Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бәйрәмгә «бүләк» ясадым

Юмореска

1990 нчы елларда булды бу хәл. 31 декабрь.
Иртән торып эшкә җыенам. Ишек кыңгыравы чыңлады. Барып ачсам, бергә эшли торган иптәш егет – Валера басып тора. Хәзер хәтерләмим дә инде, нәрсәдер сорап килгән.
– Эштән кайтканда гына кереп алырсың , – дим.
– Юк, хәзер үк кирәк, – ди.
Юк-барны тутырырга, туалетта унитаз өстенә шкаф ясап куйган идем. Ашыгып кына ул сораган әйберне алганда, полкадагы банка аска очты... Нәкъ унитазга туры килде һәм унитазның төбе дә кителеп төште. Китеген алып, урынына куйдым – тора. Эшкә чыктым да йөгердем. Унитазның төбе төште дип, эшкә бармый калып булмый бит инде.
Бервакыт телефон чылтырый. Трубканы алсам – хатын. Чырыл-дапмы чырылдый:
– Нишләтеп ваттың ул унитазны? Унитазсыз өйгә кайтып керәсе булма, – ди.
Хатын йокыдан торган да туалетка кергән. Аягыннан җылы булып агып төшкәч, унитазның төбе юк икәнен аңлага-ан.
Сатып алып кына куяр идең – дефицит. Безнең чор кешеләре беләләр...
Хезмәттәшләрдән сораштыра башладым. Таптым бит тәки бер танышымда.
– Җәйгә кадәр табып бирсәң, алып тор, – ди.
Куш куллап ризалаштым. Ярый балалар кечкенә, гаршуклары бар. Хатын белән минем гаршук та юк бит. Аның өстенә, Яңа елны да каршылыйсы бар...
Унитазны эштән соң Валера белән барып алдык та, автобус тукталышына чыктык. Ул заманнарда кеше саен машина түгел иде, тукталышта халык! Автобуска унитаз белән түгел, буш кул белән керү дә зур тырышлык сорый.
Тукталышта торучыларның кайсы чыршы тоткан, кемдер Кыш бабай күчтәнәче, кемдәдер сумка-сумка азык-төлек... Безнең кулда гына унитаз, төрелмәгән дә, кыр-кырыннан икәү күтәреп торабыз. Күпләр гаҗәпләнеп безгә карыйлар.
Автобус килеп туктауга, Валера калын тавыш белән:
– Унитазлы ир-егеткә юл бирегез! Яңа елга бүләккә хатынына унитаз алып кайтучы егетне үткәрегез, – дип әйтеп салмасынмы.
Кешеләр кызыксынып борылып караган арада, мин тиз генә автобуска кереп «кысылдым». Әле автобуста да:
– Яңа елга яңача хезмәт күрсәтү – түләүле туалет ачылды, – дип, пассажирларның күңелләрен күтәреп, көлешеп кайттык...
Өйгә кайтып җиттек. Ишекне ачып, үзебез күренмичә генә, унитазны этеп кертәбез. Ә хатын «Кыш бабай бүләге»нең өйгә кергәнен кухня почмагыннан карап тора икән. «Әле ярый алдан үзең кермәдең», – дип кенә, әйтеп куйды.
Яңа ел каршыларга хатын табын әзерләде. Мин төнге унике тула язганчы унитаз алыштырдым. Рәхәтләнеп, яңа унитаз белән Яңа елны каршы алдык...

Фото: 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X