Туган як

Булдырдык, нишләп булдырмаска!

Бик күптән «Грузия-фильм» киностудиясендә төшерелгән бер комедия караган идем. Анда кеше сыярлык зур чүлмәк күрсәтәләр (Түбән Камада андый савыт «Амбар» кафесы янында бар). Чүлмәк ватылгач, төп герой аның эченә кереп, китекләрне балчык сылап ябыштыра. Һәм... үзе дә чүлмәк эчендә кала, чөнки чүлмәк авызыннан берничек тә шуып чыга алмый. Чүлмәкне кире ватып кына коткаралар үзен. Андый хәл кинода гына була, тормышта булмый дип уйлый идем.

Берничә көн элек бу кызык хәлгә охшаш вакыйга үзем белән дә кабатлана язды. Юк, мин чүлмәк эченә кермәдем. Утны өзгәнче дип, ашыгып, бакчада тиз генә тимер койма тотарга булган идек. Күрше пенсионер Николай (ул элек эретеп ябыштыручы булып эшләгән) белән анысын бер көндә ясап аттык. Капкасын икенче көнне эшләргә булдык. Николайдан, булдыра алырсыңмы, дип сорадым.
– Нишләп булдырмаска, 30 еллык стаж бар минем, – дип җавап кайтарды ул.
Сварка белән озаклап тимер баганаларга җепсәләр ябыштырдык. Аннары ул рамны профнастил белән тышлап, тагы шул сварка белән капканы ачылмаслык итеп беркеттек. Үзебезчә, язга кадәр бер дошман да бакчага керә алмаслык итеп куйдык. Көн узып, караңгы төшә башлаганда эшне тәмамладык. Эш коралларын җыеп, кайтырга булдык. Эретеп ябыштыру аппаратын күтәреп, минем алдымнан барган күршем кинәт тозлап-борычлап сүгенеп җибәрде:
– Ә машинаны ничек чыгарабыз?!   
Мин дә, аңа абына язып, кинәт туктадым. Безнең машина үтеп баручыларга комачауламасын дип, иртән аны бакчаның эчке ягына, алмагачлар артына кертеп калдырган идек. Кире чыгарга башка юл юк... Бер-беребезне «ике карт җүләр» һ.б. сүзләр белән каһәрләп, капканы кире сүтә башладык. Коля, чынлап та, бик яхшы сварщик икән – ябыштырылган тимер жөйләргә зур чүкеч белән генә түгел, кувалда белән дә сугып карадык. Юк шул, аерып булмады. Аларны шлифмашинка белән озаклап кисәргә туры килде...
Ул көнне шәһәргә дөм караңгы төшкәч кенә кайттык. Кәеф, әлбәттә, бик үк яхшы түгел иде. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: