Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бәрәңге утыртасыңмы?

Юмореска

Сабирулла күрше, син быел бәрәңге утыртырга чамалыйсыңмы? Белмим, егерме сутый җиремне казып бирер кеше табылса, бәлкем утыртырмын дисеңме. Ай-һай табылмастыр, беркөнне сельсовет Зәкәрия: «Шәһәрдән балаларыгызны ярдәмгә чакырмагыз, вирус таратып йөрмәсеннәр монда, үзегез эшләгез», – дип, авыл буйлап йөреп чыкты. Шулай булгач, Сабирулла, балалар ярдәменә өметләнмә, үзеңнең кулыңа көрәк алырга туры килмәгәе. Аңлыйм билеңнең авыртканын, буыннарым йомшарганга үзем дә күптән көрәк тота алмыйм, тик егерме сутый җирне кысыр калдырып булмый ич! Басудагы зур тракторлар безнең бәрәңге җирендә борыла да алмыйлар. Хәзер бездә ике йортның берсендә бәләкәй трактор бар. «Зинһар җиремне сукалап бир», – дип, ярдәм сорап керәсең, «Тракторым ватык, соляркасы юк», – дигән сәбәп табып, капкадан кире борып чыгаралар. Кичә бер күршемнең шул бәләкәй тракторы белән җирен сукалаганын койма ярыгы аша үз күзләрем белән күреп тордым. Шулчакны: «Күрше, берочтан минекен дә сукалап бир әле», – дип сорап кергәч, «Син нәрсә, солярканың күпме торганын беләсеңме?» – дип, бәбәкләрен акайтты. Элек салмыш тракторист ярым җимерек Биларусы белән бөтен авылның бәрәңге җирен сукалап чыга иде. Ул заманнар онытылды шул инде. Бу вирустан халык әллә нишләде хәзер. Ел буена ул соляркага бәя тагын да арткандыр, шуңа ул күрше янына кабат барып та тормадым.
Йә, нишлибез, Сабирулла, бакчабызны ничек казып чыгабыз? Яшебез сиксәнгә җитеп килә, синең бөерләр авырта, минем аяклар сызлый, шәһәрдә яшәүче балаларга кайтырга ярамый, авылда карантин. Бер елны да болай булганы юк иде әле, шул ярмалысыз кала күрмик, Сабирулла. Хәтерлисеңме, кайсыдыр елны яңгыр яумагач, авылда бәрәңге бөтенләй уңмады. Күрше чуаш авылында полосалап иште, безне болытлар һәрчак уратып уздылар. Шунсыз торып булмый дип, берничә капчык күрше авылдан алып кайттык. Пешереп бер генә кабып карадык, шундук кире илтеп бирдек. Ят бәрәңге тамагымнан үтми. Кыш буе кәбестә белән кишер генә ашап чыктым, тик кеше бәрәңгесен яратмадым.
Ярар, һәр авыр хәлдән дә чыгар юлны табып була. Күрше чуаш авылында минем белән кайчандыр бергә армиядә хезмәт иткән Пашка яши. Аның Машка дигән биясе бар, якын тирәдә атларны бетерделәр. Шуңа сотовыйдан чылтыратсам, хәзер килеп җитә ул. Биясе яшь булмаса да, хуҗасына бер таба бәлеш ашатсаң, егерме сутыйны сукалап чыгарлык хәлдә әле ул!
Казыр кешең юк, карчыгың берәр таба өчпочмак пешерсә, Пашка синең җиреңне дә ермачлап чыгар иде дим.
Йә, ничек, ризамы шуңа, чылтыратыйммы, Сабирулла? Пашка аты белән килеп, җиребезне сукалап чыкса, карчыклар ярдәмендә бәрәңгене ничек тә төрткәләп чыгар идек әле дип уйлыйм.
Шәһәрдәге малай: «Әти, бәрәңге утыртып интекмә, күпме кирәк үзем алып кайтып бирәм», – дип акыл саткан була. Сабирулла, үзең уйлап кара, нәрсәгә миңа аларның кибет бәрәңгеләре. Кем утырткан аны, кайсы якта үскән ул? Минем малай бәрәңге тәмен бөтенләй аермый. «Шуңа күрә яшьли авылдан чыгып сыпырттың», – дип, ачуланып та алдым әле үзен. Безне авылда шул ярмалы тәмле бәрәңге тота, югыйсә бу яшькә тикле яши дә алмас идек. Тагын бер кат әйтәм, җирне тиресләп, үз кулың белән утыртып, казып алганы кадерлерәк була аның! Сильсәвит Зәкәрия әйтүенчә, теге каһәр суккан вирус көз көне бакча казып, карлар яумыйча бетмәячәк әле ди. «Шуңа тикле балаларыгызны көтмәгез, үз көчегезгә генә таяныгыз», – дип, куркытып та куйды. Куркытса куркытыр, кышка борылуга ул вирус дигәне бетсә дә, бетмәсә дә, шәһәрнекеләр авылга иткә-бәрәңгегә барыбер кайтачаклар дидем. Ни бит, Сабирулла күрше, тагын бер ел гына булса да, үз бакчамда үскән бәрәңгене ашыйсы килә! Килә, бик килә, безгә әле, ни әйтсәң дә сиксән дә тулмаган бит!

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев