Туган як

Бәхетемне синдә таптым

Рәхәт тә соң бу ял көннәре! Бигрәк тә өйдә кеше булмаса. Менә бу якшәмбе шулай туры килде. Ирем иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр эшли. Бала кешесе бер атна алдан ук дуслары белән «тусить» итәчәге хакында әйтеп куйган иде. Комачаулап, кысылып, ашарга сорап йөрүче кеше булмагач, башта тынычлап, озаклап йокладым. Аннары...

Рәхәт тә соң бу ял көннәре! Бигрәк тә өйдә кеше булмаса. Менә бу якшәмбе шулай туры килде. Ирем иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр эшли. Бала кешесе бер атна алдан ук дуслары белән «тусить» итәчәге хакында әйтеп куйган иде.
Комачаулап, кысылып, ашарга сорап йөрүче кеше булмагач, башта тынычлап, озаклап йокладым. Аннары бар квартирның астын-өскә китереп җыештыра башладым. Кызып китеп, тәрәзәләрне дә юып чыктым - өй ялт итте. Сәгатькә карыйм, әле дүрт кенә тулып килә. Үзем генә булганда мин татар җырлары тыңларга яратам. Музыканы эш эшләгәндә кычкыртып түгел, диванга ятып, колакчалардан тыңларга рәхәт. Җырларның да бүгенге көн җырчыларының чинау, мырлау, шыңшу, аһылдау тавышлары кушып нидер сөйләргә, көйләргә маташканын түгел. Хәйдәр Бигичев кебекләрне тыңлау күңелгә дә, колакка да ял бирә. Интернеттан «туган як турында ретро җырлар»ны эзләп таптым да тагын диванга сузылдым.
... Китмә диләр, бездә калып җырла,
Әллә инде аңлый алмыйлар.
Чит илләрдә калган сандугачлар
Матур итеп сайрый алмыйлар...
Яратам шушы җырны! Гел яшьлекне искә төшерә. Үзем тыңлыйм, үзем хатирәләр ташкынына чумам. Ярый әле әти-әни исән чакта ялларны авылда үткәргәнмен. Мин генә түгел, бик күпләр ялларын диңгез буенда түгел, туган якларының печән басуларында үткәрәләр иде шул. Авылда кайчан кайтсаң да эшсез тормыйсың бит. Бәрәңге утыртасы, чүбен утыйсы, төбен өясе... Ун литрлы чиләк тотып, әллә ничәшәр чакрым ераклыктагы болыннарга җиләккә йөрү эшкә дә саналмый. Ул печән вакытларын әйт әле син! Мал авызына кергәнче, ничә мәртәбәләр кулдан үтә. Арып-талып бетәсең. Кич белән йокларга ятканда бер генә уй: «И, бүген төнлә яңгыр яусын иде дә, ял итәр идек!» Юк шул, иртән кояш белән уянып, тагын басуга чыгып китәргә кирәк. Менә хәзер авылда әти-әни дә юк. Дөрес, аның хәзер авылда кул белән эшләүчесе дә юк инде. Без печән чапкан чалгылар күптән югалып беттеләр - бар эшне дә техника башкара.
Үзем җыр тыңлыйм, үземнең яңакларым буйлап күз яшьләре тәгәри. Үткәннәрне сагынудан ирексездән елата. Их, кайтасы иде шул чакларга - чалгы белән печән чапкан, бакча казыган вакытларга! Беренче мәхәббәт белән ураган авыл урамнарына, су буйларына! Булмый шул, бу безнең кодрәттән килә торган гамәл түгел.
Менә хәзер, акчаң булса, гел кайтып кермә, югыйсә, чит илләрдән. Тик акчасы хәерченең юрга-ны кебек, аякка япсаң - башка юк, башка тартсаң, аяк ачык кала. Шәхсән мин чит илдә яшәүчеләргә бер дә кызыкмыйм. Ни кызыгын табалардыр чит илләрне мактаучылар. Әллә нигә бер ял итеп кайтырга ярый инде. Әнә бер көнне Американың Лас-Вегас шәһәрен күрсәтәләр. Кунакханәләр һәм казинолар белән шыплап тулган бу шәһәрдә үз-үзенә кул салучылар күп икән. Кунакханәләрнең күбесендә тәрәзәләр юк, булса да ачарлык түгел. Юкса, соңгы тиеннәрен оттырган бичара бәндәләр тәрәзәдән сикерергә мөмкиннәр. Әнә Дакка шәһәрен күрсәтәләр. Урамнарындагы пычраклык, чүп. Шул чүплекләр янында күпме кеше гомер сөрә. Елгалары тулы чүп-чар, ниләр генә юк. Әле шул елгада гашыйклар көймәдә йөзәргә чыга - романтика!
Әнә Һиндстанның Ганг елгасы ярын күрсәтәләр - кеше сөякләре аунап ята, мәет яндырганнан калган сөякләр. Ышансаң-ышан, ышанмасаң юк: бу илдә елгадан мәет калдыкларын җыючы һөнәре дә бар икән. Яндырырга акчасы булмаганнар, шул елгага мәет ташлыйлар мәетнең акканын көтеп торалар да, чалт-чолт кер бәләклиләр. Эчәселәре килсә, шул елгадан су алып, кайнатып чәй эчәләр. Менә сиңа мә!
Урыслар әйтмешли: «Хорошо там - где нас нет». Гади халыкка кая барса да - бер кояш. Тик торган өчен акча бирмәсләр.
Әнә бит: «Бәхетемне читтә түгел, тик синдә таптым», - ди җырчы да. Үзебезнең туган якларга ни җитә! Бездә дә колач җәеп йөзәрлек елгалар, җилдән җитез шуарлык таулар җитәрлек. Әзерләнеп кит тә, берничә атна табигать белән танышып походта йөр.
Ярый, бала-чага шикелле елап ятып эш чыкмас. Хәзер ир дигән кеше эштән кайтып керер вакыт җитә. Аңламас ул минем нечкәргән күңелне. Аның ишектән кергәч тә беренче әйткән сүзе «Сәлам» булса, икенчесе «Ашарга ни пешердең?» була. Быел бәрәңге күп булды, иренмичә кыстыбый пешерим әле үзенә, бик ярата ул бәрәңге ризыгын. Җиренә җиткереп пешерсәң, крабларың, лангустларың бер читтә торсын.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: