Туган як

Без белмәгән сугыш

Узган ел бар уйларыбыз, Җир Кояш тирәсендә әйләнгән шикелле, коронавирус дигән зәхмәт тирәсендә генә бутала торгач, бар кешелек өчен мөһим бәйрәмнәргә игътибарны киметтек бугай. Тик тормыш ничек кенә үз кануннарын кертеп, яшәү рәвешен бер селтәнүдә үзгәртеп куймасын, Бөек Җиңү дигән утлы хәтерне сызып ташларга хакыбыз юк.

Бөек Ватан сугышы дигәндә, күз алдына авылым агайлары килеп баса: берсенең – бер аягы, икенчесенең кулы юклык аннан чулак ясаган, кайсы-берләренең бер күзенә кара бәйләвеч ураган... Аяклар да кайсыныкы тездән, кемнекедер тубыктан, кайберләренең янбаштан ук юк, кайберләре агач аякларда теркелди... Их, шуларга иркенләп сөйләтеп, истәлекләрен язып аласы булган да бит!..
Бер карасаң, сугыш инде бик еракта калган кебек. Әмма яу кырында башын салган каһарманнарыбызның тол хатыннары, ятим үскән балалары җанында әрнү булып яшәгәндә, ул берничек тә бездән ерак була алмый һәм онытылырга тиеш тә түгел. Абзый-бабакайларыбызның тезләренә утырып, орден-медальләрен тотып карый-карый сугыш истәлекләрен сөйләтергә өлгергән буынның кайберләре исән бит әле. Ә бүгенге яшь буын Бөек Ватан сугышы турында бары кинофильмнар карап, әдәби әсәрләр, тарих дәреслекләре аша гына белә шул инде.
Республикабызда нәшер ителүче «Казан утлары» әдәби-нәфис журналы узган ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету максатыннан, чәчмә әсәрләргә «Илең турында уйла!» дип исемләнгән бәйге башлаган иде. Журналда шәһәрдәш язучыбыз Зәбир Гыймаевның да «Самавыр» хикәясе күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер.
Кемнәр соң алар «самавыр» кешеләр? Саклану министрлыгының Үзәк архивында тетрәндергеч статистика саклана. СССР буенча корбаннар саны: 28 миллион 540 мең хәрби һәм сугышка кермәгән халык, яраланганнар – 775 мең; бер күзен югалтканнар – 155 мең; тома сукыр калганнар – 54 мең, йөзләре бозылганнар – 501342, җенес органнары йолкынып алынганнар – 28648, бер кулын югалтканнар – 3 миллион 147 мең, ике кулсыз калганнар – 1 миллион 10 мең, бер аягын югалтканнар – 3 миллион 255 мең, ике аяксыз да калганнар – 1 миллион 121 мең, өлешчә аягы яки кулы киселгәннәр – 418905. Ике аяксыз да, ике кулсыз да калганнар – 85942». Менә шундыйларны «самавырлар» дип атаганнар да инде.
...1949 ел. Бөек Сталинның 70 яшьлек юбилее якынлаша. Илдә хәерчелек, шәһәр урам-нарында чат саен сугыш инвалидлары кул сузып, хәер эстәп утыра. «Илне ямьсезләү» күренешен бетерергә», – дигән фәрман килә! Бер караучылары, тәрбияләүчеләре булмаган яки булып та туган-тумачалары урамнарга язмыш кочагана ташлаган хәер сорашучы га-рип-горабадан – шәһәрне «ямьсезләндерүче»ләрдән бер тәүлек эчендә котылырга! Һәм аларны «махсус интернат», «пансионат» дип аталган оешмаларга җибәрәләр. Себергә, Ладога күлендәге Валаам ут-равына... Гулагтан бушаган казармалар, монастырьлар сугыш гарипләре белән тула. Аларның алдагы язмышлары хакында «Казан утлары» уз-дырган бәйгедә катнашкан хикәяләр бәян итә.
Зәбир Гыймаевның «Самавыр» хикәясе яшүсмер сөйләме, үсмер истәлекләре аша бирелә һәм безгә ул шуның белән әһәмиятле дә. Вакыйгалар Октябрьский каласында бара. Карлыган җыеп саткан акчасына циркка барырга җыенган авыл малае, эссе көндә гастрономга кереп «лимонад» эчәргә җыенганда, күзе кибет төбендә утырган абыйга төшә һәм гаҗәпләнүдән авызы ачылып кала. Гаҗәпләнмәс иде, әмма җирдә астына катыргы салып, терсәктән ике кулсыз, тездән ике аяксыз, төсе уңып беткән гимнастеркадан, битен сакал-мыек баскан бер гарип кеше утыра. Үзе яланбаш, бите кояшта янып, чуен төсенә кергән. Алдындагы фуражкасына кибеткә кереп-чыгып йөргән апалар тиен акчалар ташлап китәләр.
Әлеге гарипне кызганудан малайның тыны кысыла, ул авыл баласына тансык булган лимонадка дип шырпы кабына җыйган, үзе өчен дә бик кадерле тиеннәрен гарипнең фуражкасына салып китеп барам гына дигәндә, солдат аңа татарчалап эндәшеп, кибеттән тәмәке алып чыгып бирүен үтенә. Урысчасы бик тә чамалы булган, тәмәкенең үзенә түгел, ә кибет төбендәге гарип абыйга икәнлеген аңлатып бирә алмаган малайга, берничә кибеткә керсә дә, тәмәке сатмыйлар, милициягә тапшыру белән куркыталар хәтта. Алҗып, елар дәрәҗәгә җиткән малайга татар телендә аңлаучы хәрби очрап, хәлне аңлатып биргәч кенә ул теләгенә ирешә: хәрби аңа үз акчасына тәмәке, «лимонад» һәм өстәп ак күмәч тә сатып алып кулына тоттыра.
Канатланып, солдат янына «оча» малай. Сусаган икән солдат «лимонад»ны йотлыгып эчә, малай аның авызына ак күмәчне дә каптыра. Азрак тамак ялгап алгач, тәмәкесен дә кабызып бирә. «Менә шулай, энекәш... Кеше ярдәменнән башка тәмәке дә кабыза алмыйм бит мин», – дип уфтана гарип.
Малай белән гарип солдатның «җеннәре» килешә, сөйләшеп сүзләре бетми. Икенче көнне килгәндә солдат аңа гарипләнүен сөйләп тетрәндерә. 18 яшьлек яшь солдат сугышка керә һәм янында булган шартлау аны каядыр алып ата, хәрабәләр астында калып аяклар изелә, куллар өши. «Бер сүз белән генә әйткәндә, «самавыр» булганмын да калганмын». Самавырның ни аңлатканын аңламый утырган малайга «самавыр»ларның кем икәнлекләрен аңлата. «Сугышта аяк-кулларын өздереп кайткан солдатларны халыкта «самавыр» диләр. Утыртып куйган җирдә гөҗләп утырасың шулай. Эчең тулы утлы күмер...»
Бераз утыргач, үзенең авылда беркеме дә калмый үлеп бетүләрен, Октябрьскийда өч балалы хатынның тәрбиягә алуын, көн саен аны хәер эстәргә чыгарып куюын бәян итә. Үзен тәрбиягә алган әлеге хатынга рәхмәтле булуын яшерми солдат. Малай авылга кайтырга кирәклеген, анда уттай кызу эш өсте – печән чабу башлануын, аның белән саубуллашырга гына килүен әйтүгә, Габидулла солдатның күзләре очкынланып китә, гариплеген онытып җибәрә: «И-и-их!.. Баллы күл болыныннан печән чабасы иде хәзер!.. Чабып күрсәтер идем мин сезгә!..» Шуннан солдат, башын күкрәгенә иеп, тынып кала. Малайга күрсәтмәскә тырышып, тавыш-тынсыз елый иде ул... Аның яныннан малай да күз яшьләренә төелеп китеп бара...
Ул вакыйгадан соң әле Октябрьскийда күп тапкырлар була малай, кибет төбендә утырган Габидулла-солдат абыйсын эзли, әмма... күп еллардан соң гына эзенә төшә: базар, кибет тирәсендә хәер эстәп утырган инвалидларны Ак диңгезгә Валаам утравына сөргәннәр икән. Тик шулай да, ни өчен Ак диңгезгә? Ни өчен Кара диңгез буена түгел? Анда – кояш, җылы. Җиләк-җимеш..., дигән фәлсәфи уйлар килә малай уена. Аның балачак хәтерендә «самавыр» Габидулла мәңге истән чыкмаслык булып кереп кала...
Әсәрне күз яшьләрсез укып булмый. «Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый каралык...» дип шагыйрь бик белеп әйткәндер. Хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге әсәрне тулысынча укыйсыгыз килсә, китапханәләребезгә рәхим итегез.

Гүзәлия Гыйбадуллина,
Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: