Туган як

Ә без болайрак итәбез

Кайчак яраткан кешегә кияүгә чыгу өчен, үзен яулап алу генә аз. Аның әти-әнисенә дә ошарга кирәк. Моның өчен зур тырышлык сорала. Минем кияүгә чыгу тарихым да шундыйрак булды.

Беркөн чәчәк бәйләме тоткан Әнвәр килеп керә-керешкә:
– Минем сиңа әйтәсе сүзем бар, – ди. 
Мин шатланып, аны-моны уйламыйча: 
– Кулымны сорамакчы буласыңмы әллә? Мин әзер! – дим.
– Ашыкма әле. Кызлар егетләрне ЗАГСка алып барырга ни өчен ашыгалардыр, аңламыйм.
Мин югалып калдым, кәефем кырылды. Моны күреп алган Әнвәр:
– Кайгырма, утырып калмассың...  Без бит әле бер-беребезне бик аз беләбез. Бәлки өйләнешмичә генә яшәп караргадыр. Анысы турында аннары сөйләшербез. Ә хәзер әти-әниләргә барабыз. Сине алар белән таныштырасым килә, – диде.
Мин куркып калдым. Ә ошатмасалар? 
– Кайгырма, минем әнием – дөньяда иң яхшы әни. Сез бик тиз дуслашырсыз, менә күрерсең, – дип тынычландырырга тырышты сөйгәнем. 
Чыннан да, юкка кайгырганмын икән. Әни кеше безне ишектән үк елмаеп каршы алды. Өйдә бәлеш исе аңкып тора. Минем дә ашыйсы килүем искә төште. Табынга чакыргач, оялып кына утырдым.
– Кайнар чакта аша. Ашамасаң, кесәңә салып җибәрәм, – дип шаяртты Әнвәрнең әнисе. 
– Бик тәмле булды, күптән шулай тәмле итеп ашаганым юк иде, –дидем. 
Ашарга да пешерә белми икән дип уйламасын өчен:
– Киләсе атнага безгә килегез, мин дә үземнең осталыгымны күрсәтермен, – дидем. 
– Ярар, килербез, – диде булачак кайнанам.
Сүзләрендә тордылар: бер атна узгач, килеп тә җиттеләр. Әнвәрнең әнисенә карадым да, аңа чәчен сары төскә буяу зыян итмәс иде дип куйдым. Ул иренә сораулы караш ташлады. Анысы ризасызлыгын белдереп:
– Чәчең болай да аксыл, бөтенләй агарып беткәч, буйыйсы да калмас. Барыбер өйдә утырасың, кем өчен матурланмакчы буласың, – диде. 
Ни булса, шул булыр дип, чәчен буярга булдык. Ни хикмәт ире: 
– Бу синме? Бик килешә! Матураеп киткәнсең, – димәсенме.
Бераздан кайнанамны базарга барырга күндердем. Максатым – берничә күлмәк һәм биек үкчәле туфли алдыру. Өйдә утырам дигәч тә, ямьсез булырга тиеш димәгән. Үзеңне аз гына булса да яратырга кирәк. 
– Әни, бөтенләй яшь кызлардай булгансың, үзеңә бигрәк килешә, – диде Әнвәр сөенеп. 
Әнине кафега алып кердем. Ә кайнатаны тренажер залына яздырдым. Егетләр кыяфәте керде үзенә. 
Бу арада без Әнвәр белән бер-беребезгә якынайдык. Туйга кадәр бер түбә астында яшәү турында сүз дә булмады. Алты ай үткәч, өйләнештек. Әти-әни яшәргә үзләренә чакырдылар. Без бик дус яшәдек.
– Йортыбызга шундый килен килгәненә сөенеп бетә алмыйбыз, – диюләре сөендерә, билгеле. Иң мөһиме: йортта тынычлык булсын, арага дошман кермәсен.
Җамал ӘЮПОВА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: