Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бигрәк тәмле ипи

Болгар авылы китапханәчесе Гүзәл Абдрахманова беренче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган чара уздырган.

– Бу уй ничектер, үзеннән-үзе барлыкка килде. Урамнан барганда юлда кемдер ташлаган ипи кисәгенә тап булдым. Ачлык күрмәсәм дә, ипигә кадер-хөрмәт булырга тиешлеген әти-әни балачактан канга сеңдереп үстерде. Ә нигә бу хакта балаларга сөйләмәскә? Юк, алай гына түгел, ипинең никадәр тәмле булуын күрсәтмәскә? Тик ничек? Уйлана торгач, бик шәп фикер барлыкка килде, – дип сөйли ул. Ә аны тормышка ашыру өчен балаларның әти-әниләре һәм укытучы белән сөйләшергә кирәк була.

– Мин үзем яшәгән Кама Аланы бистәсендәге икенче мәктәпнең башлангыч сыйныфына барырга булдым. Укытучы Татьяна Орел белән чараның темасын «Ленинград блокадасы икмәге» дип атадык . Бу темага фото һәм видео материал җитәрлек, китаплар да бар. Беренче өлештә Ленинград блокадасы буенча әңгәмә оештырсам, икенчесендә Ленинград блокадасы вакытында олы кешегә бирелә торган ипинең күпме булуын күрсәтергә булдык, – дип дәвам итә Гүзәл.

Ләкин моның белән генә алга куелган максатка ирешеп булмаячак, чөнки бала тук булса, шул 150 грамм икмәк кисәгенең ни дәрәҗәдә тәмле булуын аңлый алмаячак. – Әти-әниләр һәм класс җитәкчесе белән чара узасы көнне балаларны иртән ашатмаска килештек. Педагогика ягыннан чыгып караганда, бәлкем, бу минем яктан зур хатадыр, шулай да өч сәгать эчендә бала ачлыктан аңын җуймый бит инде. Өстәлгә һәр бала өчен 150 грамм авырлыктагы кара ипи кисәге тезеп куйдык. Чараның беренче өлеше тәмамлангач, аларга мөрәҗәгать итеп: «Менә бу – Ленинград блокадасында калган кешегә бирелә торган бер көнлек ипи нормасы. Сынап карыйк: сезнең тамак туярмы икән шуның белән», – дип, балаларга ипи өләштек һәм аның өстенә чеметем генә тоз сиптек. Үзем дә шундый реакция булыр дип көтмәгән идем: балалар үзенә дигән ипи кисәген ашады һәм берсе дә: «Миңа җитмәде», – димәде. Киресенчә, «Ипи бигрәк тәмле була икән», – дип, шаккатучы укучылар булды. Теге чакта ипине өйгә алып кайтып, киптергән идем. Аны да алып килдем һәм кулыма тотып, чарада катнашучыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иттем:

«Мин моны кеше күп йөри торган юлда таптым. Кемдер аны ташлап киткән. Ә бит сугыш вакытында шушы кечкенә генә ипи кисәге сезнең кебек бер баланың яки сугышчының гомерен саклап кала алган булыр иде. Икмәкне, гомумән, ризыкны кадерсезләргә ярамый», – дидем. Класста тынлык урнашты. Әти-әниләр өчен дә чара файдалы булгандыр дип уйлыйм, – дип тәмамлады ул сүзен.

Нурисә Габдуллина

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев