Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

“Чөеп атып булмаса да, нык терәрмен аркамны...”

Их, бәләкәй чаклар кире кайтса иде! Иң бәхетле чакларыбыз яланаяк бәбкә үләннәре өстендә чабып-йөгерешеп, балчык белән бөялгән буада иртәннән кичкә кадәр чумышып яткан вакытлар булгандыр...

Иң кызыгы кичке көтүдә, сыерларны саугач бакча артындагы текә ярлар арасындагы  яланнарга  (“Кашлак” яки “Утрау”га) алып чыкканда иде. Малкайлар кичке җиләс рәхәтлектә яшел үлән “уралар”, ә без, малайлар, яңа уен-шуклыклар уйлап таба торабыз. Кемдер ерактагы басуда иске салам калдыклары алып килеп учак ягып җибәрә, кемдер яр башыннан аска сикереп ярыша...

Кемгә ничектер, үземә шул бәхетле мизгелләрдән соң юксынырга сәбәпләр юк иде дип әйтсәм, дөрес булмастыр. Ул елларны һәр гаиләдә  5-6 бала үсте, күбесендә артыграк та. Мәктәптә укыганда укытучылар аптырый иде – сыйныф саен бер үк фамилияле укучылар... Барысы абый-энеле, апалы-сеңлекәшле. Тик безнең биш балалы гаиләдә ир затыннан үзем генә иде, шуңа хуҗалык эшләрендә тәртәнең юан башы күбрәк төште. Әмма анысы  түзәрлек... Яшьтәшләрем абыйлары белән ерак урман-су буйларына печәнгә йөриләр, Агыйделгә балык тотарга баралар. Безгә шул буа,  “Күпер колагы” я “Ыштанчык” дип аталган сай инеш буйлары кала – абыйсыз еракка җибәрмиләр. Әтиемнең дә яллары сирәк, барысына вакыты җитми.

Бу мәсъәләнең икенче ягы да бар иде. Авылда бала-чага күп булгач, уеннар вакытында еш низаг чыга, шаярып кына башланган көч алышулар чып-чын кул сугышларына күчә иде. Урамга урам, аргы очка бире оч. Абый-энеләре күп булганнар гел өстенлектә иде. Олылары өстә йодрык уйнатса, кечеләре аяк астына ташланып көндәшләрен егалар иде...

Шул балачак истәлекләремне  дустым Василга сөйләдем. Аның тумышы буенча Мөслимнән, әтиемнең авылы Түбән Табыннан булуын бик озак еллардан соң гына белдем.

Аңа, шаярып кына:

– Их, яшь чакта бер авылда үссәк, бирер идек икәүләшеп сугыш чукмарларының кирәген!

– Соң, хәзер дә булдырабыз аны. Чөеп атып булмаса да, нык терәрмен аркамны, – дип җавап бирде ул.

Ышанмыйча булмый аңа – флотта хезмәт итмәгәндер юкка...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев