Туган як

Бизнес хәлләре

Эшмәкәрләр күбәеп китте хәзерге заманда. Халыкның яртысы - сатучы, икенче яртысы - сатып алучы. Тир түгеп акча табучыларга караганда, артык көч түкмичә, җиңел генә баерга тырышучылары күбрәк. Кайдандыр очсызга товар алып, монда күпкә арттырып саталар. Үз хакы түгеллеген белә торып, акчаңны кызганмыйча аласың инде, чөнки базардан башка тагын кайдан табасың...

Эшмәкәрләр күбәеп китте хәзерге заманда. Халыкның яртысы - сатучы, икенче яртысы - сатып алучы. Тир түгеп акча табучыларга караганда, артык көч түкмичә, җиңел генә баерга тырышучылары күбрәк. Кайдандыр очсызга товар алып, монда күпкә арттырып саталар. Үз хакы түгеллеген белә торып, акчаңны кызганмыйча аласың инде, чөнки базардан башка тагын кайдан табасың андый «арзан» товарны?!
Минем дә җиңел генә акча эшләсем килеп китте. Сабантуйлар да килеп җитте, мәйтәм, базардан очсызга гына ит алам да, үземнең туган авылыма кайтып Сабантуйда авылдашларымны шашлык белән сыйлыйм әле! Сыйлыйм дигәч тә, бушлай түгел инде, акчага. «Бушлай - сыер гына мышлай!» - дип әйтәләр безнең якта.
Итне алдан мариновать итеп, кирәк-ярагын алып, тәки кайттым бит Сабантуйга. Мәйданнан бераз читтәрәк, агач күләгәсендә мангалга ут тергезеп, шампурларга ит элгереп, шашлык кыздыра башладым. Кыздырылган ит исенә иң беренче булып классташым Хафиз килеп җитте. Кочаклашып күрештек, хәл-әхвәлләрне сораштык. Сөйләшкәндә моның күз карашы гел кыздырган ит ягында, миңа карамыйча гына сөйләшә, үзе авыз эченә җыелган селәгәен еш кына йоткалап куя. Әллә каян күренеп тора, тәмен татып карыйсы килә моның! Сыйладым инде Хафизны, биш ел күрешмәгән дуска җәл түгел, бушка, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, акча сорарга оялдым.
Хафизның кулы җиңел булдымы, авызымы? Аннан соң мангал тирәсенә ит исен сизгән чебен кебек, халык җыела башлады. Алар арасында классташлар да, дуслар да, туган-тумачалар да - ире-хатыны, бала-чагалары белән, hәммәсе дә бар иде. Боларның барысын да бушлай сыйларга туры килде. Кая инде ул акча эшләү! Сабантуйда булган ир-егет тәкә ала, ә мин аны анда калдырдым гына, аның каравы күпме рәхмәт ишеттем!
Икенче ел Сабантуена мин инде тиешле тәҗрибә туплап, сабак алган кеше буларак әзерләндем. Күршем Хатипны бизнес-партнер булырга күндердем: беренчедән, аны безнең авылда беркем дә белми-танымый, икенчедән, ул чуен кебек кап-кара, ә борыны хәтәр генә зур, кәкрәеп дуга кебек бөгелгән. Шул зур, кәкре борыны астында кара мыек сызылып киткән. Суйган да каплаган - гел Кавказ «бөркете» инде! «Хатип, мәйтәм, - калганчы ятып, кал бераз атып! Гаиләңә дә ярдәм булыр, безнең як Сабантуен да күреп кайтырсың, әйдә әле, бәйрәмдә акча туздырып йөргәнче, әзрәк акчаны үзебез туплап карыйк!»
Тәки ризалаттым мин моны. Кайттык. Хатип ак халат киеп, тәмле исле төтенне куа-куа шашлык кыздыра, шул арада, алдан сөйләшенгәнчә, Кавказ акценты белән: «Ком-му шашлы-ык? Очень вкусный, гарячий, сочный, баранина!» - дип халыкны үзенә җәлеп итә, ә мин монда үземнең катнашым булмаганны күрсәтеп, иң беренчеләрдән булып, «әрмән» Хатипка акча түләдем дә, кеше ишетсен дип тавышымны шактый көчәйтеп, мактый-мактый шашлык ашарга керештем. Кеше ала, малай, сыдырып ала! Сату әйбәт кенә барганда, бермәлне, кирәк бит, шайтан алгыры, «әрмән» Хатип каршына үзенең җәнҗалчы, сугыш чукмары булуы белән даны чыккан «әтәч» Фәхри килеп басты. Шактый «салган» бу аракыны, әллә кайдан күренеп тора: «Ә-ә! Шашлык сатасыңмы, әрмән?! Татарлар беткәнме әллә монда?!» - ди бу минем якка төртеп күрсәтеп. Минем былтыргы сыйны исенә төшергәндер инде. Якын- тирәдәге кешеләр дә ишетсен дигәндәй, ул тавышын тагын да күтәрә төшеп:
«Сарык ите дигән булып, дуңгызныкын кыздырасыңмы? Без мөселман халкын тәмугка кертмәкче буласыңмы?!» - дип, «әтәч» Фәхри «әрмән» Хатипның якасыннан эләктереп алды да, шалт итеп тегенең «ипи шүрлегенә» дә менеп төште. Мондый «кунакчыллык»ны көтмәгән Хатип курку катыш аптыраулы карашын минем якка ташлады. Мин, әлбәттә, бу хәлне тыныч кына күзәтеп тора алмадым, боларны аерырга ташландым. Мине әрмәнгә каршы дип аңлап, сугышка тагын өч-дүрт ир-ат ташланды...Кыскасы, мангал шашлык белән җиргә ауды, шашлык буласы ит тә савыты белән әйләнеп китеп түгелде...
Татарча сөйләшә башлаган әрмәнгә бүтәннәр бераз аптырабрак калсалар да, «әтәч» Фәхри: «Кара син бу мәхлукны, бездән көлеп татарча сүгенгән була бит әле, ишшу җитмәсә!» - дип, тагын бер тыпырчынып сугарга маташып карады. Халык Хатипның кем икәнлеген аңлаганда, эш узган иде инде: бизнес бозылган, кәеф кырылган, борыннар сыдырылган, якалар умырылган...
Кемдер сату-алу эшен җиңел генә башлап җибәрә дә, җайлы гына дәвам итә. Минеке барып чыкмады... Әллә, мәйтәм, фермерлык эшенә тотынып карыйсы инде?!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: