Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Чәчәк җыям

Чәчәк җыям

Чәчәк җыям йөргән юлларымда,

Сары чәчәк миңа кирәкми –

Сары чәчәк сагыш билгесе ул,

Кешеләргә шатлык өләшми.

 

Зәңгәр чәчәк үсә бакчаларда –

Зәңгәр чәчәк сафлык билгесе.

Күңелләрдә дөрләп яна хисләр,

Бу – гомернең яшәү өлгесе.

 

Кызыл роза үсә бакчаларда –

Яшьлек, матурлыкның балкышы.

Кызыл төсләр сөю чыганагы,

Тормыш юлларының алкышы.

 

Чәчәк бәйләмнәре кочагымда,

Ромашкалар юлга сибелгән.

Тирә-якта кошлар сайрашалар,

Минем тормыш җырга күмелгән.

Роза Шәехова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев