Туган як

Биш таҗлы чәчәк

Әбисе дару-фәләнне йортына кертмәде, кирәксә, төрледән-төрле кипкән үләннәр, төнәтмәләр кулланып, шуның сихәтен күрде.

Табигать кызы белән аралашкан кешеләр «күңеле яхшы, гади» дияләр иде, бәлкем Тәлгать тә нәкъ шул сыйфатын ошаткандыр. Йөргәндә чибәр, өйләнгәндә тыйнак кыз кирәк ич андыйларга. Тик Сәмиганы ул бәхетле итә алмады. Бәлкем, кояшы рюмка эченнән чыккангадыр, көл булмый торып, гөл була алмады табигать баласы аның өчен. Бер чәчкәдән икенче чәчкәгә кунып гадәтләнгән шөпшәнең холкы өйләнгәнче ничек булса, гаиләле булгач та шулай дәвам итте. Чыбык чакта бөгелмәгән, казык булгач, бөгелми шул. Һәр кичне клубта күңел ачып, башкалар куенында таң аттырды, өендә сирәк кунды.
Шулай да томанның җыеп алынмавын, чыкны чиләккә салып булмавын аңлап үскән кыз сер бирмәде, түзде. Чәчәге булмаса да, җимешен көтте. Баласыз ир – итсез сөяк бит, малае тугач үзгәрми калмас, диде. Бер-бер артлы кыз бәбиләр китергәч, өченчегә малай тапты Сәмига. Әлбәттә, Тәлгатьнең шатлыгы эченә сыймады. Хатыны бүлнистән кайтмас борын, тәпи юарга кереште. Хәтта шул сөенеченнән сыер көтүенә чыгарга да ризалык белдерде. Гадәттә, чиратлары җиткәч, малкайларны көтү өчен авыл бетереп кеше эзли иде алар. Чит-ят кешегә алар өчен чират үткәрү йөкләнгәч, тиешенчә түләү дә каралган иде.
– Мин кемнән ким, үзем көтәм! – дигәч, әнкәсе кеше эзләмәде, сүзсез генә әбәт әзерләде, рюкзакка  кирәк-яракларын тутырды. Шулай да шикләнде...
Иртән-иртүк көн болытлы булуына карамастан, юка киенгән иде ул. Хәер, ыспай егетләр калын киенми ич. 
Чыбыркысын берән-сәрән шартлатып, арттан гына йөрде ул. Төшке ялга тукталгач та, башка көтүчеләр янына баруны кирәк санамады. Бераз көмешкәсен «төчкертте» дә, яшел чирәмгә сузылып ятты. Күпме яткандыр, белмим, бер урынга җыелган сыерларны сискәндереп күк дөбердәде, яшен яшьнәде, җир белән күкне тоташтырып, чиләкләп яңгыр коя башлады һәм кинәт гөрселдәгән тавышка маллар як-якка сибелде. Яхшы көтүче дүрт күзле була бит, арадан берсе, олырак яшьтәгесе:
– Бу җүнлегә түгел, берәр сыерны яшен суккандыр, әйдә, карап килик, – диде, кулына пычак алып. – Канын агызырга кирәк булуы ихтимал. 
Алар маллар янына килеп җиткәндә, яңгыр бераз басылган иде.
Яшен сугудан уелган чем кара җир өстендә җылыга елышкан еландай бөгәрләнеп яткан Тәлгатьнең ыңгырашкан тавышы ишетелде. Соңгы сулышы булгандыр, күрәсең, баш турысыннан ап-ак пар күтәрелгәч, гәүдә хәрәкәтсез калды. Абзый тизрәк пычагын итек кунычына тыкы да, Тәлгатьнең күзен йомдырды. 
Көтелмәгән хәбәрТәлгатьнең әнкәсен аяктан екты.
Тумыштан ятим калган балага Төхвәт дип исем куштылар.
Таякның авыр башы Сәмигага төште. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы һәм урын өстендә калган кайнанасы белән җәфа чикте ул. Ничек интексә дә интекте, зар еламый, үз көнен үзе күрергә тырышты. Яшәве көннән-көн кыенлашкач, яфракка карап алма санамады, үзенчә җаен тапты: авыл ирләренә көмешкә ясап сата башлады. Тик башлаган эшенең табышлы булуына артык куанып, азагы ни белән тәмамланасын белмәде. Хәле беткән атның колын артыннан йөриячәген алданрак төшенгән булса, алыныр идеме ул шундый кәсепкә...
– Улым, Төхвәт, телеңне генә тидереп кара әле. Яхшы микән? Бер генә калак йотып кара әле, көчле микән? – дия торган булды әнисе, товарының бәясен белү өчен. 
Нинди генә чиста аракы да тормышны болгандыра шул. Чишмә суыннан ясалганмы, каен суы кушылганмы –  көмешкә, көмешкә инде: акылны утсыз яндыра. «Аракыга сәлам бирсәң, акыл белән саубуллаш» дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит. Тора-бара егетнең дә тәмам ияләшүе җитә, артыннан ялынып йөрүнең кирәге калмый, үзе салып эчә. Йә нервысын тынычландыра, йә башын төзәтә.
Шулай да, Төхвәтнең кичтән эчкәнен иртән сизмәделәр. Юкса, Зөбәрҗәт очрашыр идеме аның белән. Бары тик туйлап, бергә яши башлагач кына белде ул аның бу начар гадәтен. Анда да үз әнкәсе Миңсылуга сиздермде, туктар, ташлар дип өметләнде. Ә яшел еланның яшь организмнан чыгарга исәбе дә юк иде, киресенчә, ул аны түбәнлеккә, упкынга өстерәде.
...Сабан туе буласы көнне авыл халкы барысы да –  олысы да, кечесе дә мәйданга агылды. Алдан сөйләшкәнчә, Төхвәт тә мәйданга иртәрәк китте. Зөбәрҗәт бәйрәм хөрмәтенә махсус тектергән затлы, озын итәкле, җете ал күлмәген киеп, әнкәләре белән бергә төште. Чиккән сөлгеләр, күлмәклекләр эленгән багана төбендә Төхвәте аунап ятканын күреп чүт акылдан шашмады Зөбәрҗәт. Газиз әнкәсе Миңсылу: 
– Нәрсә булган кияүгә? Әллә эссе капканмы? Тизрәк табиб чакырыгыз! Нәрсә катып торасыз?! – дип өзгәләнде.
Үткән-сүткән хатын-кызлар:
– Күз яшьләребез төшкәндер, рәхәтен күр, Сәмига! Моннан ары ирләребезне эчертмәссең инде, үзеңнекеннән артмас, –  диделәр, ачу-катыш мыскыллы караш ташлап.
Зөбәрҗәт өчен бәйрәм шул мизгелдә тәмамланды.
Кыенлык килгән чакта таш койма кебек нык торыр урында, ирен ташлап шәһәргә китеп барды ул. Йөкле булуын да сиздермәде.
Хатынын эзләү урынына, ир эчүгә сабышты...Хәтта йортларына күрше-күлән кермәс булды. 
Өрә белми өргән эт йортка кунак китерде. Районнан эшкә килгән марҗа ияләште үзләренә. Укымышлы булуына кызыгып, холкын, гадәтен дә белешмичә торып, авыл мәктәбенә пешекче итеп алганнар үзен. Салырга яратканын, алдагы эшеннән дә шул сәбәпле куылганын эшли башлагач кына белгәннәр. 
(Дәвамы бар). 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: