Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Быребер "үч алган"

Моннан берничә ел элек, тузга язмаган әйберләр сатыла торган кибеттән чебенле шикәр, суда бүртә торган кеше күзе кебек төрле әйберләр алып, дуслардан ничек көләргә икәнен язган идем.

Ул кибет хәзер бармы икән, белмим – андый шаяртулар яшеннән чыктым. Теге хикәяне дә яздым да оныттым. Тик кайбер басмалар ул язманы үзләрендә күчереп бастырганнар икән. Шул ярымшаяру белән язган нәрсәнең дә файдасы тигән. Ул хакта бер танышым сөйләде. Чөнки аның 18 яшьлек улы шул язманы укып, үзеннән көлүче дусларыннан үч алган. Ул, кечкенә чагында, ишегалдында гына йомышлап утырганда (авылда күп сабыйлар шулай эшли), янына бер тавык килеп баскан. Ә тавыкның бар нәрсәне дә ашаганлыгын беләсездер? Менә шул хәлдән соң җирәнеп, егетебез тавык ите дә, йомырка да ашый алмаслык булып калган. Әнисе, булдыра алганча, ашарга йомырка һәм тавык ите кермәгән ризыклар әзерләргә тырыша. Тик үсә төшкәч, яшьтәшләре каяндыр моны белеп алып, егеттән көлә башлыйлар: я йомырка тәкъдим итәләр, я тавык итенең тәме турында тәмләп-тәмләп фикер алышалар. Ә бер пикникта, дус дип аталучы егетләр, бар ризыкла-рын махсус тавык итеннән, яки йомырка кушып ясап алып киләләр. Үпкәләүнең соңгы чигенә җиткән егет, башында нинди уйлар булгандыр, кешедән качып, якмаган мунчага керә. Ә анда ягарга әзерләнгән утын өстендә ут үрлә-тергә теге язма язылган газет ята икән. Менә шуны укыганнан соң, егетнең башында дус-ларыннан үч алу өчен бик шәп план туа. Беренче эш итеп, кем нәрсәдән курка – шуны белешә. Һәм теге кибетнең интернет битеннән үзенә кирәкле нәр-сәләрне сатып ала: әлеге дә баягы шул чебенле шикәр, нәкъ кеше бармагына охшатып ясалган мармелад, чыннан аеруы бик авыр булган үрмәкүч, һәм селкенә торган елан.
Теге пикникны оныткан кыяфәт ясап, тагын яшьтиләре белән кемнеңдер бакчасына куна калып, ял итәргә бара. Күбесе сыра эчеп исергәндә, ул да эчкән кыяфәт ясап, кыланып утыра. Барысы да йокыга талгач, төн буе дусларына сюрприз әзерли...
Иртән иң беренче булып, кичә эчү буенча беренчелекне алган егет уяна. Күзен ачуга янәшәсендә баш мие әйләнеп чыккан дус кызын күреп, тел-сез кала. Аптыраудан һәм су-саудан өстәлдәге кичә калган сокны эчим дисә, стакан тулы чебен йөзеп йөри.
Ул да булмый, икенче катта йоклаган пар чырыйлап кыч-кырып, калган бар халыкны уята. Чөнки егет аларның ка-раваты янына теге, селкенә торган еланны куеп калдырган була.
«Баш төзәтәбез» дип суыткычтан сыра алыйк дисәләр, банкада кеше бармагы ята. Кыскасы, барысына да өлеш чыга. Тик боларның акыру чинауларын егет кенә ишетми. Ул инде үз эшен тәмамлауга, шыпырт кына өенә кайтып киткән була.
Хәзер ул егет өйләнгән икән. Бәхетенә, хатыны яхшы туры килгән: иренең хәлен аңлап, тавык итен һәм йомырканы өенә дә кертми, ди әнисе.
Ә теге яшьлек дуслары белән аралашамы икән – анысын сорарга онытканмын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев