Туган як

Бәйрәм белән котлап

Шигъри тәлгәшләр

Сез, чыннан да, алиһәләр,
Баш иям сезнең алда.
Сезгә гашыйкларның берсе,
Ул бүген шушы залда.

Табылыр ачуланучы,
Теләгәнегез көләр.
Елмайтырга мин бар әле,
Арагызда бер юләр.

Сүзгә күршегә кермибез,
Табарга була сүзне,
Котлыйм бары чын күңелдән
Зур бәйрәм белән сезне.

Ә ирләргә килсәк инде,
Кирәкми гайбәтләре.
Сезгә булсын аларның да
Бары тик әйбәтләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: