Туган як

Бәрәңге базы

Сәрия әбинең шәһәрдә яшәүче уртанчы улы Камил, бәрәңге базы казырга дип, җомга көнне үк, эштән соң авылга кайтып җиткән иде инде. Базны бергәләп казырга сөйләшенгән өлкән абыйлары Шамил, шимбә көнне иртән сәгать тугызларда да кайтып җитә алмагач, йөрәге түзмичә, Камил эшне үзе генә башлады. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулларында ут...

Сәрия әбинең шәһәрдә яшәүче уртанчы улы Камил, бәрәңге базы казырга дип, җомга көнне үк, эштән соң авылга кайтып җиткән иде инде. Базны бергәләп казырга сөйләшенгән өлкән абыйлары Шамил, шимбә көнне иртән сәгать тугызларда да кайтып җитә алмагач, йөрәге түзмичә, Камил эшне үзе генә башлады.

Нинди генә эшкә тотынмасын, кулларында ут уйната торган егет ул Камил. Кич кояш баеп, караңгы төшкәнче, ике метрдан артык тирәнлектә баз чокыры казылып, аның ишегалдында чүмәләдәй өелгән җире ташылып, тирә-як чокырларга тутырылган иде. Мунчада юынып чыккач, Камил кичке ашны ашады да, телевизор каршына утырды.

Абыйсы Шамил кайтып кергәндә тышта инде тәмам караңгы төшкән иде. Чәй янында, ул үзенең нишләп соңга калып кайтканын озаклап аңлатып утырды. Өстәл яныннан кузгалып, тәмәке тартырга чыгышлый, нәрсәнедер исенә төшерергә азаплангандай, ишек катында бераз тын торгач, сорап куйды:

- Базны казырга тотынмагансыздыр әле?

Җор телле Камил аптырап калмады:

- Юк,кәнишне. Капканың уң ягында, койма почмагындарак, ярты көрәк чамасы җирен алып, урынын билгеләп куйдым-куюын. Берүземә генә авыр бит !

Почмак яктан, тәмле йокыга талган әниләренең тигез сулышы ишетелә иде. Камил түр бүлмәгә үтеп, телевизорны кабызды. Анда сугыш турында кино бара иде. Сугыш-сугыш инде ул: фильмның башыннан ахырына кадәр кычкырыштылар, акырыштылар, сызгырыштылар, атыштылар. Сәгатьтән артык барган бу фильм әнә шул, чын тормыштагыча, янәшәдәгедәй яңгыраган сызгырулы, кычкырулы тавышы белән дә Камилнең күңеленә хуш килде. Аны карап бетергәч, Камил дә ишегалдына чыгып керергә булды. Аның артыннан шыгырдап ябылган веранда ишегенә җавап биргәндәй, әле бүген генә казылган бәрәңге базы эченнән Шамилнең карлыгып беткән тонык тавышы гыжылдап чыкты:

- Кот-каа-ры- гы-з-з! ... Чы-гаа-ры-гыыз !

Камил сарайдан озын гына такта алып чыгып, чокырга төшерде дә, абыйсына чыгарга булышты. Шамилнең сөйләвеннән шул аңлашылды: ул өйдән караңгы ишегалдына чыккач, энесенең ни эш кырганын тикшерергә теләп, "ярты көрәк кенә алынган җиргә" бер аягы белән генә басып карамакчы булган. Һәм тирән чокырга мәтәлеп төшкән.

Камил өйдә телевизордан сугыш турындагы киноны караганда андагы акырыш-бакырышка "живой" тавыш булып, абыйсының ярдәм сорап кычкырган, сызгырган тавышы да өстәлгән булган икән...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: