Туган як

Бозым

Сүрия, бу ник шалтыратмый дип аптырама, тормышымның асты-өскә килгән чагы, үз хәлемне үзем генә беләм. Юк, алай куркырлык берни дә булмады кебек, икебез дә исән-сау, тик, ни бит, әйтергә телем әйләнми, иремне бозып ташладылар.

Каян белдең дип, сизелә бит ул, Сүрия. Ирем илледән узгач, аралар суынып, минем якка бөтенләй карамый башлады. Бер танышыма бу турыда сөйләгәч: «Үземнеке белән шундый ук хәл булды, иреңне бозганнар», – дип әйтмәсенме! Ничек бозмасыннар ди, безнең тирәдә көнләшүдән шартларга җитеп, күпме хатын-кыз йөри. Ирем карап торышка чибәр, акчаны шәп эшли, тап-таза, буе гөрнәдирнеке кебек, метр алтмыштан узып киткән... Аның тирәсендә күзләрен уйнатып йөргән хатыннарны үзем дә сизеп йөрдем. Бахырыма күз тидереп, бозганнары көн кебек ачык. Бозым бик тирәнгә киткән, аны эшләгән кеше якында гына чуала: «Иреңне  берәр кая җибәреп тор», – дип, киңәш итте теге таныш хатын. Син нәрсә, нинди авылга ул, Сүрия, хатын-кыз булмаган җир юк!? Әшәкелек  дигәндә, алар кайда да эзләп таба, шуңа иремне ераккарак, чит илгә җибәрергә булдым. Анда ял иткәндә бозымы чыкмасмы дип өметләнгән идем, юк шул, селкенмәгән дә... Аннан кайтуга минем якка борылып та карамады, аралар ерагайганнан ерагайды. Хатын-кыз арасында эшләгәнгә, шунда берәрсенең күзе төшмәсен дип, эшеннән чыгарттым. Ай буе диванда телевизор карап, ауналып ятты, хәл үзгәрмәде.
Икенче танышымның киңәшен тотып: «Нирваларыңны бераз дәвалап кайт», – дигән сылтау белән, иремне ерактагы ял йортына җибәрдем. Анда ике атна буе нинди дәва алгандыр, анысын белмим, тик файдасы барыбер тимәде. Элеккечә, диванда көне-төне телевизор акыртып ятуын белде. Бозым әкренләп үзеннән-үзе чыкмасмы дип өметләнгән идем, чыга ди, хәзер. Икебезнең арада таш стена үсеп чыкты, хәзер бөтенләй сөйләшми башладык. Инде нишләргә дип ут йотып йөргәндә, тагын бер танышым акыллы киңәшен биреп, мине бераз тынычландырып җибәрде. Сөйләвенчә, аның ире дә иллене узгач, бозымга эләгеп, хәләл җефетен оныта башлаган. «Кая гына алып бармадым, кемгә генә күрсәтмәдем, барыбер терелтә алмадылар», – ди бу хатын. Аптырагач, ирен минем шикелле чит илгә җибәрергә булган. «Бер барып кайтты, тагын берничә мәртәбә, сагыну, ярату турында ләммим, ник бер сүз әйтсен. «Авыр бозымны чыгару өчен кайчагында айлар, еллар кирәк була, мин дә көттем, –  диде танышым. – Чит илдә ирем җәмгысы ничә мәртәбә булгандыр, анысын хәтерләмим, тик бер кайтуыннан соң, ишектән килеп керүгә «күгәрченем, анда хатын-кыз күп булды, барысы белән чагыштырып карадым, синнән дә шәбрәге юк» дип, мине кочаклап алды», – диде ул хатын. Сүрия, минеке чит илдә әле бер генә тапкыр булды, күпме кирәк, шул тикле җибәрәм, файдасы гына тисен. Акчам җитәрлек, кайда эшләгәнемне беләсең, и-и, Сүрия, мал кайгысымы монда. Ул бозым дигәне җиңел генә  бирешми, һәрхәлдә, бар ягын уйлап эшләргә кирәк.  
Безнең күршедә яшәүче сиксәнне тутырган Ләйфрүзә карчык әйтүенчә, бозым чыгаруның төрле юллары бар. Уйлый торгач, шулар арасында уклау белән дәвалау иң үтемлесе булып чыкты. Кайчандыр, яшьрәк чакта аның ире, артына борылып, урамда очраган чибәр кызларга күзләрен шарландырырга гадәтләнгән булган. Ләйфрүзә аны бу зәхмәттән уклау ярдәмендә беренче мәртәбәдән үк терелтә алган. Бу хәлдән соң төрле бозым ише афәт аларның ишекләрен һәрчак читтән урап уза торган булган. Сүрия, иремне терелтер өчен ниләр генә кыланмадым, бозымнан барыбер котыла алмады. Шуңа хәзер Ләйфрүзә карчыкның ысулы турында бик еш уйлана башладым.
Чит илдә ял итүләр юньлегә китермәде, шуңа иремнең бозымын уклау белән дәвалау зыян итмәстер дип уйлыйм. Көн артыннан көн уза, аның миңа булган мәхәббәте шиңеп бетте, эшне озакка сузарга ярамый, чире бик тирәнгә киткәнгә ошаган... Кулыма уклау алудан аз гына да читенсенмим, бозымы азгынлыкка әйләнеп бара. Сүрия, монда ирне коткарырга кирәк! 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: