Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бушка - бак тулы бензин

«Әрсезлек ярты бәхет» диләр. Бу очракта абзый кеше әрсезләнмәгән, киресенчә кирәгеннән артык тыйнаклык күрсәткән. Шуңа күрә тулы бак бензин салган да.

Үзе белән бер яшьтә үк булмаса да, шактый иске Россия машинасында йөри Хәниф абый. «Мерседес»ларга ук үрелмәсә, урта кул чит ил маркасы яки үзебездә җитешерелгәннеме, яңа автомобиль алырлык кына рәте бар аның.

Тик «Әле монысы да йөреп тора бит» – дигән сүзләр белән һаман шул иске машинасын алмаштырмый. Ә безнең юлларда иске Россия автомобильләренә карашны сез үзегез беләсез. Аларны беркем санламый, җае чыккан саен кысарга, юл бирмәскә генә торалар. Шулай бервакыт, юл уңаеннан заправкага бензин салырга керә Хәниф абый.

Пистолетын бензин багына тыгып куя да, акча түләргә, кассага юнәлә. Аннан берике минут кына калышып, артына бик «текә» генә чит ил машинасы да килеп туктый. Һәм аннан машинасы кебек үк текә бер хатынкыз төшә. Андый «мин кем икән»нәрне сезнең үзегезнең дә күргәнегез бардыр әле? Кулда соңгы модель телефон, ир еннәр каб артылган, кашлар ясалган, керфекләр өстәлгән. 

«дөнья хуҗа»сы телефоннан кем беләндер сөйләшә, дөресрәге кемнеңдер тетмәсен тетә. Кычкыруына караганда, я йөргән егете, я шушы машинаны бүләк итүче «сөекле»се. Кызый бер яктан, Хәниф абый икенче яктан кассага киләләр. Билгеле инде, кызый гади генә киенгән, яше дә илледән узып барган «колхозник» абзыйга юл биреп тормый.

Телефоныннан аерылмый гына: «Первая колонка. Полный бак» – дип, акча картасын кассирга суза. Хәниф абый «Мин беренче килдем...» дип әйтә башлауга, кызый артык сүз әйтергә бирми, «Ты кто такой»лап, абыйны кычкырып, ачуланырга керешә. Югыйсә, ул «Минем машина беренче тора, мин инде пистолетны бензин багына тыгып куйдым» – дип әйтмәкче генә була абзый. Тик хатын-кызның, бигрәк тә мондый замана гүзәл затларының, бер ачылган авызын тиз генә яба алмаганын белгәнгә, тыныч кына машинасына юнәлә.

Бензинны багы тулганчы сала да, китеп бара. Ә теге кызый ир кузгалып киткәндә дә телефоннан чиратсыз кергән «нахал» абзыйны сүгеп кала. Соңыннан, кемнең беренче булганы һәм кайсы машинаның бензин багы тулганы ачыклангач, кызыйның акыруы иң югары ноктасына җиткәндер дип уйлыйм. Тик кычкыру белән бик ерак китеп булмый шул. Хәтта белгән очракта да кызый берни эшли алмагандыр. Чөнки заправка тулы видеокамера.

Кемнең машинасы беренче икәне күренеп тора. Абый бит беркемне дә таламады, җәберләмәде. Аннан кызыйның әйткән сүзләрен кассир да раслар. Бәлки ул яхшы күңеллелек күрсәтеп, үзенең әтисе яшендәге абыйга булышырга теләгәндер?..

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев