Туган як

Булмый инде, булмагач...

И-и, Хәбирә, булмады инде, булмады авылда яшәп ул бәхет дигәннәре. Монда гаеп миндә түгел, барысы да шул ирләрнең әшәкелеге аркасында. Хәзер, күпмедер яшәгәч, уйлап-уйлап куям, ул ирләрнең иң кабәхәтләре миңа эләккән икән. Кайбер хатын-кыз дүртәр тапкыр кияүгә чыга, һәм дүртесендә дә бәхетле була. Мин үзем өч мәртәбә чыгып, бер юньлесе...

И-и, Хәбирә, булмады инде, булмады авылда яшәп ул бәхет дигәннәре. Монда гаеп миндә түгел, барысы да шул ирләрнең әшәкелеге аркасында. Хәзер, күпмедер яшәгәч, уйлап-уйлап куям, ул ирләрнең иң кабәхәтләре миңа эләккән икән. Кайбер хатын-кыз дүртәр тапкыр кияүгә чыга, һәм дүртесендә дә бәхетле була. Мин үзем өч мәртәбә чыгып, бер юньлесе туры килмәде.
Син әле, Хәбирә, беренчесен дә хәтерлисеңдер, анысы агроном булды бит. Минем эш урыным көне-төне басу-кырда дип, ярты авыл хатыннары белән йөреп чыкты. Ничәмә тапкыр кыйнап кайтардылар, акыл кермәде. Ахыр чиктә, сайла, я йөрүеңнән туктыйсың, я дүрт ягың кыйбла, дидем. «Булмастыр, минем канда ул, безнең нәсел шундый» дип җавап биргәч, ике дә уйламый ишеккә төртеп күрсәттем.
Анысыннан котылгач әле ничәдер ай гап-гади тракторчы белән яшәп маташтым. Монысы йөрмәде дә, айнымады да. Дөрес чумара эшләп, акчаны умырып ала иде. Тик үзе айнымагач аның акчасыннан ни файда? Аласы әйберемне алып бетердем дә, әйдә бар, сыпырт, дидем.
Соңгысына килгәндә, анысы мәктәптә рәсем укыткан Вәли Гамбәрыч булды. Монысы тәртипле һәм пөхтә булуы белән әсир итте. Нинди кычкыру, сүгенү ди, ышанасыңмы, Хәбирә, ул хәтта йокларга ятканда да галстугын салмый иде. Шуңа башта бик күңелле яшәдек. Укымышлы кеше белән торулары бик рәхәт бит ул. Тик менә айдан артык узды, Вәли Гамбәрычның кочаклау түгел, кулымнан да тотып караганы булмады. «Ни булды, нишләп алай» дип сорадым аптырагач. «Мин күзем белән яратам, миңа шул җитә», ди бу, бер дә исе китмичә. Шулчакны нишләттең дип, берни эшләтмәдем, Хәбирә. «Сиңа җитсә, миңа җитми, синең тел тегермәнең генә әйбәт тарта икән» дидем дә, ишек ягына күрсәттем.
И-и, булмады инде кешечә яшәп шушы авыл ирләре белән. Кайчагында шәһәрдә берәр юньлерәге очрамасмы дип тә уйлап куям. Инженермы анда, теш куючымы, адвокат булса да ярый. Ирләр дигәндә мин алай талымсыз түгел, эчмәсә, читкә йөрмәсә, тапканын өйгә ташыса - артыгын сорамыйм. Син ничек уйлыйсың, Хәбирә, әгәр шәһәргә килсәм шундыйны очратып булырмы, юкмы? Әкият сөйләмә, ирләр кайда да бер төсле алар, дисеңме? Минемчә, дөрес әйтмисең син, Хәбирә. Шәһәр ирләре барыбер кайсыдыр җирләре белән аерылып торган кебек. Белмим, мин артык беркатлымы, әллә ирләрне белеп бетермимме... Аларны белеп бетереп булмыйдыр инде, очраган берсе төрлечә. Ә, шулай да, берәр юньлерәге очрамасмы дип, өметемне өзеп бетермим әле, Хәбирә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: