Туган як

Биш таҗлы чәчәк

Тик юкка хафаланганмын, керүче дә, чыгучы да булмады...

Таң алдыннан гына урынымнан кузгалырга батырчылык иттем. Бүлмәне айкап-чайкап чыктым да, тәрәз пәрдәләрен ачтым, аннары әкрен генә ишеккә кагылдым, ә ул, шуны гына көткәндәй, «рәхим ит, түргә уз» дигәндәй, тавышсыз-тынсыз гына киң итеп ачылды. Сул якта – тагын да зур, ике якка ачыла торган ишек, каршы якта ябылып бетмәгән ишектән яктылык төшкәнен абайладым. Һәм, кеше күргәнче дип, тизрәк яктылыкка – ишегалдына ташландым. Биек коймалы капканың биге булмавын күреп, хәйран калдым... Кайтып китсәм дә буласы булган ич! Беркем бер сүз әйтмәс иде. Тик инде соң, күпкә соң иде, ачкан капканы кире ябып, кабат төн уздырган бүлмәгә кердем. Кыз бала өчен таң аткач өйгә кайту  – үлем белән бер иде шул...
Беренче айларын елап уздырса да, язмышына тиз буйсынды Фәтанәт. Ире яшь булмаса да – көчле, чибәр булмаса да – тырыш. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның. Ә эше булганның ашы һәрвакыт бар. Шуңа да кулы көчлене – зур байлыкка, җитезлекне  хәзинәгә тиңлиләр ич. Иң мөһиме: ул Фәтанәтне яратты. Ә ярата белгән йөрәк сизгер дә, зирәк тә, бай да була. Йөрәге байның, әлбәттә, өй эче дә бай аның. Сөйгәне күңеленә ачкыч ярату бер дә авыр булмый Тәлгатькә. Шадра битле, аз сүзле булса да, холкы матур, ә яхшы холык – сынмас канат ул. Фәтанәтнең үзен генә түгел туганнарын да һәрчак зурлады. Алар өчен ул берни дә кызганмады, кая гына барса да, бүләксез кайтмады. Шуңа да, тәннәрен кием матурласа, күңелләрен дуслык бизәде, туганлык җебе һичкайчан өзелмәде. Кыскасы, берсен-берсе хөрмәт итеп матур тормыш кордылар, игелекле балалар үстерделәр... 
Дөньяның ачысын-төчесен, әби-бабасы сөйләгәннән тыш, әткә-әнкәсе белән яшәгән дәвердә дә күп татыган кызга кияүгә чыккан мәлне бары тик уналты яшь иде... Бүген исә җитмеш яшьлек әби ул. Гомер иткән ире – Тәлгате белән хаҗ кылу да насыйп булды үзләренә.
– Матурлар матур түгел, җан сөйгән кеше матур! – диде Фәтанәттәй, сөйләгәннәренә йомгак ясап. Аннары Зөбәйдәгә карап:
 – Сиңа дигән егетне энә күзеннән үткәрербез, кызым. Әлегә шәҗәрә төзи торсыннар, – диде. 
...Чибәрлеге белән авылның барлык кызларын да үзенә җәлеп иткән Тәлгать, тормыш иптәше итеп Сәмиганы сайлады. Ничек, кайчан, кайда, ни рәвешле сүз катуы барысы өчен дә табышмак иде. Дөресен генә әйткәндә, Сәмигага егетләр генә түгел, авыл кызлары да шикләнеп карадылар. Әбисе тәрбиясендә генә үскән кыз кечкенәдән үк сәер гадәтле иде. Аның өчен яңа күлмәк кию, бизәнү, кичке уеннарда катнашу аеруча ят булды. Әбисе белән урманга, болынга йөрде ул. 
Тавыклар кунаклаганда ятарга, таң әтәчләре белән торырга гадәтләнгәч, һөнәре дә үрчеде, кечкенәдән үк табигать серләренә төшенде. Урманның колагы, кырның күзе барлыгын белеп үсте ул. Башкача әйткәндә, карлыгач башлаган көннәрен сандугачлар тәмамлады. Бала чакта алган тәрбия ташка язган сүз белән бер бит. Эчкән чәйләре дә, тукланган ризыклары да табигать хәзинәсенә тиң иде. Ак икмәк тә кара җирдә үсә ич. 
(Дәвамы бар). 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: