Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әби белән мунча керә идек...

Әбием мунча керергә ярата иде.Үзенең мунчасы тузган булу сәбәпле, аны күршеләр дәшә. Бер көндә өчәр мунчага керә идек. Ышанмыйсызмы? Хәзер сөйлим. Әбием үзе белән сабын, мунчала, сөлге ала. Икендедән соң беренче мунчага Зәйнәп апа дәшә. Яңа, бик чиста ак мунча. Ишекне ачуга борынга каен себеркесе, имән(туйра)себеркесе, мәтрүшкә, бөтнек исе бәрә....

Әбием мунча керергә ярата иде.Үзенең мунчасы тузган булу сәбәпле, аны күршеләр дәшә. Бер көндә өчәр мунчага керә идек. Ышанмыйсызмы? Хәзер сөйлим.
Әбием үзе белән сабын, мунчала, сөлге ала. Икендедән соң беренче мунчага Зәйнәп апа дәшә. Яңа, бик чиста ак мунча. Ишекне ачуга борынга каен себеркесе, имән(туйра)себеркесе, мәтрүшкә, бөтнек исе бәрә. Нарат бүрәнәләрнең хуш исе таралган. Мунча шәп, эссе, суы күп, себеркеләр мулдан -
рәхәтлән! Гадәттә әбине беренче мунчага чакыралар, чөнки ул - почётта. Абыстай, хөр күңелле, җор сүзле, шаян, юмарт, ярдәмчел, белмәгәне, кулыннан килмәгәне юк. Сыйлый, өшкерә, мәет юа, бәби кабул итә, яшь ананы мунча кертә, авырса - аякка бастыра. Әбием әле тегүче дә. «Зингер» машинасын кадерләп кенә тота. Ялт иттереп алъяпкыч, күлмәк тегеп бирә иде. Ямый, эрли, бәйли, ашка йөри. Ул кадерле, мин дә кадерле!
Сүзем мунча турында бит әле. Миче ап-ак, идәне ак, сәкесе ак, ләүкәсе ак, аркылы агач та яңа, чиккән сөлгеләр күренә! Алары - киленнең мунчага буләге. Яңа мунча килен төшүгә җиткерелгән. Яшь килен - Зәйнәп апа бик чибәр, көләч, шат, озын кара толымнары бөдрә, биле нәзек, буе зифа, керфекләре бөгелгән, кашы кыйгач. Була бит шундый асыл, затлы сөяк. Алланың рәхмәте! Ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюы ни тора! Сөрмәле зур кара күзләр, карашы тирән, ягымлы, мәгънәле.
Уенлыктан кайтканда ул җыр суза. Нәкыйф абый(ире) баянын тартып җибәрә. «Рәйхан» көен җырлыйлар алар.
«Эх, Рәйхан, исемең матур - кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган».
Килененнән унган Бәгдә-нүс түтинең улы да шәп бит. Ул оста көрәшче, балта остасы ,такта яра, йортлар сала, мич чыгара, түбә яба - бик кирәкле, кадерле кеше. Аның көрәшеп алган сөлгеләре бихисап. Чиккән сөлгеләр. Җиткән кызлар, яшь киленнәр Сабантуйга сөлге бүләк итәләр иде. Бу гаилә җәй буе Нәкыйф абый көрәшеп алган тәкә ите ашый, үзләре тук, күрше-күләнгә дә өлеш чыга, урамыбыз этләре дә тук.
Мунча сәкесенә Бәгдәнүс түти суккан аллы-гөлле палас җәелгән. Ләүкәдә каен һәм туйра себеркесе. Пары башны пешерә. Әби бүрек киеп чабына. Ну, чабына да белә соң! Мин куркып тупсада утырам. Эссе, тын кысыла.Пар ишекне бәреп чыга. Әби берничә тапкыр чабына. Чабына, коена, чабына, коена. Юынмый ул беренче мунчада. Әле безне тагын ике мунча көтә...
«Әби, чыгыйк»,- дип ялынам. «Юк, кызым, тәмләп керик. Тиз чыгарга ярамый, яратмаслар, мунча ошамаган диярләр»,- ди. Үзе чабынып туйгач, мине чаба. Кермәс идем шушы мунчаларга, ләкин бит чәйгә дәшәләр, сый, хөрмәт көтә безне. Керәм инде мунчага, нишләмәк кирәк, ике рәхәт бергә килми. Тормыш итә башлагач, аңладым, мунча бик зур сый-хөрмәт икән.
Ниһаять,чыктык. Зәйнәп апа чәйгә дәшә. Кердек, чәйләдек. Әби рәхмәтләрен укыды, озаклап дога кылдык. Сөтле чәй, куе катык, тары кыстыбые белән сыйландык. Кыстыбыйның мае бармак-лар буйлап тама. Туклыклы ризык, хәзер аны бик сирәк пешерәләр. Катык кабып умачлы бәрәңге өйрәсе ашадык. Мул яши бу эшчән гаилә.
Чыгып барабыз, Зәйнәп апа озата чыга. Капкада ук икенче күрше килене Мәфрүзә апа очрый. Ул да яшь килен, ул да шаян, сылу, көләч.
«Мөшфика абыстай, монда икәнсең, беренче мунчага әйтәм. Ишегеңә кагылдым, бикле түгел, үзең юк, эзләп кердем»,- ди. Әби ишеген бикләми, көянтә генә тери. Киттек кереп икенче мунчага. Әби әйтмешли: «Мәфруза икән, Мәфруза! Керик соң!»
Бу мунча да яңа, шәп. Әби тагын чабына, мине дә чаба. Юынмый. Өстенә себерке пешкән суны коя, чәчен дә шул су белән чайкый. «Себерке суы шифалы» - ди.
Тагын чәйлибез. Мәфруза апа борчак оныннан мич коймагы пешергән, үткән атнада ул тары коймагы белән сыйлаган иде.
Безне әле өченче мунча да көтә. Гариф абыйның килене Миңлениса апа белән Раиф абый мунчасы. Бу мунча да яңа, шәп. Бусында инде әби чабынып туя. Юына, чәчен тарый. Чәчләре бик калын, озын иде аның. «Чәчемнән оялам», - дия иде.
Себерке пешкән су белән коенырга ярата иде ул. «Себерке пары, себерке суы патша кызын терелткән»,- дия иде. Нәкъ шулай булган да бит. Мунча, язган булса, гарипне дә аякка бастыра.
Миңлениса апа бәбидән яңа котылды әле. Бишектә Рафис тирбәлә. Раиф абый «Алтын йолдыз» дигән роман укып утыра. Китапханәгә бик еш йөри иде ул, китап укырга ярата иде. Раиф абый - алдынгы шофёр. Шофёрлар бик кадерле чак.
Хәтерлим әле, Миңлениса апа үзе көлә-көлә сөйләде: «Раифка Мәрзиянең ак кофтасын, кара юбкасын киеп чыктым, кияргә затлырак күлмәк тә юк. Яхшырак күлмәгемне сеңлеләрем эләктерә. Раиф сорап килгәч, «Күлмәк тап»,- дидем. «Мәрзия коткарды»,- диде ул. Бер Миңлениса гына түгел, ул ак кофта, кара юбка белән берничә кыз» прокатка» алып кияүгә чыкты.Менә шулай, атна кич мунчага йөрибез. Үзе бер әкият, татлы әкият бит бу.
Менә шундый әби белән үстем мин. Аңа Һәйкәл куярлык, аның турында поэма язырлык. Әбием күптән гүр иясе инде. Рухына дога кылабыз. Әбиебез салган эздән атлыйбыз...
Асия САЛАВАТОВА.
Шәңгәлче авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев