Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Безнеке иде, Актанышныкы булды

«Рәмзия Вәлиева туган ягы Актанышка кайтып киткән, кияүгә чыккан...» дигән хәбәрне аптырамый, шулай тиеш, дип кабул иттем. Болай да гел авылында, әнисе янында иде бит ул. Үзенә сыңар канат табып, татулыкта, тынычлыкта яши башлаган икән, бик хуп.

Рәмзия Вәлиева үзе еракта булса да, гомеренең иң матур чаклары үткән Түбән Каманы онытмый, тик инде кунак сыйфатында гына. Ул озак еллар «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы булды, аны бүген дә анда көтәләр, кунак сыйфатында гына түгел, ә үз кешесе, шагыйрә буларак.
Әле шушы араларда гына Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә коллективы аны үзенә дәшеп алды. Сәбәбе да җитди: Рәмзия Вәлиева күптән түгел үзенең түгәрәк даталы гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Әлбәттә, китапханәчеләребез моны игътибар үзәгеннән читтә калдыра алмадылар.
Аның иҗат кичәсе, һәрвакыттагыча, зур җанлылык белән барды. Кунаклар да байтак иде. Дөрес, алар тагын да күбрәк булыр иде – халыкны күп җыярга рөхсәт юк. Шулай да, тамашачы арасында яшьләрнең булуы күңелгә май булып ятты. Димәк, күпме генә тырышмасыннар, телебезнең тамырыннан ук йолкып ала алмаслар!
Рәмзия балалар өчен күп яза. Аларны туплап, китаплар да чыгарды. Түбән Камада яшәгән вакытында, төрле истәлекле даталар уңаеннан, балалар өчен «Күңелле трамвай» чаралары да уздырды. Маршруты шактый озын, җылы аралашу өчен вакыт җитә. Рәмзия балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар, башлангыч сыйныф укучылары белән шигъри маршрутлар оештыра, анда балалар аның шигырьләрен укый. Иҗат кичәсенә дә балалар килде, кунакларны чыгышлары белән сөендерде.
Гомумән, бу көнне китапханәнең кечкенә генә сәхнәсендә Рәмзия Вәлиеваның шигырьләре генә укылды. Шәһәребезнең танылган архитекторы Фирдәвис Ханов болай диде: «Рәмзияне актанышлылар тиз арада үз итте, чөнки ул бик актив, Актанышта узган чараларда теләп катнаша. Ничек барысына да өлгерә диген?! Шундый чая була белергә кирәк! Афәрин, Рәмзия!»

Нурисә Габдуллина
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре

Фото: vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X