Туган як

Бәрәңге

Күрше, бәрәңге җиребез рәттән генә, ызандашлар булгач, синеке ничек чыкты, шуны беләсе килә. Ярар, әйтәсең килмәсә, әйтмә, быел яхшы чыкканын койма аша болай да күреп тордым. Хәтерлисеңме, кайсыдыр елны миннән яшереп, «сортовой» дип, чувашлардан алып утырткан идең? Бәрәңге иң күбе миндә булачак, авылда барысының борынына чирттем, дип уйладың бугай. Чирттең,...

Күрше, бәрәңге җиребез рәттән генә, ызандашлар булгач, синеке ничек чыкты, шуны беләсе килә. Ярар, әйтәсең килмәсә, әйтмә, быел яхшы чыкканын койма аша болай да күреп тордым. Хәтерлисеңме, кайсыдыр елны миннән яшереп, «сортовой» дип, чувашлардан алып утырткан идең? Бәрәңге иң күбе миндә булачак, авылда барысының борынына чирттем, дип уйладың бугай. Чирттең, пычагым, соңыннан яртысы череп бетте. Артык нәфесләнгәнгә шулай ул, чама белергә кирәк. Быел ул яктан синең барысы да җайланган кебек. Шәһәрдән шкаф хәтле ике малаең кайтты да, күз ачып йомганчы егерме сутыеңны актарып атты. Ул малайлар бәрәңге ашап үстеләр шул, шуңа аның тәмен оныта алмыйлар. Аптырыйм, син чакырып, бармак селкергә өлгермисең, алар шундук авылга кайтып җитәләр.
Күрше, хәзер безнең балаларның нишләптер бәрәңгегә әллә ни исләре китми. Баштарак кызыбыз бай кешегә кияүгә чыкты дип шатланган идек, тик барысы да без уйлаганча булмый. Кеше ала башлагач, кызыма: «Кайтыгыз, машинагызга сыйган кадәр төяп китәрсез», - дип шалтыраткан идем, адәм көлкесенә кала яздым. «И-и, әти, юк белән баш катырма әле, беренчедән, иремә, авылга бәрәңге казырга кайтыйк, дип әйтергә оялам, аннан супермаркетларда чит ил бәрәңгесе тулып ята», - дип, кызым авызымны каплап куйды. Менә күрәсеңме, күрше, хәзер авылда бә-рәңге утыртып торасы юк, безне чит ил туйды-ра икән. Белмим, алга таба аның мал-туары белән ничек булыр, ул турыда уйлыйсы да килми. Хәзер авылда нибары өч сыер калды. Беркөнне урамда Хәмдия карчык зарланып торды: «Элек сыер тотып җүләр булганмын, хәзер әнә авыл кибетенә йогуртмы, сөт өстеме, башкаларымы, исемнәрен әйтә алмыйм, матур капларда барысын да китереп торалар», - ди. Авыл халкы гомергә малга бәрәңге ашатып торды. Мал беткәч, бәрәңгенең кирәге калмый булып чыга түгелме?! Ялгышмасам, кайчандыр өлкән малаең шуны сатып матай алган иде, ә кечесе туй уздырды кебек.
Күрше, быел үземнең улыма бәрәңге утырту турында кыш көне үк әйтеп куйдым. Ә ул: «Әти, кайтыйммы?», дип, сабантуйлар узгач кына шалтыратты. «Улым, аны майда ук утырттык, тиздән төбен өяр вакыт җитә, аннан казып алырга да күп калмый», дигәч, - «Әти, боларны күптән оныттым, мин хәзер шәһәр кешесе», - дигән булды.Болар шәһәрнекенә әйлән-гәнче, лапас артындагы егерме сутыйдагы бәрәңгене ашап-үсеп, кеше булганнарын гүпчим онытканнар, күрәсең. Алар институтта укыганда ул бәрәңгене ничәмә капчык ташыганны үзем генә беләм. Быел кайтыгыз, булышыгыз дип, әллә ни ялынып тормадым әле, бәрәңге җирен фермерга бирдем. Ул безнең авыл малае, бик үткен, тырыш, җирне үзе сукалатты, үзе утыртты, үзе казып алды, бәрәңгесе уртак булды.
Кызымның ире - шәһәр егете, аның гомердә авылга кайтып бәрәңге аласы юк. Ул кияү дигәнең гомер буе шәһәрдә яшәгәч, көрәкне сәнәктән аермавы гаҗәп түгел. Нишлисең, кияү күбрәк машина алыштырырга ярата, ярар, монда һәркемгә үзенеке. Малай кайтыр иде, хатыны сосиска белән кибет токмачыннан башканы белми. Аларга без тыкшынмыйбыз, берүк тыныч кына яши күрсеннәр. Күрше, ялгышмасам, синең дә кайсыдыр киленең бә-рәңгене бик үк өнәп бетерми кебек. Шулайдыр, бәрәңге көч түгеп, интегеп, күккә карап, яңгыр сорап үстергәндә генә тәмле була ул. Башкасына килгәндә, әнә адым саен кибет, рәхим итеп кер дә, җаның ни тели, шуны, сатып ал. Дөрес, әгәр кесәңдә җил уламаса...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: