Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бәхеткә юллар урау

Алсу әкрен генә бала тудыру йортына барырга әзерләнә. Декрет ялында өйдә утырасы килмәгәнгә генә балалар әйберләре сатучы кибетләрне урый. Бүгенге көн яшьләр күзлегеннән караганда инде ул «карт кыз» саналса да, әле беренче сабыен көтә. Бәхеткә юллар урау, чөнки. Үзенә насыйбын шулай соңлабрак тапты шул, нишләтәсең...

Бер ел элек Яңа елда танышканнар иде алар. Кәефе булмаган Алсу берәүнең дә чакыруын кабул итми, өендә өстәл әзерләде ул чакта. Бер кешегә ни әзерлисең инде. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, дигәндәй, вакытын тизрәк уздыру өчен генә интернетка кереп чумды. Сүз юктан сүз булсын, дигән кебек кенә аралаша башлады. Менә бит, ноутбугын кабызуга биш-ун минут вакыт үтмәде, үзе кебек ялгыз җанны тапты. Шәһәрдән бераз читтә, ниндидер бер база диме шунда, каравылда торучы ир заты белән танышты. Тегесе, сүзне озакка сузмый гына, бергәләп Яңа елны каршыларга тәкъдим итте. Ә нигә әле ризалашмаска ди?.. Озак уйлый башласа, күңеленең кире кайтасын төгәл белгәнгә, тиз генә әзерләгән салатын, каклаган казын сумкасына салды. Инде ничә ел файдаланмыйча яткан термоска пилмәнен тутырды да, машинасына утырып, яңа танышы янына чыгып та китте. Үзе белән тапшырулар карарга ноутбугын, запас аккумляторын да алырга онытмады.
Шактый чибәр, тәртипле генә ир икән Инсаф. Яше дә Алсудан бераз гына зуррак. Шушы кечкенә генә фирманың базасына төнге каравылчы булып эшкә кергән. Монысы – өстәмә эше. База хуҗасы соңгы елларда бик популяр булган «Яңа елга – бурычларсыз» дигән чакыруга кушылмаган. Ә электр өчен шактый бурычы җыелгач, электр челтәре хезмәткәрләре озак уйлап тормый, утны кисеп киткәннәр. Хуҗага нәрсә – ул һәр Яңа елны Тайландта каршылый. Ә кул астындагы хезмәткәрләре караңгы, салкын гаражда аның байлыгын саклыйлар дигән уй, башына да кереп карамагандыр.
Сөйләшә торгач, Инсафның өйләнгән булуы да ачыкланды. Хатынны үзеннән шактый яшьне, чибәрне сайлаган булып чыкты. Тик яшь хатын аның белән караңгы, салкын базада утырырга теләмәгән. Дус кызлары белән ресторанга баруны кулай күргән.
Алсу Яңа елны каршы алырга санаулы гына минутлар калгач, гади генә итеп табын корды. Аның кеше кылана дип, үз гомерендә өстәлгә спиртлы эчемлек куйганы булмады. Быел да шампан шәрабы урынына татар халкының яраткан эчемлеге – мәтрүшкәле, сөтле чәй булды.
Инсаф белән Алсу иске елны матур гына озатып, Яңа елны шактый күңелле каршы алдылар. Әйтерсең, алар әле моннан берничә сәгать элек кенә таныш түгел, ә инде әллә ничә ел очрашып йөриләр.
Ирнең әзерләп куйган фейервергы да булган икән: аны да аттырдылар, ноутбуктан Президент котлавын да тыңладылар. Икесенең дә машинасы булгач, берсенең аккумуляторын тоташтырып каравылчы будкасын гөлт иттерделәр. Иртәдән очрашуларны дәвам итәргә сүз куешып, аерылыштылар. Шушы бер төн эчендә шактый якынайдылар алар. Очрашулар алга таба да дәвам итте. Хатынлы ир дип тормады Алсу, Инсафны үзенеке итте. Чөнки, күреп тора бит, хатын ирен санламый. Ашарына үзе пешерә, керләрен үзе юа, чалбар балакларын сызганып идәнен дә юа ир. Хет ичмасам, шундый акыллы, булган иргә бер бәби алып кайтып сөендерсен иде. Анысы да юк.
Ир дә, озын тырнаклы, чибәр, яшь хатынын ашарга тәмле пешерүче, ир кадерен белүче Алсуга алмаштырды. Акча таба белә торган, яхшы ирдән колак кагасы килмәгән хатын чәпчеп караган иде дә, Алсу аны бик тиз урынына утыртты. Мәчеткә барып никах укыттылар да, менә дигән итеп яшәп киттеләр Инсаф белән Алсу. Бу очракта «Кеше күз яшьләрендә бәхетле гаилә төзеп булмый» дисәләр дә ирен санга сукмаган, аннан бала да табарга теләмәгән таш курчакны ташлап дөрес эшләде Инсаф. Ә матур фигуралы, чибәр хатын әле һаман акылга утырмаган, үзенең тулаем тәэмин итәрдәй ике аяклы «банкомат» эзләвен дәвам итә икән.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X