Туган як

Битлек кию мәслихәт

Әй, зарлана халык битлек киеп йөрүдән, әй зарлана! Имештер, суларга авыр, акча күп кирәк. Кем кушкандыр аларга ике сәгать саен битлекләрен алмаштырып торырга. Мин бер ай кидем масканы. Әле тагын да кияр идем дә, бавы өзелде. Белмим, бу кешеләр нигә битлек киеп йөрүдәнкурка икән? Мин үзем гел уңайлы якларын гына күрәм ул битлекләрнең.

Әйтик, битлек кигән гүзәл затларга иртүк иртәдән торып, бизәнеп, ясанып торырыга кирәге юк. Битне юсаң юасың, юмасаң – кирәге шулкадәр генә. Иннек-кершән сөртеп вакыт уздырганчы, башка эшеңне эшлисең. Әле иң арзанлы иннекнең мең сум чамасы, ә битне матурлар өчен, тониктыр, бронзаттыр ише җиде сигез төрле косметик чараларның барысын да исәпләсәң 5-6 мең сум чамасы чыга. Ә маска 55 сум. Күрәсезме, күпме файда!

Ирләр өчен дә битлек бик кирәк. Әйтик, кырынып торасы юк. Беренчедән, вакыт янга кала, икенчедән, кырыныр алдыннан сөртә торган, кырыныр өчен сөртә торган, кырынганнан соң сөртә торган кремнарның бәясе дә шактый. Хәзер бит ирләр дә безнең әтиләр кебек, пумаланы сабынлап, унысы өч сум торган бритва белән кырынмый. Аларның кырынгычлары да кыйммәт! Матур ир заты булу өчен дә шактый акча чыгарырга кирәк хәзер. Тагын шунысы да бар, кичтән салып, иртән айнып җитмәсәң, йөзеңә битлек чәписең дә куясың, исе дә чыкмый, пычагым да белми.

Тулке руль артына утырмагыз инде яме, үзегезнең генә түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына куймагыз. Әле ис дигәннән, шәһәребезнең җәмәгать транспортында мичкәгә шыплап тутырылган балыклар кебек йөргәнебезне истә тотсак, әлеге дә баягы битлек, безне чиләге белән хушбуй сибәргә яраткан ханымнардан коткара. Аларныкы әле ичмасам, заманча, тәмле ис. Ә менә әбиләр керсә, эш харап!

Алар үзләре белән бер яшьлек «Кызыл Мәскәү»ләрен ваннада салып коена кебек. Минем кебек аллергиядән тилмергәннәргә бер түгел, ике битлек кисәң дә таманга туры килә. Хәер, соңгы араларда мин җаен таптым инде. Яныма шундый хушбуйда коенган гүзәл зат килеп басса, битлегемне ачып, бер-ике мәртәбә төчкерсәм, бер метрга чигенә. Боларны яза торгач, битлекнең төп бурычы – чирдән саклау хакында онытып җибәргәнмен. Дөрес, авыручылар арасында битлек кигәннәрнең һәм кимәгәннәрнең нисбәте хакында мәгълүмат юк.

Тик шулай да саклык чаралары күрү беребезгә дә артык булмас. Битлек кимичә, үзсүзләнеп йөреп авыру эләктергән очракта, савыгыр өчен фәлән дистә мең сумнар чыгарга мөмкин. Чөнки аптекада гади генә градусник һәм парацетомол бәясе хәзер 15-20 мәртәбә артты.

Энҗе Галиева

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: