Туган як

Биш таҗлы чәчәк

Чия, шомырт, сирень, ясмин куаклары белән әйләндереп алынган «беседка» оҗмах бакчасына тиң иде.

Өстәлдә сыгылып торган сый-нигъмәтләрне әйтәсе дә юк... Балалар, чыннан да, ачыккан булганнар, саф һавада чәе дә тәмле булган, күрәмсең. Әбиләренә кат-кат рәхмәтләрен әйтеп, уеннарын дәвам иттеләр. Миңсылу белән Зөбәйдә генә табын яныннан кузгалырга ашыкмадылар, Фәтанәттәйнең эше беткәнен түземсезлек белән көттеләр. 
Ул, ниндидер бер масаю белән, озакка сузмый гына сөйли башлады, яшьлек хатирәсен яңартты... «Авылыбызда бик чибәр егет бар иде. Шул егетнеке буласым килде. Тәлгать исемле иде ул... Яшь чак – җүләр чак дими, ни диясең. Бүгенге акылым булса, әти-әнием исән-имин, бәхетле булсыннар дип юрар идем дә бит. Бала-чаганың күзе матурлыкка төшкән, күрәмсең. Югыйсә, чибәрлек туйда гына кирәк. Кем белә, бәлки мәхәббәт шаукымы да кагылган булгандыр үземә. Хәер, авылдагы озын буйлы, кара шомырт күзле егетне кем генә сөймәде икән дә, чибәрлегенә кем генә сокланмады икән? Шуңа да биш таҗлы сирень чәчәген йотар алдыннан, ике дә уйлап тормастан, Тәлгатьнеке буласым килә, дидем. Һәм, нәкъ әкияттәгечә, шул ук кичне, җигелгән ат белән алырга да килделәр үземне. Кеше ышанмаслык хәл. Алар өчәү иде. Берсе хәйләләп ызбадан дәшеп чыгарса, икенчесе ат арбасына күтәреп утыртты да, кабалана-кабалана: 
– Дилбегәне ныгытып тот, Тәлгать, кара аны, кайтып җитми, атны туктатасы булма! – диде. 
Тәлгать исемен ишеткәч, минем эчкә җылы йөгерде, карышмадым. Күңел шатлана, әйтерсең лә, тантана. Ни әйтсәң дә, хыялым чынга ашты бит, тик шулай да оялам бераз, шуңа күрә борылып карарга батырчылык итмәдем. Күндәм атка камчы да кирәкми, кайтабыз тавыш-тынсыз гына. Кичке сәфәргә чыкканнар диярсең. Шактый озакка сузылса да, кая алып барсалар да риза-канәгать булып утырдым. Таныш булмаган капка төбенә туктагач кына күңелемдә шик туды. Ә инде Тәлгатьнең икенче бер Тәлгать (мин белгәне түгел) булуын күргәч, чынлап торып алдануымны аңладым. Ризасызлык белдереп, тыпырчына, шыңшый башлаган идем, ике егет ике ягымнан күтәреп алды да  бер бүлмәгә кертеп куйдылар. Мин еларга тотындым. Күпме генә еласам да, юатучы да, ярдәмгә килүче дә булмады. 
Керфек тә какмый таң аттырдым ул төнне. Күңелем белән кат-кат авылыбыз урамнарын әйләндем, туган йортыма, әткәм-әнкәм янына кайтып килдем. Күзем йомсам, бүлмә ишеге ачылыр да мин күрмәгән-белмәгән Тәлгать керер төсле тоелды. 
(Дәвамы бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: