Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бигрәк җитез сары көз

Иртә яз килүен вәгъдә иткән синоптикларга үч иткәндәй, яз быел соңга калып килде. Җитмәсә, үзе салкын булды. Май аенда да квартирларда катып утырырлык яз яз буламыни ул?! «Унике ай» әкиятендәге кебек, май ае үз вакытын җәйгә бирерме, көннәр җылы булырмы әллә дисәк, юк шул. Утыз бер көнен тутырып кына тәхетен...

Иртә яз килүен вәгъдә иткән синоптикларга үч иткәндәй, яз быел соңга калып килде. Җитмәсә, үзе салкын булды. Май аенда да квартирларда катып утырырлык яз яз буламыни ул?!
«Унике ай» әкиятендәге кебек, май ае үз вакытын җәйгә бирерме, көннәр җылы булырмы әллә дисәк, юк шул. Утыз бер көнен тутырып кына тәхетен бушатты.
Ярар, нишләтәсең инде, җәй дә соңлап килде, янә тагын синоптикларның озын телләре әйткәнчә, коры һәм эссе түгел, киресенчә, салкын һәм яңгырлы булды. Ачуым да бер килмәгәе, климат җылына дип акыл саталар, кайда, кайсы якта җылына икән соң ул климат дигәннәре! Моның бер файдасы тиде, билгеле: ураза вакытында тамак кибеп тилмертмәде. Яз соңга калды, җәй соңга калды, ярар, көз дә бер-ике атнага соңрак калып килер әле дисәк... Калды ди. Көз бигрәк пунктуаль булып чыкты, август бетәр-бетмәстән «мылт» итеп килеп тә җитте. Әйтерсең, аны сагынып көтеп торучылар бар! Әле җәй аена сөенеп кенә йөри идек. Иртән торып чыксак, әпәйт салкын көннәр башланды. Әле җир астында бакча тулы бәрәңгем ята, аны кайчан алып бетерермен, булышучы кешем дә юк! Җир астында яткан бәрәңгене рекламадагыча «самовывоз» дип сатарга куйсам гына инде.
Ярар, җәй булмаганга артык исем китми әле: эш кимрәк булды. Бакча җиләге ашарлык кына, кара карлыган уңмады (ак һәм кызыл карлыган исәптә түгел, мин аларны яратмыйм), чия аз, слива тагын юк. Кайнатма кайнатып мәшәкатьләнеп тормадык быел. Конфет-прәнник белән чәй эчәрбез - анысы кибет тулып ята.
Яшелчә белән дә шулай ук. Кемнең ничектер, минем яшелчәләремне җәй башында ук кырау сукты. Башка елдагыча, июнь ае керүгә утырткан идем бакчага... Әле бит һәркайсын егерме-егерме биш сумга сатып алган идем - киленнәрен сөймәгән усал каенана кебек, барысы кара көеп утыралар! Кабат утыртканы инде соңга калды. Димәк, тозлы кыяр, лечо-мечо ише салатлар да түт-түт. Барлы- юклы берничә төп помидорым утыра, тик кызармый гына. Инде шуларны кызартам дип интернеттан ниләр генә тапмадым: марганцовка эретмәсе сиптем, йодлы су бөркедем, тамырын тарттым - юк кызарырга уйлап та карамыйлар. Ахыргы чиктә, электән сыналган әниләр ысулын кулландым. Барысын да җыеп алып, киез итеккә тутырып куйдым. Безнең әниләр интернетта утырып вакыт уздырмаганнар шул, шуңа эшләре гөрләп барган. Минем дә помидорларым оялчан кызлар бите кебек булды. Яшәсен өлкәннәр тәҗрибәсе!
Узган кыш ук акция вакытында су коену костюмы алган идем, анысы менә әрәм кала, су коенып булмады быел. Киләсе елга киеп булмый, тагын әллә нинди төрлесе чыга аның. Шул костюмны күрсәтергә булса да Казанга аквапаркка барып кайтырга әле исәп. Анда ичмасам көн салкын булса да, су коенып була.
Хәзер менә синоптикларның нинди кыш вәгъдә иткәннәрен көтәм, кышка кием алырга. Чөнки алар әйткәннең гел киресе була бит.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев