Туган як

Биш таҗлы чәчәк

Фәтанәттәй, Фә-та-нәт-тәй дим, ач әле, ач! – Кер, күрше, кер, капка ачык. – Уңайсыз булса да, керми булмый... Фәлән тәңкә биреп торчы, зинһар – диде, кабаланып, Миңсылу.

– Соң, ачык капкадан керү уңайсыз булгач, коймадан төш, – диде Фәтанәттәй, шаярта төшеп.
– Юк ла инде, һаман-һаман акча соравы уңайсыз дим. Теге юлы алганын да бирмәгән бит. Озак тотмам, Аллаһ теләсә, бүген үк кертермен...
– Йә, ярар, акланма. Акча да биреп тормагач, нигә кирәк соң ул күрше? Урынын беләсең, күпме кирәк ал шул хәтлесен.
– И-и, әле ярый син бар, Фәтанәт! Бөтен авылга бер бит син! Рәхмәт яугыры! Бүгенге көндә кеше дигәнең бигрәкләр дә саранланды, кышын кар да ала алмассың, билләһи...
– Алай артык мактама, бар өйгә керә тор, мин хәзер сбежий сөт савам да, бергәләп чәй эчәрбез.
– Рәхмәт, күрше. Икенче юлы яме. Бүген кунаклар көтәм.
– Ә-ә, бар, алайса, бар, юлыңда бул. Капка бавын тышкы яктан элергә онытма яме, керәсе кеше ачып керер, – диде Фәтанәт, лапаска таба җил-җил атлап. 
Оныклары йоклаган арада вак-төяк эшләрен башкарасы иде ул. Ире  Тәлгать иртүк мәчеткә китте.
Кесәләрен калынайтып чыгуга, Миңсылуның аяклары үзеннән-үзе шау чәчәккә күмелгән сирень куагы янына атлады. Көздән үк як-ягына казык кагып, тәгәрмәч кидерелгән куак, вазада утырган чәчәк бәйләмен хәтерләтә иде. Буявы да килешкән. Әйтерсең лә, зәңгәр пыяла савытка ап-ак ганҗәләр менеп кунаклаган. Ай-яй матур күренеш, рәссам өчен әзер картина! Тирәюньгә таралган хуш исне һич аңлатып булмый, хушбуй сипкәннәр диярсең. Әле алай гына да түгел, аннан аңкыган ис һәрбер җан иясен үзенә тартып тора. Юкса, чәй эчәргә дә вакыт тапмаган Миңсылу дөньясын онытып, багынып торыр идеме. Башы әйләнде булса кирәк, кулын баш очына куеп, хисап тоткандай, кат-кат саный башлады: биш, юк, дүрт кенә... Әнә тегесе биш таҗлы, ахрысы... Юк! «Тфү, карт җүләр! Бар, юлыңда бул» дип, үзен-үзе тирги-тирги чыгып китте.
...Әҗәтен түләргә кергәндә, ялгызы гына түгел иде Миңсылу, аңа кунак кызы – Зөбәйдәсе иярде. 
– Сөбханаллаһ, Зөбәйдә кайткан! – дип каршы алды Фәтанәт, үз баласын күргәндәй куанып. Әбисенең шул сүзен генә көткәннәр диярсең, олы яктан бер-бер артлы өч оныгы чыгып, мич кырыена тезелешеп бастылар.
– Үзеңдә дә кунаклар бар икән бит, ахирәт, – диде Миңсылу, сабыйлардан күзен алалмый. Берәр кәнфит булмасмы дип, кесәләрен күпме генә капшаса да, төргәге белән акчадан башка берни дә таба алмады.
– Эх, белмәдем... Менә болары сиңа, Аллаһның рәхмәте яусын! – дип, акчаны карчыкка сузды.
– Урынына куй, зинһар, кулым камырлы, – диде, елмаеп, Фәтанәттәй. Май чыжылдаган якка карап алды да, – хәзер кабартма пешә, чәйләп алырбыз. Зөбәйдә үзе генә түгелдер бит, әнисе беләнме? – диде.
– Әйе, әнкәсе белән икесе бергә кайттылар,  –  диде күршесе сүзен җөпләп.
– Менә шатлык, күптәннән кайтканнары юк иде инде. 
Нигә Зөбәрҗәтне ияртмәдегез?
– Кызымның эше тыгыз, өй җыештыра, – диде, май кояшыдай балкып, Миңсылу – Зөбәйдәмнең кендек әбисен күрәсе килде. Сиңа бүләге дә бар. 
Асылташлар белән чигелгән калфакны күргәч, камырын да, кызган маен да онытты Фәтанәттәй. Тиз-тиз кулын юды да башындагы яулыгын салып, саклык белән генә калфакны киде, аның өстеннән кунакка барганда гына яба торган шәлъяулыгын бөркәнде. Энҗе-мәрҗәннәре тәрәзәдән кергән яктылыкта тагы да ныграк җемелдәп, өйгә нур өстәде.
– Бигрәк килешә үзеңә, җылы тәнеңдә тузсын! – диде Миңсылу. 
Оныклары, берәм-берәм кочып:
– Ул минем әби! – диешеләр.
– Сезнеке-сезнеке, балакайларым, бәхет яугырларым, – дип такмаклый-такмаклый Фәтанәт барысының да аркаларыннан сөйде. Зөбәйдәнең бит очыннан үбеп алды.
– Берүк бәхетегез булсын, балакайларым! 
Ул арада балалар, чыр-чу килеп, ишегалдына чыгып йөгерделәр. Артларыннан кунак кызы да иярде. 
Фәтанәттәй ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
– Нәкъ әтисе инде! – диде ымлап.
– Әйе, – диде күршесе ишектән күзен алмыйча.
– Ничекләр генә ярдәм итәсе инде? Бер уйламый калган көнем юк.
– Булышып торган чагың ич, ахирәт. Акчасын да, сөтен дә бирәсең...
– Акча бирү, аталы итү түгел бит әле ул. Зөбәйдәне әйтәм, әткәсез үсә бит. Ата тәрбиясеннән башка ерак китеп булмый... 
– Соң җүнле булмагач!
– Әй күрше, печән юк җирдә кибән өясең инде үзең...
– Акка кара тиз йога бит.
–Алай димә, бер кылган хата гомер буе җәзаламас бит инде адәм башын?! Ата тәрбиясе эләкмәде. Менә шуның ачысы...
– Белмим-белмим, кызымның ишетәсе дә килми аның турында.
– Зөбәрҗәтеңнең берәр кешесе юктыр бит?
– Бар иде дә... Хәзер юк инде, каһәр...
– Кемне әйтәсең?
– Шәһәрдә терәлеп торган күршесе уң кулына әверелгән иде кызымның. Ике фатирны бер итеп кышны дус-тату чыктылар. Улымны башлы-күзле итәм дә синең белән бергә кушылырбыз, Зөбәйдәгә әти, сиңа ир булырмын, дигән булган...
– Соң?
– Кенәген җидесен үткәрделәр. Юл һәлакәтенә дучар булган.
– И-и, мәрхүмҗан. Шундый җүнле ирнең хатыны булмаганмы?
– Үлгән, чирләп үлгән.
– Хатыны янына күченгән икән. Урыннары оҗмахта булсын берүк!
– Зөбәрҗәтем елый, мескенкәй. Бигрәкләр дә бәхетсез булды инде.
– Алай димә, ахирәт! Аның бәхете – Зөбәйдәнең әтисе, әнә авылда яши. Җаен табып кавыштырасы гына...
Балаларны чәйгә дәшәргә чыкканда, Зөбәйдә үрелә-үрелә сирень куагыннан корган бөреләр чүпли иде. 
Фәтанәт тын гына күзәтеп торды да:
– Нәрсә эзлисең Зөбәйдә? – диде. 
Кыз сискәнеп китте. 
– Берни дә эзләмим, – диде ул, кулын җәтрәк тартып алып. Сылу гәүдә ярга бәргәләнгән дулкын сыман артка чигенде. Көтелмәгән кискен хәрәкәттән, сирень чәчәкләре кар бөртегедәй җиргә сибелде. Алар артыннан түбән иелгән карашны күреп Фәтанәттәй:
– Бәхетне кызым, җирдән эзләмиләр, чәчәктән дә тапмассың, – диде.
– Әй, ахирәткәем, үзебез дә нәкъ шундый идек. Оныттыңмы әллә? – дип сүзгә Миңсылу кушылды. Зөбәйдәгә аңлатуны кирәк санап: 
– Биш таҗлы чәчәк эзләдек, кызым, – диде. 
Зөбәйдә әлеге сөйләшүдән әллә кызык табып, әллә нәтиҗәсен беләсе килеп, тыйнак кына үзалдына елмаеп куйды. Тик әлегә сүзне ничек башларга белмичә бер урында басып торды. Тыйнак елмаю бик тә килешә иде үзенә. Алмадай алсу йөзе яңа туган ай кебек серле, хәтта уймактай мәхәббәт чокыры да пәйда булды. Әбисе белән дәү әнисенә туры караудан оялып, карашын комлыкта уйнаучы сабыйларга төбәде. 
– Хәтерлим! – диде тынлыкны бозып Фәтанәт. Минем дә булды эзләгән чакларым. Берне түгел икене таптым, теләк теләп авызыма каптым. 
– Теләгең чынга аштымы соң? – диделәр, икесе берьюлы, түземсезлек белән җавап көтеп. 
– Шул ук көнне урлап киттеләр, – диде Фәтанәт, сөенергә дә көенергә дә белми аптырап.
– Аңлатып сөйлә, зинһар! – диде Миңсылу, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып. 
Фәтанәт нәрсәдән башларга белми, бер ноктага төбәлеп торды да, әкият сөйләргә җыенгандай:
– Әйдәгез, шушында табын корып, балаларны сыйлыйк. Аннары сөйләрмен, – диде, «бесед»кага төртеп күрсәтеп. 
(Дәвамы бар ).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: