Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Борылышта көткән бәла

Шәһәр юлы белән кайтып, авылга таба борылуга Әбүхан машинасы каршына юл инспекторы  чыгып басты: –  Яңа юл билгесен күрмисеңме? Хәзер моннан йөрергә ярамый, авылга әнә тегеннән әйләнеп керәсе, – дип, ул кулындагы таягы белән каядыр төртеп күрсәтте. Әбухан өч чакрым уратып, авылга икенче юлдан керергә мәҗбүр булды.

Кабат шәһәрдән кайтканда ул гаишник күрсәткән юлны уратып тормыйча авылга гадәттәгечә күнегелгән борылыштан кермәкче булды. Әмма бу юлы да аның каршына таныш юл инспекторы килеп басты. Әбүхан аны җирән чәченнән танып алды. Хокук сакчысы  эшне озакка сузмады һәм иргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен берни  аңлатмыйча штраф чәпәде.

– Мин бу борылыштан инде күптән йөрим. Хәзер штраф  түләгәч, аннан керегә ярыйдыр бит, – дип, Әбүхан җирән чәчле сержантка күзләрен төбәде. Әмма гаишник үзенекендә нык торды:

– Юк , – диде ул һәм  машина хуҗасын  яңа борылышка  борып җибәрде.

Авылга ул шулай ярты еллап кайтып йөрде. Кайткан саен теге таныш юл инспекторы авыл борылышында аны кунак көткәндәй каршы алды һәм юл хәрәкәтен бозганы өчен һәрвакыт штраф салырга да онытмады. Әбүхан түләнгән штраф кәгазьләренең күп җыелуына карамастан, авылга шул ук борылыштан керүен дәвам итте.

Соңгы тапкыр кайтканда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, борылышка керүгә,  аның машинасы каршына моңарчы таныш булмаган  икенче “гаишник” килеп басты. Чыраена җитди кыяфәт чыгарып, ул аның документларын карап чыкты. Өр-яңа машинаның тәгәрмәчләренә нигәдер ботинкасы белән типкәләп алганнан соң ул:

– Моннан йөрергә ярамый, штрафсыз булмый, – дигән кырыс карарын белдере. Әбүхан бу хәлгә чыдый алмыйча аннан:

– Шәһәрдән кайткан чакта авылыңа борылгач,  сине ГАИ туктатамы? – дип сорады. Юл инспекторы күзен дә йоммыйча:

– Туктатып карасыннар, кем туктатсын мине, – дигән булып, башындагы каскасына таягы белән суккалап алды. Шулчакны Әбүхан аңа җирән чәчле инспекторның монда борылып кергәне өчен ярты елдан артык штраф салып азаплавы турында сөйләп бирде. Бу юлы яшьрәк хокук сакчысы ирне  кызганды һәм кагыйдәләрне  бозуга карамастан, борылыштан авылга кереп китәргә үз рөхсәтен бирде. Әмма соңыннан билгеле булганча, Әбүханга ул барыбер штраф чәпәгән булып  чыкты. Берничә көн узуга   җыелган штраф кәгазьләрен даими рәвештә түләмәгәне өчен аны судка чакырдылар. Судья ханым кич җитеп килгәнгә өенә ашыга иде ахрысы һәм каршында торган иргә:

– Ник штрафларыгызны түләмисез? – дигән бердәнбер соравын бирде. Әбүхан моңа:

–  Сез үзегез шәһәрдән  кайтканда  авыл борылышында штраф түлисезме? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды. Судья ханым артык төпченеп тормыйча:

– Анысы сезгә кагылмый, – дип кенә әйтте һәм озак вакытлар буе закон бозып йөргәне өчен аңа зур суммада штраф түләргә дигән карарын җиткерде.

Судтан соң Әбухан авылга озак кына кайтмый торды. Хатынының әнисе:

– Кияү, ник кайтмыйсың, бәрәңге төбен өяр вакыт җитте бит, – дип чылтыраткач, авылга кайтканда күп штраф түләве турында сөйләп бирде.

– Әйе шул, минем янга шундый расходлар түгеп кайтканыңны белгән булсам, аяк та атлатмас идем. Болай булгач, сезнең янга шәһәргә үземә күчеп китми булмас. Дөресме?! – дип,  карчык киявен кызганып куйды.

Хәзер Әбухан элеккечә штрафлар түләп авылга кайтып йөрүеннән туктады, чөнки хәләленең  әнисе алар янында  шәһәрдә яши башлады. Бер уйласаң, нәрсәсе бар инде,  штрафны ул суд карары буенча бер генә тапкыр түләде ич. Озак та үтмәде карчык авылын сагына да башлады:

–  Кияү, зинһар, кире алып кайтып куй авылыма. Курыкма, юлда туктатып штраф чәпәсәләр, акчасын үзем түләрмен, – дип әйтергә дә онытмады.

Нинди штраф ди ул? Анысын Әбухан үзе дә түли ала, әбисе өенә кайтып кына китә күрсен.

–  Сине һәрчак туктаткан юл инспекторы безнең күрше егете ул. Кызымны аңа кияүгә бирмәгәнгә шулай үзенчә үч ала, күрәсең. Йә, нишлисең? Алга таба да авылга шулай ук кайтып йөрерсеңме? – дип карчык яраткан киявенең фикерен беләсе килде.

Моны ишетүгә Әбүхан хәйләкәр генә елмаеп, мыегын сыпырып алды. Әйе шул, борылышлар юлда гына түгел, тормышта да булгалыйлар, тик аларны дөрес уза белергә генә кирәк...

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X