Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бәлеш исле... парфюм

Борын бик сизгер минем. Шуның аркасында еш кына кызыклы хәлләргә эләгергә туры килә.

Шулай бер вакыт

Күптән түгел, бер танышым ашка җыйганда, абыстай әбине машина белән алып килүне үтенгән иде. Гает ашы узгач, аны өенә кайтарырга килдем. Әби сөйләшергә яратучы булды. Машинага утыргач, хуҗабикәне мактарга тотынды. Табын да бик матур булган икән...
– Әйе шул, уңган һәм юмарт хуҗалар икән. Сезгә әнә күчтәнәчкә бәлеш тә җибәргәннәр, бугай. Исе бик тәмле килә, – дип, аның сүзләренә кушылдым мин.
– Юк, улым, миңа күчтәнәч бирмәкчеләр иде, үзем баш тарттым.
– Ә нинди тәмле ис килә соң?..
Әби кеткелдәп көлеп җибәрде:
– Мин ислемай кулланмый идем. Әмма бу коронавирус башлангач, кызларым миңа махсус саклангыч парфюм бүләк иттеләр. Вируслардан саклыймы – анысын төгәл белмим. Ә исе үземә дә ошады...
Бу сөйләшүдән соң өйгә кайткач, интернетка чумдым. Я хода, чынлап та хәзерге «парфюм патшалары» ниләр генә уйлап тапмаганнар! Чәчәк тә һәм җиләк  тә тү-
гел, ә икра һәм шашлык исе килә торган хушбуйлар да бар икән. «С кулинарным запахом» дигән төрләре  генә дә йөздән артык. 
  Инде менә уйлап утырам әле. Нинди парфюм сайларга? Миңа калса, өр-яңа машина салоны яки яхшы күн портмоне исе ныграк ошый.  Бигрәк тә ул акча букчасы шыгрым тулы булса... 
Фото yandex.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев