Туган як

Булмас димә

Кичке аш вакытында хәләл җефете: «Син булдыксызга, нәрсә пешерсәң дә әрәм, харап булдым яшьли сиңа чыгып», – дип, ирен игәүли башлады.

Сөеклесенең андый чакта туктый алмавын яхшы аңлаган ир, чәй эчкәнгә сабышып, җавап бирмәскә тырышты. Әмма аны иренең дәшми утыруы канәгатьләндерми иде булса кирәк: «Аптырыйм, синең кебек җебегән ир белән, кайсы җүләре яши алыр иде?» – дип, ул кабат һөҗүмгә күчте. Бу юлы ир тешен кысып: «Директор булганыма кызыгып чыктың, сиңа алтын таулар вәгъдә итмәдем, гафу ит», –  дип, аклангандай булды. Дәшмәсә яхшырак буласы иде, аның  бу сүзләреннән хатынының тел тегермәне тулы худка эшли башлады. 
– Әнә, башка директор хатыннары тунга төренеп, «иномарка»да кәпрәеп, диңгез буеннан кайтып кермиләр.
– Бар булганын: фатир, гараж, бакчаны болай да үз исемеңә күчерттең.  
– Әйе, бөтенләй коры калмас өчен күчерттем шул, онытып җибәргәнмен, иске машина да синең исемдә, башка хатыннардан ким яшисем килми, кредитка булса да, яңасын алырсың. 
Берничә көннән соң ир кредит алып, муеннан бурычка батып, бердән-беренең машинасын яңага алыштырды, иң кыйбат супермаркеттан затлы тун алып бирде, аннары бик озакка чит илгә ял итәргә җибәрде.Тик байбичә роленә кереп киткән хатын өчен бу гына аз тоелды, һәм ул үзенә аерым зур йорт таләп итә башлады. Ире элек алган кредитыннан ничек котылырга белмичә баш ватып йөргәндә, ул чәч ясатырга киткән җиреннән яңа хәбәр ишетеп, тыны кысылып кайтып керде.  
Кайсыдыр оешма директорын утыртканнар, мөлкәтен конфискацияләгәннәр, хатыны шыр ялангач калган!  «Урлап җыйган малың минем исемдә, димәк, үземне дә утыртып куюлары бар, – дип куйды, ачуыннан кашларын җыерган хәләл җефете, озак кына уйлап утыргач.  –  Минем монда катнашым юк. Суд каршында калтырап торасым килми, үзең өчен үзең җавап бир! Бүген үк бөтен байлыгыңны кире үз исемеңә яздырам. Аннан аерылышабыз, без чит кешеләр һәм шуның белән вәссәлам», – дип соңгы ноктасын куйды. 
Хәзер алар урамда яки башка берәр җирдә капма-каршы очрашканда сөйләшмәскә тырышалар.  Ире, элекке хәләл җефетен әллә кайдан күреп алуга ук, урамның каршы ягына йөгерә торган булды. Ә тегесе исә аны гомере буе белмәгәндәй, күрмәмешкә сабышты. Таныш-белешләре: «Ни булды сезгә, ник аерылыштыгыз?» – дип сораштырганда, һәркем үзенчә акланып маташты. Хатыны: «И-и, шул да булдымы ир, бар булганын үзем таптым. Аерылышканда бөтен әйберне аңа калдырып киттем, үзе гаепле, кадеремне белмәде», – дип, сүзне тизрәк икенчегә борып җибәрү ягын карады. 
«Кем гаепле? Сәбәбе нәрсәдә?» – дип төпченүчеләр алдында ире дә авызын йомып тормады: «Башкалар кебек гади урында эшләмәгәнгә, утыртырлар, дип курыкты. Белмим, моны каян алып әйткәндер, мунча директоры булып эшләгәндә, ләүкәгә менеп чабынучыларга, аерым бәягә кайнар пар сатып яткан дигән гайбәткә ышанса гына инде...», – дип көлде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: