Туган як

Бәхет өчен күп кирәкми

Мин кыш көннәрен - шәһәрдә, җәйләрне авылда уздырам. Көнгә берничә мәртәбә җәяүләп йөрергә чыгам. Шулай беркөнне, гадәттәгечә, Шинчылар урамы буйлап мәчет ягына таба юнәлдем. Сул якта - калын кар юрганы каплаган кыр, бераз эчтәрәк - агачлык, «Гаилә» паркы. Шинчылар урамыннан паркка киң итеп таштан юл да салып куйганнар. Шул юлга...

Мин кыш көннәрен - шәһәрдә, җәйләрне авылда уздырам. Көнгә берничә мәртәбә җәяүләп йөрергә чыгам. Шулай беркөнне, гадәттәгечә, Шинчылар урамы буйлап мәчет ягына таба юнәлдем. Сул якта - калын кар юрганы каплаган кыр, бераз эчтәрәк - агачлык, «Гаилә» паркы. Шинчылар урамыннан паркка киң итеп таштан юл да салып куйганнар. Шул юлга борылып, паркка киттем. Бераз баргач, каршыга бер ир кеше очрады - чана тартып чыгып килә. Чанасындагы балага игътибар иткән идем, ул олы күренде - чанада тартып йөри торган яшьтән узган. Яхшылап карагач, аның сәламәт балага охшамаганлыгын чамаладым.
Теге ир, баскычтан төште дә, машина янына килеп туктады. Әһә, мин әйтәм, бу аның машинасы икән, баласын паркка алып килгән. Бу баланың йөрүе ничек икән дип, күзәтүемне дәвам иттем. Бу кеше 3-4 минут салон эчендә нәрсәдер көйләде, аннан арткы ишекне ябып, алгы ишек аша руль артына кереп утырды. Машинасын кабызып, баланы калдырып китеп тә барды. Йөрәк «жу» итте, аякларым ирексездән балага таба атлады. Үзем барам, машинадан күземне дә алмыйм. Сәламәт булмаган баланы ташлап калдыру шушымы икән, дип уйлыйм.
Машина, бераз баргач, киң урамнан борылып кире баласы янына килеп туктагач кына эчкә җан керде. Әтисе баласын күтәреп алды да, салонга кертеп утыртты. Мин дә юлымны дәвам иттем. 10 метрлап баргач, тагын борылып караган идем, машинаның кузгалып киткәнен күрдем. Шуннан соң уйларыма бирелдем. Их, минәйтәм, сәламәт түгел кешеләр дә дөньяга теше-тырнагы белән ябышып булса да яшәргә тырыша. Ә кайберәүләр, корычтай сәламәтлекләренең кадерен белми, эчүдән аерыла алмыйча юкка чыга...
Паркка да килеп кердем. Төшенке күңелемне ничек күтәрергә икән, дигән уй белән барганда, кечкенә балаларын «ледянка»да тартып каршыма килүче шат ана белән атаны күрдем. Менә алар туктадылар. Әтисе баланы күтәреп, җиргә бастырып куйды. Парктагы юлның киңлеге 1,5-2 метр булуга карамастан, бала чиста юлны сайламыйча, уңга борылды да тездән кар ерып, эчкә атлады. Каршындагы каен агачын күреп туктап калды. Башын артка ташлап, карашын агач очына юнәлткән иде, үзе дә авып китте. Әнисе аның бу кыланмышларын телефонга төшерә, әтисе читтән күзәтә. Бала чалкан яткан җиреннән йөзтүбән әйләнеп ятты.Суда йөзгән сыман аяк-кулларын селкетә башлады, дүрт аяклап кар эчендә мүкәләде.
Ана белән ата шатланып көлешә-көлешә сабыйны күзәтә. Мин дә, ирексездән, аларга кушылып көлеп җибәрдем. Күз алдымдагы бу күрнеш, әле бераз алданрак кына күргәннәремнең капма-каршысы: сау-сәламәт бала, бәхетле ата-ана. Менә бит тормыш нинди күңелле.
Фаяз НӘБИУЛЛИН.
Түбән Кама шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: