Туган як

Бәхет

Гөлхәбирә, дөресен әйт, син бу тормышта бәхетлеме? Ничек инде шуны белмәскә?! Ирең ел саен диңгез буена җибәрә, машинаңны алыштырып тора, алмаган киемең калмады, суыткычың төрле тәмле ризык белән шыгрым тулы. Бер уйласаң, синнән дә бәхетлерәк хатын-кыз бармы икән бу дөньяда? Алтын кибетендә иреңнән берәр әйбер сораганда син һәрчак "минем бәхетле...

Гөлхәбирә, дөресен әйт, син бу тормышта бәхетлеме? Ничек инде шуны белмәскә?! Ирең ел саен диңгез буена җибәрә, машинаңны алыштырып тора, алмаган киемең калмады, суыткычың төрле тәмле ризык белән шыгрым тулы. Бер уйласаң, синнән дә бәхетлерәк хатын-кыз бармы икән бу дөньяда? Алтын кибетендә иреңнән берәр әйбер сораганда син һәрчак "минем бәхетле булуымны теләсәң, менә монысын ал" - дип әйтәсең. Безгә тамчылап кына тамганда, сиңа ул бәхет дигәне ишелеп керә түгелме, Гөлхәбирә?

Шуны уйлыйм да, авылда яшәүче Минзәрияне искә төшерәм. Авылның иң чибәр егетенә гашыйк булган иде ул. Әгәр шул егетне үземә карата алсам, иң бәхетле кеше булыр идем, дип хыялланды. Тырыша торгач, хыялы тормышка ашты, гөрләтеп туй уздырдылар. Тик яши башлауларына ярты ел узмады, ире салгалый башлады. Әле алай гынамы, ара-тирә Минзәриягә кул күтәрергә дә күп сорамады. Бервакыт урамда очраткач, түзмәдем: "Дөресен сөйлә, тормышың ничек, ирең кыерсытмыймы?" дип сорадым. Минзәрия уйлап та тормады: "Нишләп кыерсытсын ди, ярата ул мине, телем тик тормый, шуңа кайчагында "төзәткәләп" алгалый" - дип җавап бирде. Шулчакны кешегә шундый ахмак сорау биргәнемә оялып куйдым хәтта. Кем ничек аңлый бит ул бәхет дигәнен. Әгәр, ире Минзәрияне шулай ярата икән - анысы аның эше. Бәхетләре шул икән - яши бирсеннәр.

Яратмыйча чыккангамы, баштарак үземнең дә бәхет ягы бик чамалы булды. Башкалар белән чагыштырганда ирем гәүдәгә дә әллә ни калку түгел, чырае да ташка үлчим. Гөлхәбирә, инде аерылышу турында уйлый башлаган идем. Тукта әле, минәйтәм, анысы беркая да качмый. Дөрестән дә, ирем эчми, тавыш чыгармый, эшләп тапканын өйгә ташый. Бер уйласаң, хатын-кызга кем кирәк тагын? Шулай тора-бара ияләштем, хәтта үзем дә сизмәстән, ярата да башладым кебек. Ник яратмаска ди, карап торышка бар җире үз урынында, бер төше дә кыек түгел.

Менә син, Гөлхәбирә, иреңне акчасы күп булганга яратасың. Ә минем бер үземә күпме бәхет - өй тулы бала-чага, ишегалдында тавык-чебеш, лапаска керсәң мал-туар, аның артында уталмаган бәрәңге бакчасы... Ә шулай да бер очрашып сөйләшәсе килә. Тормышыбыз төрлечә, шуңа беләсе иде, кайсыбыз бәхетлерәк икән, синме, минме?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: