инженер Яхъя Хөрмәтуллин тантаналы рәвештә: «Иртәгәдән яңа тормыш башлыйм» , - дип белдерде. Аның хәләл җефете моны ишетүгә, «Уф, нәрсә сөйли бу? Нинди яңа тормыш ул? Тагын берәр яшь нәмәрсә тапкан ахры», -
дип ут йота башлады.
Бер уйласаң, борчылырлык та шул. Хөрмәтуллин берничә хатын белән яшәп карады. Белмәссең, әллә гаеп үзендә булды, әллә артык усал хатыннар туры килде, тик ул үзе бу хәлне «Йөрәккә ятышлысы очрамады әле», - дигән кебегрәк аңлатты. Шуңа аның ишектән дулкынланып кайтып керүен күргән хатыны, «Теләгәнен очраткан ахры, таярга чамалый», - дигән нәтиҗәгә килде. Әмма Яхъя беркая да ашыкмый иде булса кирәк. «Бүген безне врачлар тикшерде, - диде ул. -
Оешмадан җибәрделәр, күрәсең нинди эшкә яраклы булуыбызны беләселәре килгәндер. Безгә, инженерларга иң мөһиме - башның дөрес эшләве кирәк. Башың эшләмәсә, озак тотмыйлар, тизрәк кыскарту ягын карыйлар. Минем ул яктан тәртип кебек. Врач күп сөйләшеп тормады, йөрәк тамырларың тарайган, шуңа майлы ризык урынына күбрәк яшелчә ашарга кушты, физкультура белән шөгыльләнергә киңәш бирде, югыйсә, болай яшәп инфарктка да күп калмый дип куркыткан булды».
Телевизордан дәвалану өлкәсендә шактый белем туплап өлгергән Яхъя хатыны иренең сөйләвен үзенчә юрады. Берни дәшмичә ул озак кына уйланып утырды һәм кичекмәстән, «Моның бетүе шушы бугай», - дип сотовыйдан Яхъяның беренче хатыны Бибисараны эзләп тапты. «Биби, җен хатыны, нишләп миңа чирле иреңне биреп җибәрдең?! Монда үпкәләрлегең юк, синнән яшьрәк, чибәррәк булганга үзе мине сайлады ул. Каргадыңмы, юкмы, анысын белмим, тик соңгы вакытта начар төшләр керә башлады. Җитмәсә, кайчагында күкрәк турында чәнчеп-чәнчеп ала, йөрәктерме, башка нәрсәме, әйтә алмыйм, инде аңладым, минем бөтенләй бетүемне телисең, бугай. Бибисара, кыскасы, шалтыратуымның сәбәбе шул, миңа күчкәннән бирле иреңнең чирдән арынганы юк. Яхъя кичә врачларга күренеп кайтты, ул үзе, «Эшләгән җиребездән җибәрделәр, нәрсәгә ярак-лы булуыбызны беләселәре килә», - дип мактанган булды. Биби, дөресен әйткәндә мин аның нәрсәгә яраклы булуын врачлардан башка да бик яхшы беләм. Барысын да әйтеп бетерми, юньсез, тикшергәндә бик куркыныч чир тапканнар кебек, ахры. Әлегә яшелчә генә ашап торырга кушканнар. Бибисара, Яхъяның көч-куәте ташып торсынга, көн аралаш бәлеш-өчпочмак кына ашатып тордым, файдасы гына булмады. Үзең уйлап кара, кишер-кәбестә генә ашап торган ирдә нинди өмет булсын ди. Син базарда үтмәс товар шудырырга тәмам шомарып беткәнсең, шуңа чирле Яхъяны миңа тизрәк озату ягын карадың. Хәзер аңладым инде, их, ялгышканмын шул, галстук тагып, инженер булып йөргәч, мин аны зур кешедер дип уйлаган идем. Эшләп алган акчасы үзенә дә җитмәгәч, төкерәм мин аның инженерлыгына! Эше нинди икән моның дип баргач, күреп чыктым, бер бүлмәдә биш-алты тап-таза ир кәгазьгә нидер сызып утыралар. Шул да булдымы чын ирләр эше? Хәзер әнә яңача яши башлыйм дип куркыткан була. Аны баштарак уйлыйсы иде! Врачлар йөрәгең дөрес эшләми дигәннәр, Биби, кат-кат әйтәм, Яхъя исән чагында алып китә күр. Ул-бу була калса, иремә тормыш күрсәтмичә харап иттең, дип гайбәт сөйләп йөрүеңне алдан ук белеп торам!».
Сотовыен сүндерүгә Яхъя хатыны җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй җиңелчә сулап куйды.Эшләр зурга киткәнче әле ярый шалтыратып өлгерде. Бибисара, аның беренче хатыны, нәрсә ашатырга кирәге үзе белсен, әйдә. Тешең белән умырып ит ашарга ярамагач, врачлар кушты дип кенә, яшелчәгә калгач, юк инде ул.
Шул ук кичне Хөрмәтуллин, беренче хатыныннан күтәреп кайткан сумкасына бар булган киемен тутыра башлады. Иң беренче эш итеп сумка төбенә ул күгәргән сыңар гантель белән башлары кубып кыршылган кроссовкаларын салып куйды. Иртәгәдән Яхъяны иске хатыны янында яңа тормыш көтә иде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев