Туган як

Бәрәңге алганда

Биш яшлек Эльвина, бәрәңге җыйганда, фотога төшереп йөри. Дәү әтисен арткы яктан төшереп ала.

Дәү әтисе: 
– Кызым, арттан түгел, алгы яктан төшер.
Эльвина бәрәңге җыючы дәү әтисен йөгереп әйләнеп чыга да, үпкәләгән атлы булып: 
– Дәү әти, синең алда да арт, артта да арт. Миңа тагын, алдан төшер, дигән буласың...
Кызчык, үпкәләгән булып борылып китә дә, тибенеп йөргән тавыкларны төшерә башлый. 
– Тавыклар! Игътибар! Елмаегыз!!! Фотога төшерәм!!! 
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: