Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Чирдән дәва

Менә син, күрше, нишләп күренмисең дип сорыйсың. Күренергә, мин һаман бүлнис юлын таптыйм. Төгәлрәге, врачлар кушканга төрле ял йортларыннан кайтып кергәнем юк. Мин, күрше, карап торышка гына гәүдәгә шулай таза күренәм. Чынлабрак карасаң, эчем тулы чир минем. Үзем дә белмим, әле дә ничек йөримдер бу дөньяда. Соңгысында, йөрәгем дөрес эшләми,...

Менә син, күрше, нишләп күренмисең дип сорыйсың. Күренергә, мин һаман бүлнис юлын таптыйм. Төгәлрәге, врачлар кушканга төрле ял йортларыннан кайтып кергәнем юк. Мин, күрше, карап торышка гына гәүдәгә шулай таза күренәм. Чынлабрак карасаң, эчем тулы чир минем. Үзем дә белмим, әле дә ничек йөримдер бу дөньяда.
Соңгысында, йөрәгем дөрес эшләми, зинһар, карагыз дип ялваргач, «болай булгач, без сине бик шәп ял йортына озатабыз», диделәр. Бардым, күрдем, дәвалану дигәннең эзе дә юк икән анда.
Башта кая эләккәнемә ышанмадым. Көн саен сыек, тәмсез аш бирделәр, кәтлитләре кара көйгән, җитмәсә, файдалы дип, алдыңа өеме белән кишер-кәбестә салаты китереп куялар. Соң, мин кәҗәмени кәбестә кетердәтергә?! Үзең уйлап кара, ашауның рәте-чуты булмагач, авыру кеше ничек терелсен ди?!
Былтыр, нишләптер, башым авырта дип зарлангач, ял йортында бик тиз терелткәннәр иде. Чөнки, күрше, анда ашау ягы әйтеп бетергесез шәп булды. Ышанмыйсыңмы, күрше? Өстәлдә көн дә - токмачлы аш, мантый, өчпочмак. Менә кайда ул чын дәвалану! Тамагы тук булса, чирле кеше дарусыз да терелә ул. Көне-төне ашау турында гына уйлаган кешенең чирне җиңәргә каян көче калсын ди?! Ярар, риза, әллә нигә бер булса да, аның массаж, физкультура кебекләре дә, бәлкем, кирәктер. Җырчы, артист фәләннәр килеп күңел ачсалар да, ярап тора. Әмма боларның берсе дә ач карынга була күрмәсен. Минем өчен терелтә торганы йоклар алдыннан ике-өч чокыр катык эчеп кую булды. Шуны эчкәч, эрепләр йок-лап китә идем. Бернинди йокы даруы да кирәк булмады. Тик, күрше, һәр ял йортында да алай түгел шул. Шуңа күрә, яңа җиргә килүгә, мин һәрвакыт ашау ягы белән кызыксынам.
Син, күрше, бу ашау өчен генә йөри икән дип уйлый күрмә. Әле бит аның ач торып дәвалый торган ял йортлары да бар. Имеш, сезгә фәлән төрле диета файдалы дип, авыруны ач тотып терелтәләр. Терелтерсең бар, пычагым! Аның күбесе өендә рәтле ризык күрмәгәнгә, үзендә кырык төрле чир табып, тамак туйдыру өчен генә йөри. Әмма мин андыйлардан түгел, күрше. Минем авыртмаган җирем юктыр. Әле менә соңгы арада ашказаным борчып тора, шуңа ял йортына җибәрегез дип, врачтан барып сорыйм. Белмим дә инде, анда кайсы ризык файдалырак булыр икән: камырга төргәнеме, әллә ит белән бәрәңгесе күбрәк булганымы? Иң яхшысы, минем чирне җиңү өчен боларның барысы да кирәктер. Ризык нихәтле итлерәк һәм тәмлерәк булса, организм өчен шулкадәр үк файдалырак. Менә шулай, күрше, әгәр үзең турында үзең кайгыртмасаң, беркемгә дә кирәгең юк ул ял йортларында!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев