Туган як

Бурычлы үлмәс

Юмореска

Таҗ вирусы зәхмәте башланганнан бирле туган-кардәшләр белән күрешеп сөйләшкән юк. Авылдагылар – шәһәрдәгеләрдән, шәһәрнекеләр авылдагылардан өркеп яши. Баҗайның юбилеена һичшиксез кайтабыз, дип җыена башлагач, тукта әле, мәйтәм, башта шалтыратып, үзе белән сөйләшеп карыйм дим. Баҗайның коты алынды:
– О-о, берүк кайта гына күрмәгез. Ул зәхмәт сезнең ярты шәһәрегезне кырып салган диләр, безгә дә йоктырырсыз, Аллам сакласын! Авылыбызда да шул чир белән авыручылар күп. Әнә, күрше Шәмсияттәй дә туксан биш яшен тутырам дигәндә генә үлеп китте. Коронавирус диделәр! Юк, юк, кайту турында уйламагыз да! 

Баҗайны әйтәм, ул элек тә кунакка чакырырга бик атлыгып тормый торган иде инде анысы. Ә хәзер, үлсә дә чакырмый ул, каһәр суккан ‹‹ата› саран! Бик тә җитди сәбәбе бар – таҗ вирусы, имеш! 
Шулай шул, тик торганда кемнең үләсе килсен ди! Ватан өчен яу кырында башыңны салу түгел бу!
Урамга чыкканда да саклану чараларын үтәргә тырышабыз, битлек, пирчәткәләр киябез. Бер-беребезне кисәтәбез. Әле миңа да бер хатын көн саен шалтырата башлады:
– Але, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Хәзерге вакытта сез кайда? Кулларыгызны даими юасызмы? Бүлмәләрегезне җилләтәсезме? Дезинфекция турында да онытмагыз. Битлекләрне лифттә, кибеттә, транспортта кияргә кирәклеген исегездән чыгармагыз, кеше күп җыелган урыннарда булырга тырышмагыз!
Менә көн саен шундыйрак сорау, киңәшләрен яудыра ул. Тавышы да таныш кебек үзенең... Сыйныфташым Зәйтүнә дисәң, аның кайдалыгын гел белмим. Яшь чакта бер-ике озаткан Камәрия дә әллә кайда, чит илдә яшәп ята ди. План бүлегендә эшләүче мут күзле Җәмилә дисәң, аның тавышы югарырак ноталарда?...
Менә шул шалтыратучының кемлеген уйлап тәмам башым катты. Әллә кемнәрне уйлап бетердем. Инде хәләл җефетем дә бәйләнә башлады, сөяркәң борчыладыр, имеш. Синең өчен шулай борчылып торган кешенең тавышын танымыйча, исемен сорарга да кыенсынам. Әмма, эшнең зурга китүеннән шөлләп, чираттагы шалтыратуында, хатыныма ишеттермичә генә (аның кем булып чыгасын кем белгән), оялу катыш кызыксыну белән сорадым:
– Борчылуыгыз өчен рәхмәт! Тавышыгызны гына танып бетерәлмим. Кем соң сез? Исемегез ничек?
Элемтәнең икенче башында шул ук ягымлы тавыш:
– Сез күптән түгел зур суммага кредит алган идегез, хәтерлисезме? 

Минем бераз аптырап калганымны чамалап, тагын өстәп куйды:
– Банк бу, әйе, банк!
Аздан гына артыма утырмадым. Бурычлы үлми дип, юкка әйтмәгәннәрдер.

Инсаф Кашапов

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: