Туган як

Биш таҗлы чәчәк

Гомер буе шул вазыйфаны тиешенчә башкарган Газзәне, дипломсыз дип, идән юучы итеп күчергәннәр иде.

Бүренең борыны һәрвакыт канлы булган кебек, марҗа Таняның да салмаган көне булмады. Ә исерекнең юлы тар. Сыекчасы Төхвәттән булса, кабымлыгын балалар авызыннан өзеп, мәктәптән үзе ташыды. 
Белем – кунак, акыл хуҗа булуын тәмам аңлагач, өстеннән тикшерү оештырдылар тагын. Анда да җитәкченең йөзенә кызыллык китерергә җаен тапты пешекче. Яшерергә өлгермәгән тавык түшкәсе белән куертылган сөтне күргән комиссия:
– Боларын нигә кулланмадың? Кемгә дип калдырдың? – дип сорау алырга тотынгач та исе китмәде аның. 
 – Җитәкчем калдырырга кушты, тиздән аның туган көне, – дип яла якты. 
Хәтта күзен дә йоммады. Кыскасы, теле ни әйткәнен белмәде, кулы нишләгәнен күрмәде...
Эшсез калгач, районга кайтырга ашыкмады ул, Төхвәтләргә төпләнергә уйлады. Йортларына борын сузган хатын, башын да тыгарга җай эзләп: 
– Яшәр урыным юк. Япа-ялгыз мин. Берәр ихата юнәткәнче, ике генә кич кунарга рөхсәт итегез, – дип ялваргач, каршы килмәде Сәмига. Бәхет канат җилпесә, сагыш үрмәләп килә, диләр бит.  Авырткан башына тимер тарак булды ул аның. Оятсыз хатын – тозсыз аш белән бер ич. Эшкә дә бармады, торыр урын да эзләмәде ул. 
Аракы ипи  түгел шул, аякка бастырмый, киресенчә, ега гына. Болар да көн димәделәр, төн димәделәр, эчтеләр дә яттылар, эчтеләр дә яттылар. Шулай да, Сәмига теше-тырнагы белән каршы торды үзләренә. Яман куенында ятканчы, үз гаебен танып, улының яхшы алдында тезләнүен теләде ул. 
Тиргәсә – тиргәде, һәрчак хатыны барлыгын белгертеп торды. Ананың теле тиргәсә дә, йөрәге баласын яратты, бары тик яхшылык теләде.
Сәмига өйдә булмаганда, урын-җир өстендә яткан карчык та тынычлыкта калдырмады сәрхүшләрне. Яман кеше – үзе чир булуын аңлады. Дөя янда гына утласа да, еракны күрә бит, чаршау аша сизенеп яткан карчык та, кулына нәрсә эләкте, шуны томырды. Яшьләргә үзенчә дәрес бирде. Бүген дә марҗаның сыртына олтанлы итек төшкәч, ул чиный-чиный икенче бүлмәгә чыгып йөгерде. Төхвәте айнып киткәндәй булып: 
– Әбекәй, нәрсә булды, берәр нәрсә кирәкме? – дип янына килде.
– Кирәк улым, кирәк! Синең кеше булуың кирәк! – диде ул, Төхвәтнең кулыннан эләктереп алып. 
Сәмига кайтмыйча, үз яныннан җибәрмәде. Хәйләләде, нотыгын да сөйләде.
Төн колаклы, көн күзле булуына карамастан, марҗаны биздерә алмый интектеләр Төхвәттән. Чакырылмаган кунакның урыны ишек артында югыйсә. 
Тик шулай да, ахмак белән сөйләшү җилгә кибәк очыру белән бер иде. Соңгы чиккә җиткәч, Сәмига төнәтмәләрен эшкә җикте, кайда ризыкларына, кайда чәйләренә кушты. Алай да файдасы тимәгәч, кунакның сумкасын табып, кирәкле кәгазъләрен карады... 
Иртүк районга барып, язып алган адресны эзләп тапты. Әти-әнисе, ире барлыгын белеп, чәчләре үрә торды хатынның. Ниһаять, «көч» белән җиңә алмаганын тел белән җиңәргә булды ул. Ачу  начар киңәшче бит. Авыр булса да, ипләп кенә нотык укыгандай:
– Тәнзилә сеңлем, әгәр бүген йорттан чыгып китмәсәң, иртәгә әти-әниең, ирең кайтып алачак, – диде ул, такмаклап. 
Ялган күмер шикелле бит: я пешерә, я каралта. Таняның да, тфү, Тәнзиләнең дә йөзе бер агарды, бер каралды.
– Исем алыштырып язмышны үзгәртеп булса, мин дә синең кебек исемемне үзгәртер идем дә, үткәнемне сызып ташлап, өр-яңадан яши башлар идем. Тик әлегә андый юл юк шул! Әнә кояш, әнә ай, алар һәркем өчен бертөрле! Бар, кайт, үз тормышыңны рәткә сал! Акылыңа кил! Кем белән бергә каралсаң, шуның белән бергә агар. 
Сәмига тагын әллә ниләр әйтергә җыенган иде, ишек шапылдап ябылган тавышка бүленеп, сүзсез калды... Күңеле актарылганнан актарылды. Әткә-әнкәсен, милләтен санга сукмаганнан ни көтәргә?! Ай-һай, чыга алырмы ул бу сазлыгыннан? Йортыңда түгел, күршеңдә, авылыңда булмасын моның ише бәндәләр. И-и, чыннан да, дөньяның кеме генә юк бит! Хәтта сандугач сайрауларын яратмаган кешеләр дә бар. Кайберләре гөлдән дә нәзек, беришләре таштан да каты бәгырьле. Аның өстенә, юлдан тайпылганнарын күр әле! Җир йөзендә андыйлары да буа буарлык. Алар үзләренең нигә яшәгәннәрен дә аңламыйлар ич. Ә кошлар һавада очсалар да, җирдәгене аңлыйлар. Хәтта начар хуҗа кыегына оя да кормыйлар. 
Тик шулай да күрше хакын хак итү – һәммәбезнең бурычы. Күрше – ул гомерлек юлдаш, гәрчә синең белән беркая бармаса да. Ә бер көнлек юлдашыңа кырык көн рәттән сәлам әйтү мәслихәт. Күршең булмаса, үз-үзеңә күрше була бел, дигәннәр борынгылар. Чын кеше булырга кирәк шул, үзебезгә үзебез күрше булып...
Хаклык үләне сирәк булса да, чәчәге ай-һай күркәм бит аның. Ярага җыелган чебеннәр кимегәч, урын-җир өстендә яткан әбисе дә торып утырды Төхвәтнең. Күктәге болытлар берәм-берәм таралды, алар тәрәзәсенә дә кояш карады. 
Сәмига тормыш дәверендә сыналган, шифалы төнәтмәләрен медпунктка да тапшырырга кирәк дигән карарга килде. Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел бит.
– Монысы салкын тиюдән, монысы тамак ялкынсынганнан, монысы җәрәхәтләрне кипшертә, болары, – дип, тәмләп кенә аңлата башлаган иде, тынычлыкны бозып, Сәрвәр әбинең кече килене бала күтәреп килеп керде.
 – Зинһар, ярдәм итегез! Зинһар, коткарыгыз! – диде ул, керә-керешли ялварып. Аяк киемен дә салып тормастан, елый-елый түргә узды да, баланы тизрәк шәфкать туташына сузды.
– Чү, тынычлан! Ни булды? Нигә йөзе агарган баланың? Аңлатып сөйлә! – диде сорау өстенә сорау яудырып пункт хуҗасы.
– Белмим, күрми калдым... Кер элә идем... Зинһар, ярдәм итегез!..
Шәфкать туташы инде зәңгәрләнә башлаган баланың эчке киемен күтәреп эчен тоткалады да, тән температурасын ачыклау өчен култык астына термометр куйды, икенче кулы белән шундук тартып алды. 
Түземлеге тәмам бетте Сәмиганың:
– Рөхсәт итегез, зинһар, үзем карыйм, – дип өзгәләнеп, кушеткага таба атлады ул. 
– Сәмига апа, йөрмә аяк астында эч пошырып, бар, өеңә кайт! – дип җикеренде дә ак халатлы ханым, өстәл өстендәге телефонга үрелде.
 – Табиб чакыртмый булмас, ахры... Тәк, нәрсә дияргә соң, ничек аңлатырга? Озакмы инде бу хәл? Күпме вакыт узды? – дип, анага мөрәҗәгать итте ул.
Яшь ана, баласына елаганын сиздермәс өчен бер кулы белән авызын каплап, эчтән генә үкси иде. Кулын алмый гына теш арасыннан:
– Белмим, – дип җаваплады.
 Нәкъ шул вакыттан файдаланып, Сәмига мизгел эчендә баланы кулына тартып та алды, аякларыннан тотып бер генә селкеде, шундук баланың авызыннан уч төбе хәтле ит кисәге шапылдап идәнгә килеп төште. Җитезлегенә хәттә күз иярмәде аның. Бала ниһаять, күкрәген тутырып сулыш алды. Куркудан елап җибәрде, йөзенә алсулык йөгерде. Сәмига шатлыгыннан ни еларга, ни көләргә белмәгән анага баланы тоттырды да, телефон трубкасын әле һаман куярга өлгермәгән шәфкать туташына борылып: 
– «Ашыгыч ярдәм»ең кирәкмәс, әйт, килеп йөрмәсеннәр, – диде дә, кәрҗинен эләктереп чыгып йөгерде. 
Шул көннән башлап йортларыннан кеше өзелмәде. Яше дә, карты да керде Сәмига янына, үткәне дә сүткәне дә калмады, хәтта кайчандыр үпкә белдергән хатын-кызлар да ярдәм сорап килделәр үзенә. 
(Ахыры бар). 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: