Туган як

Бәйрәм ашы – кара-каршы...

Киң урам аркылы салынган җәяүлеләр «зебра»сыннан чыкканда, Сөнгатуллинны зур тиз-лектә килүче кара «иномарка» бәреп екты. Авария булган җирдә күз ачып йомганчы ачык авызлар җыелды. Шунда ук әче тавышын чыелдатып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. «Борчылмагыз, сез юл кагыйдәсен бозмадыгыз, дөреслек сезнең якта», - дип тынычландырды юл-патруль инспекторы Сөнгатуллинны табиблар кулына...

Киң урам аркылы салынган җәяүлеләр «зебра»сыннан чыкканда, Сөнгатуллинны зур тиз-лектә килүче кара «иномарка» бәреп екты.
 
Авария булган җирдә күз ачып йомганчы ачык авызлар җыелды. Шунда ук әче тавышын чыелдатып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. «Борчылмагыз, сез юл кагыйдәсен бозмадыгыз, дөреслек сезнең якта», - дип тынычландырды юл-патруль инспекторы Сөнгатуллинны табиблар кулына тапшырганда. Дәваханәдә, башка вак-төякне исәпкә алмаганда, аның башында зур җәрәхәт булуы һәм ике кабыргасы сынуы ачыкланды.
Иртән күзен ачуга, аның караваты янына кара костюм кигән бер адәм килеп басты.
- Син, йолкыш, нишләп минем машина каршына акаеп килеп чыктың?! Кыйбатлы «иномарка»ны күрмәскә, күзең чыкканмы әллә?! Аның күпме торганы төшеңә дә кергәне юктыр. Алай бик тәгәрмәч астына ташланасың килгәч, арзан машина беткәнме сиңа? Кыскасы, башың белән бәрелеп зыян китердең, кузов яньчелде, буявы купты, әйдә, тизрәк акчаңны әзерлә.
- Туктагыз әле, ни сөйлисез, монда яткач, миңа зыян килгән түгелме? - дип Сөнгатуллин каршы килмәкче булды.
 
Әмма теге адәмгә бу әз генә дә тәэсир итмәде.
- Монда ялгышу юк, -диде ул, битараф тавыш белән. - Менә, тиешле белешмә буенча, башыңдагы җәрәхәтне сиңа бер атна элек, уклау белән хатының ясаган булса кирәк.
- Ә кабыргалар ничек? Кабыргалар да үзләре сынганмы?
- Юк, аларны эчеп сугышканда, күршең сындырган.
- Нинди күрше, анда ялгыз карчык яши?!
- Хәзер яшәми инде, ул карчыкны картлар йортына озаттылар. Анда хәзер ялгыз ир яши. Шулай булгач, барысы да туры килә. Аннан, онытканчы әйтим әле, син оешмаңда кыскартылуга эләктең, киреләнсәң, бөтенләй бомжга әйләнүең мөмкин.
 
Тагын шунысы да бар, менә үзең укып кара, ГАИ күрсәтмәсе буенча минем машина сәгатенә йөз егерме белән түгел, ә егерме километр белән килгән. Моны җиде шаһит күреп калган. Шаккаткыч хәл, син ничек күрмәгәнсең! Ярар, ишетсен колагың, әйтсәм әйтим инде, синең ише тараканны гына сытарга акчам да җитәрлек, дус-ишләр дә муеннан. Йә, нишлисең, үз гаебеңне танып, шушында кулыңны куясыңмы, әллә башка юл сайлыйсыңмы?
- Ул башка юл дигәне нәрсә була? - дип гаҗәпләнеп, Сөнгатуллин караватына торып утырды.
- Нәрсә булганы билгеле, башыңда җәрәхәт булгач, сине әле психиатрлар да тикшерергә тиеш булып чыга. Анда шәп врачлар эшли, кулларына эләккәнне ычкындырасылары килми, анда бер эләккәч, котылуың икеле. Йә, әйт тизрәк, ризамы, кул куярга?
Сөнгатуллин гомер буе машина алу турында хыялланды. Әмма йә акчасы җитмәде, йә берәр күңелсез хәлгә юлыкты.
Машина бәргәч, аның юньсез хуҗасы бичараның ярты чәчен агартты...
Тик күпме зарлансаң да, язмыш дигәне дә елмая белә икән. Бераз вакыт узганнан соң, Сөнгатуллин теге адәмне шәһәр базарында очратты. Ныклабрак караса, аягында - таушалган кроссовка, өстендә - ертык халат, элекке эрелекнең эзе дә калмаган.
- Менә, товар бушатып йөрим, - дип, аклангандай итте ул гаепле кыяфәткә кереп.
- Нәрсә булды? Нишлисең монда? Акчаң, дусларың кая? - дип сорады аптырашка калган Сөнгатуллин.
- Башыма төшкәч, миннән дә шомараклар барын аңладым, теге «иномарка»м белән берәүнең «артына» килеп бәрелгәч, машинасы минекеннән күпкә кыйбатрак, хуҗасы артык саран булып чыкты. Акчам бетүгә, дуслар да күренми башлады, шуңа минем урыным әлегә шушында.
Моны ишетүгә, Сөнгатуллинга рәхәт булып китте. Дөресен әйткәндә, андый җиңеллекне аның күптән кичергәне булмады.
- Бу тормышта үз урыныңны табу бәхете һәр-кемгә дә тәтеми, җае туры килеп торуын әйт син аның. Ярар, болай булгач, бәйрәм ашы - кара-каршы, - дип сөйләнеп, ул әкрен генә трамвай тукталышына таба титаклады.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: