Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Быел авылга качарга исәп

Узган елдагы кебек булмас өчен быел 31нче декабрь җитәрәк үк авылга таярга исәп. 1-2 көн алдан эшләп куйган көннәрем дә бар, так что 29ларында эт белән эзләсәләр дә таба алмаслар дип өметләнәм. Ә 2014 елны каршы алу тарихы искә төшкән саен әле дә муен тамыры тарта, чөнки бер атна турая...

Узган елдагы кебек булмас өчен быел 31нче декабрь җитәрәк үк авылга таярга исәп. 1-2 көн алдан эшләп куйган көннәрем дә бар, так что 29ларында эт белән эзләсәләр дә таба алмаслар дип өметләнәм. Ә 2014 елны каршы алу тарихы искә төшкән саен әле дә муен тамыры тарта, чөнки бер атна турая алмый йөрдем.

Ә бит ел бик күңелле тәмамланыр кебек иде. Бәйрәм җитәр алдыннан һәр туган-тумача: апалар-сеңелләр, кияүләр, дуслар үзенә кунакка чакыра башлады. Кызган баштан барысына да ризалык биреп ташладым: "Ярар, минәйтәм, кунакка барсак акча күбрәк янга калыр".

Хәләл җефетем белән дә шулай сөйләшеп куйдык. Яртышар кило мандарин алабыз да, чиратлап һәркайсында булып, тамак туйдырып хәл белешеп чыгабыз. Тик мандарин алырга дип кибеткә кергәч, әле тегесен, әле монысын күреп, тиз генә чыгып китеп булмады. Елның соңгы көне, Россия халкы Яңа елны каршы алганнан соң бер атна айнымыйча эчәчәген, шунлыктан кибеткә барырга хәле булмаслыгын аңлаган кибет хуҗалары бәяләрне шактый киметеп куйганнар. Алмас җиреңнән алырсың. Шулай кибет буйлап йөри торгач, шактый әйбер җыелды, машина багажнигына көчкә тутырдык. Өйгә кайткач, хәләл җефетем белән әйберләрне бушатсак, монда яшел борычы да, тозлы кыяры, колбасасы, җиләк-җимеше, кәнфит-печенҗәсе - барысы да бар. Ир дигән зат хәтта ике шампан шәрабе белән бер пачка кибет пилмәне дә кыстырырга өлгергән. Боларга карап-карап тордык та, Яңа елны үзебездә генә каршы алырга булдык.

Тиз генә өстәлне уртага чыгарып куеп, алган әйберләрне тезеп чыккан идек - хәйран матур өстәл килеп чыкты. Болар янына теге кибет пилмәнен пешереп куйдык, кичәдән калган пешкән йомырка белән суыткычта күптән яткан краб таякчыкларыннан салат та әмәлләп алдык. Шулай итеп, планнарны үзгәртеп, үзебез иркенләп кенә Яңа елны каршы алырга җыенганда ишектә кыңгырау шалтырады. Ирем "глазок"ка күз салды да "дуңгызлар" дип артка чигенде. Ник сүгенәсең, дип үзем карасам - ишек төбендә дуңгыз маскасы кигән ике кеше тора. Нишлик инде - ачарга туры килде. Болар култык асларына бер тәлинкә "шуба" салаты кыстырган апа белән җизни булып чыкты. Рәхмәт төшкереләре, үзләренең аяклары җиңел булды тагын. Утырышырга да өлгермәдек, безне бик ныклап кыстаган гаилә дуслары берсе әтәч, икенчесе тавык маскасы киеп, икесенә бер ананас тотып килеп җиттеләр. Алардан соң куяннар, төлкеләр, хәтта Шүрәле булып киенгән башка дуслар, туганнар килеп җитте. Буш килмәгәннәр тагын үзләре - һәрберсе нәрсә дә булса кыстыра килгән. Шуларны куеп өстәлне сузарга туры килде. Ярый әле үзем акыллы, суыткычны югач, әйберләрен тутырмый балконда калдырган идем, анда чыгып йөрүче булмады. Югыйсә 1-2 айлык запастан колак кагасы идек.

Президент котлавы булды, Кремель курантлары сукты, хәзинәдә бары белән сыйланырга керештек.

Берсеннән-берсе матур теләкләр теләштек, өстәлдәге нәрсәләр дә ашалып бетте, ирләр исерде, хатын-кыз мәлҗерәде. Репертуардагы җырлар җырланып беткәч, аяклар тотмый башлагач, килгән кунаклар кайтып тормыйча кайда туры килә шунда тәгәри башладылар.

Кунаклар артыннан табын җыештырып, савыт-саба юып бетереп, залга чыксам, энә төртерлек тә урын калмаган. Апа - өстәл астында, җизни - тәрәзә төбендә урын тапкан. Без икәү сыймый торган диванда бишәү яталар. Хәләл җефетемне дә эзләп таптым - аның урыны ваннада булып чыкты. Мин шулай кемнең кайда икәнен барлап йөргәндә үземә "бронировать» итеп алып куйган урыныма да (кухня өстәле асты) хуҗа табылган. Хуҗабикәнең урыны - газ плитәсе янында инде дип, бисмилламны әйттем дә, газ плитәсенә камыр җәя торган тактаны куеп, кухня гарнитуры өстәленә (ярый минем бәхеткә икесе кушылган) менеп яттым. Йокы ястык сорамый дигәннәре дөрес икән, берәү дә юрган-мендәр сорап тинтерәтмәде: нәрсә киеп килгәннәр, шуны ябынып йокладылар.

Быел авылда кеше күп булырдай булса, мунча ләүкәсен штурмларга исәп. Җылы да була, кеше дә күп йөрми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X