Туган як

Без – шатлыкка туймас исәрләр

Башымнан моннан күп еллар элек узган кызыклы хәл турында язарга булдым.

Бервакыт Башкортстанга барырга кирәк булды. Кичкә кадәр өлгерергә кирәк. Сәфәремнең сәбәбе – яратып йөргән кызның курсташы кияүгә чыга, минем дә туйга килүемне сораган.
Ә мин иртәнге 7 сәгать 30 минуттан, кичке 4 сәгать 48 минутка кадәр эштә булам. Ярый, дип уйлыйм, көтелмәгән хәлләр булмаса – барам, ә инде киресенчә булган очракта – цехта калам. Дөрес, барысы да тәртиптә булды: җиһазлар ватылмады, производство көйле эшен дәвам итә. Эштән соң, Бигешкә баручы автобуска чыгып өлгердем һәм аэропортка барып, Уфага очучы самолетка билет алдым. Кыскасы, мин очам. Һәм уйланам: әле бит барысына да җитешү өчен, Уфада – аэропорттан шәһәргә, аннан поезд белән Күмертауга барып җитәргә кирәк… 
Яшьлек – яшьлек инде, ни генә кылмыйсың! Мин туйга өлгерергә тырышып план корганда, ике республика арасындагы вакыт аермасының ике сәгать икәнлеген исәпкә алмаганмын икән. Уфа аэродромына төшеп утыргач, самолетта җирле вакытны игълан итүләре минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Ә багажымны алып, аэропорттан чыкканда, Уфадан Күмертауга кич белән китә торган поездга өлгерүе бик кыен, ул гына да түгел, өметсез эш булуын тулысынча аңладым. 
Ләкин, тукта, вәзгыять үзгәрә сыман! «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хатынымның курсташы мине каршы алырга килгән (алар соңгы курста укыйлар). Аларны миңа «ярдәм» күрсәтергә аэропортка «чакырганнар», имеш...  
Шул рәвешле, поездга да өлгердем, туйда да күңел ачтык. Ә дүшәмбе көнне мин, инструментлар сумкасын тотып, үз вакытында эш урынымда басып торам һәм йөкләнгән вазифаны үтәргә әзер идем. Нәкъ мәкальдәгечә: сарыклар да исән, бүре дә тук. Ягъни, эштән дә вакытында китеп, вакытында килдем, йөзләрчә чакрым ераклыктагы шәһәргә барып, туй мәҗелесендә катнашырга да мөмкинлек таптым. Дөрес, дуслар ярдәме белән: алар бераз «хулиганлык» күрсәтеп, ярдәм итмәгән булса, йөрер идем «Өфе юкәләре арасында» борынымны «салындырып» та, Түбән Камага кире кайтып китәр идем.  
«Өфе юкәләре
Безнең хакта әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр».

Наҗар Нәҗми аганың шушы сүзләре әлеге вакыйгага туры да килә сыман. Ә аның «Без – шатлыкка туймас исәрләр» дигән юлы инде нәкъ безнең хакта.
Васил КАМАЛОВ.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: