Туган як

Чиратта кем?

Минем тәҗрибәләремне гыйльми формага китереп, китап итеп бастырсаң, мин инде күптән медицина фәннәре докторы дәрәҗәсен яклаган булыр идем.

Әйе, әйе, күптән... Бу апагыз ычкынган икән дип уйламагыз. Миңа профессорың да, докторың да кирәкми. Алар кебек хәерчелектә яшәмим мин. Балда-майда гына йөзәм. Клиентларым гына килеп торсын. Алга таба да шундый рәхәтлектә яшәрмен, Аллаһ боерса!
«Нәрсә белән, ничек дәвалыйсыз соң?» – диясездер инде. Әйе, урынлы сорау. Кыскача гына әйтеп китәм: телевизор экраннарында Чумак күренә башлагач, мин дә аның ысулын кулланышка керттем. Биоэнергиямне эшкә җигеп, савыттагы суны шифалыга әйләндерәм. Авырулар өзелмәде. Күп килделәр.     
Кашпировский кебек сеанслар уздыра башлагач, миңа халык су кебек агыла башлады. Кәкресе дә, бөкресе дә килә. Клиентлар чиратын җайлау өчен ярдәмче ялларга туры килде, хәтта. Халык рухи халәтен яхшырту турында бик уйламый бит инде ул. Беренче чиратта, аның физик яктан бөтен буласы килә. Аяксызның – аяклы, кулсызның – куллы, дигәндәй...
Инде бу ысулларның модасы бетә башлагач, мин  дару үләннәренә күчтем. Менә бу дәвалану төре беркайчан да искермәячәк инде. Мең төрле үләннән мең төрле дару ясарга була.
Үзең шундый белдекле гыйлем иясе булгач, нишләп ирләреңнең һәрберсе үлеп бара дисезме? Бу дөньяга берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Аерма шунда: кемдер иртәрәк, кемдер соңрак китә. 
Инде ирләрем турында сүз кузгаткансыз икән, бер-икесе турында әйтеп китми булмас. Беренче ирем белән бер-беребезне яратышкан кебек тә идек инде...  Миннән тиз туйды. Читләргә карый башлады. Мин, әлбәттә, моңа каршы көрәшергә булдым. Ясаган төнәтмәләремне эчә-эчә, ул хатын-кызны гел күрәлмас хәлгә килде. Диванага әйләнеп, бер-ике ел яшәгәч, машинага тапталып үлде.
Икенчесе чучка урынына ашый торган булды. Аны туйдырыр өчен, ярты вакытым кухняда ризык әзерләп үтә иде. Монысы  төнәтмәләремне  өч ай эчкәннән соң, гел ашый алмас булды. Тамагыннан үтми. Бетте! Ул да теге дөньяга китте!
Өченчесе әйбәт урында эшли иде. Дуслары күп, ә көнчел дошманнары тагын да күбрәк. «Зур түрәләр белән очрашу кичәләренең берәрсендә ашыма агу салырлар инде, мөгаен» дигәч, организмы агуга каршы көрәшер өчен гармон чыгарсын дип, мин моның үзенә сиздермичә,ризыгына тамчылап кына агу өсти башладым. Врачлар әйтмешли, схема төзедем.Бүген бер тамчы, иртәгә – ике... Агуымның тамчыларын санап, ярты стаканга җиткереп эчә башлаганда,  сау-сәламәт килеш, бер сәбәпсез, кинәт кенә тәгәрәде дә үлде. Мескенкәйнең гомере булмагандыр инде. Калган алтысының да гомерләре шулайрак өзелде.
Ирләр хатын-кызларсыз торып булмый дип зарланырга яраталар. Безгә дә ирләрсез – күңелсез. Тормыш итәр өчен чираттагы иптәшемне көтәм. Курыкмагыз, әптиктәге кебек тәртип булачак. Гомерегез озын булсын өчен, үлгәнче тәҗрибәләр үткәрергә әзермен! 
Инсаф КАШАПОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: