Туган як

Биш таҗлы чәчәк

Туганнарсыз торып булса да, күршесез торып булмый бит.

Күршең белән бергә булсаң – кайгың да тиз онытыла. Шуңа да, алар арасындагы капкага йозак эленмәде. Ә кичләрен алма бакчаларыннан гармун моңы агылды.
Яулык җыйган көнне Төхвәт яшьләрне гармунда уйнап биетте дә җырлатты. Ул килешле киеме дисеңме, ул буйсыны. Әйтерсең лә, кунак егете. Белгәннәре күреп сокланса, белмәгәннәре тел шартлатты. Миңсылулар капка төбенә барысы да җыелгач, Төхвәт җыр сузды:
Син теләсәң, 
         таң чыклары булып,
Алларыңа 
              тамар идем мин.
Яннарыңа 
           җылы җилдәй исеп,
Ефәк чәчең
              тарар идем мин.
Син теләсәң, 
             горур башкаемны
Бөдрә талдай
                   ияр идем мин.
Таң кояшы булып, 
                       йөзләреңне
Алсу нурга 
              бизәр идем мин...

– Тавышы бигрәкләр дә матур, моңлы, – диештеләр.
Түзмәде, кулына чиккән сөлге тотып, капкада Зөбәрҗәт тә күренде. Аның артыннан әнкәсе белән кызы – Зөбәйдәсе чыкты. Үзен яшь килендәй хис иткәндер, мөгаен, чиккән сөлге әзерләгән. Аны тиешле кешесенә тапшыргач, арада берсе бөтен авылны яңгыратып:
– Күрегез, Зөбәрҗәтнең бәйрәм котлап тапшырган бүләге яшь киленнәрне көнләштерерлек! Рәхмәт аңа! Бәхетле булсын! – дип кычкырды да Төхвәтнең биленә урады. Зөбәйдәнең чиккән кулъяулыгы гармун каешын бизәсә, Миңсылу апаның тастымалы колгага ук менеп кунаклады. Барысын да биеткәч, Фәтанәттәйләр капка турына киттеләр. Үз чиратында, ул бүләк итеп күлмәклек ситса таршыргач, гармунчы янына килде дә кесәсендәге күчтәнәчен сиздерми генә егеткә сузды. Тагын колагына нидер пышылдады.
Шушы хәлне җентекләп күзәтеп торган Миңсылу нәрсә уйларга да белмәде. Ачуы кабарганнан-кабарды, хәтта яулык җыючыларның бераз киткәннәрен дә көтә алмады, гармун тавышын уздырырга тырышып:
 – Күзем күреп, кулым тотмаса – һичнәрсәгә ышанмас идем... Йә күрше, нәрсә булды инде бу?!
Фәтанәттәй берни аңламады. Миңсылу кызганнан-кызды, тагы да катырак итеп:
– Күрше – күрше көзгесе, дигән булалар, синең кебекләр белән каберең янәшә булмасын! Ярамаганын белә торып, шайтан суы бирдең бит, җә?! Бирмәдем диген тагын! Менә көт синнән изгелек! Ай-яй, оятсыз!
Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, Фәтанәттәй тизрәк аңлатмакчы булды:
–  Күрше, ак җеп белән кара ямау салма, зинһар! Ул бит син уйлаган әйбер түгел, – дияргә генә җитеште. Миңсылу үз киресен тукый-тукый капкадан кереп китте. 
Фәтанәттәйгә гомерендә беренче мәртәбә кыен булды. Ничек инде начарлык кылсын? Күршесенә түгел, дошманына да явызлык теләми бит ул. Явызлыкның да, рәнҗешнең дә үзенә төшәсен яхшы аңлый карчык. Ә менә намус тешсез булса да, күңелне кимерә икән. Шул вакыт әнкәсе сөйләгән вакыйга күз алдына килеп басты аның. Сөйләүчесе үлсә дә, хак сүз мәңге яши бит.
«...Бәйрәмгә дип калдырган ярты тәлинкә онын тапмагач, килендәше: «Алган кешенең кулы корсын, күзе атылып чыксын!» дип, такмаклый-такмаклый елаган булган, имеш. Алар ул вакытта бер гаиләдә күбәү яшәгәннәр. Киленне сынап карау өчен онның урынын үзгәрткән булганнар. Елагач, табып биргәннәр бирүен. Тик, инде әйтеләсе сүз әйтелгән, иң аянычы шул – рәнҗеш үзенә төшкән. Җиләк җыйганда, корыган кура җиләге чыбыгына абынып, күзе белән очына төртелгән... Шуңа да, явызлык чәчсәң – үкенеч урырсың, диләр бит. Кешегә беркайчан да рәнҗемә, үзеңә төшүе ихтимал! Аллаһ сакласын! дигән, иде шул әнкәсе». 
Авызга су кергәч кенә йөзәргә өйрәнмиләр шул. Нигә юлына аркылы төшмәдем, нигә туктатмадым Миңсылуны?! Азагы булмаган сүз – койрыксыз алаша бит инде ул. Белер-белми рәнҗесә. Рәнҗеш үзенә төшсә, – дип борчылды Фәтанәт. –Туры сүз тимерне дә тишә ич, кереп тынычландырыйм, юкса йокым йокы булмас, – диде ул, күршесенә керергә ниятләп. 
Ачык тәрәзәдән ишетелгән моң, гармун тавышын ишетеп, капка келәсенә сузылган кулын кире тартып алды. 
– Юк, комачау итмим. Икенче юлы керермен, – диде ул, артка чигенеп. 
– Кая киттең, күрше? Нигә кермисең? Синең арттан чыгуым, – диде күңелгә якын, таныш тавыш.
 – Миңсылу, синме?
– Әйе, күрше. Зинһар, кичер мин карт җүләрне! Оныкларыңа саклаган соңгы тамчы зәм-зәм суыңны да киявемә биргәнсең. Рәхмәт яугыры!
– Кешегә бирү – югалту түгел, күрше. Шифасы булсын, файдасы тисен! – диде Фәтанәттәй, күршесенең ачылып сөйләшүенә куанып.
– Син биргән шифалы суны карт кодагыйга эчергәннәр. Аллаһ рәхмәте, ул да бездә. Кызымның кулын сорарга җыйнаулашып килгәннәр. Әйдә, мин сине алырга чыктым. Синең киңәшең кирәк.
– Соң әйдә, минем дә сезгә керүем иде, ләбаса. 
Ничек анда яшьләр? Мәхәббәтләре суынмаганмы?
– Кергәч күрерсең, Фәтанәттәй. Син әйтмешли, мәхәббәт – балдак кебек бит: очы, кырые юк аның. 
Нурзия МИРХАЗОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: