Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Бик тәртипле хайван...»

Минем хатын бик усал, җәмәгать! Ни өчен алай дисезме? Ә сезнең хатыныгызның арыслан читлегенә кергәне бармы? Минеке – бар. Үзем белмәсәм, әйтмәс идем.

Моннан ун-унбиш ел элек шәһәргә күчмә зоопарк килде. Кече малайны шунда алып барырга булдык. Билет алып эчкә узганда, миңа шундагы бер хезмәткәр мөрәҗәгать итте:
– Гафу итегез, сез рәссам түгелме? 
– Юк, – мин әйтәм, ә нигә алай сорыйсыз?
– Менә кайбер вагоннарда рәсемнәрне яңартырга кирәк иде...
Мин борылып хатыныма карадым. Нишләп мине рәссам дип уйлаганнар икән? Өстемдә Костромадан алып кайткан юка свитер һәм ак киндер чалбар булгангамы?.. 
Шулчак хатын:
– Ә мин «худшкола»да укыдым, – дип әйтеп салмасынмы!
– Әйдә, безгә ярдәм итегез инде, акчасын яхшы түлибез, – дип, аны эчкә чакырып алдылар...
 Хатын өйгә кич генә кайтты. Йөзе ничектер бик уйчан һәм бер дә шат түгел иде. 
– Беләсеңме, – диде ул, – мине бит бүген тотып ашый яздылар...
Эш болай булган. Кулына буяу-пумалалар тоттырып, җәнлекләр урнашкан вагонга озаталар аны. Бер як читлектә маймыллар урнашкан, икенчесендә рәшәткә – каплаулы. Ике читлек арасындагы буш стенага пальма-лианалар, Африка сурәтләре ясарга кушалар. Тиз арада эскиз төшереп, буярга керешә хатын. Карый, пумалалар кимегән. Кайберләрен маймыллар ярыктан чәлдереп, уенга керешкәннәр. Берсе яшел төскә манылган пумала белән иренен буяп маташа икән... 
Эшен тәмамланганда, күрше читлектән каты гырылдаган, сәер тавышлар килә башлый. Ул да булмый, читлек ишеге янына лап-лоп итеп ниндидер җәнлек якынлаша. Хәләл җефетем куркырга өлгергәнче, читлек астындагы ярыктан кечкенә бала башы зурлыгындагы йонлач тәпиләр күренә... Аннан тәкә мөгезенә охшаш тырнаклар идәнне сыдыра башлый. 
– Вагон эченнән ничек сикереп төшкәнемне белми дә калдым, – дип сөйләде хатын. – Зоопарк эшчеләре мине, ул бит безнең Марта, бик тәртипле арслан дип, озаклап тынычландырдылар.
Бу вакыйгадан соң хатын еш кына: «Мин инде беркемнән дә курыкмыйм», – дип әйтә башлады. Ләкин шул вакыттан бирле зоопаркка да, циркка да барганы юк...
 Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев