Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бетәсе юк кирәкнең

шигырь

Яшәргә дип туган икән,
Кирәк аның азагы да.
Ә аннан соң торыр җире,
Ягъни каккан казыгы да.
Чыгам дисәң, бу дөньяга,
Кияр өчен кием кирәк.
Татып карыйсы килә бит
Тәм-томын да сирәк-мирәк.
Кайчы кирәк – кисәр өчен,
Суы кирәк – эчәр өчен.
Әллә ниләр кирәк тагын
Кеше булып үсәр өчен.
Пешерергә учак кирәк,
Җылынырга кочак кирәк.
Дөрес, җае чыкмый калмый
Үзең булсаң бераз зирәк.
Май турында әйтеп тормыйм,
Аңа өстәп, сөте кирәк.
Кешечәрәк яшим дисәң,
Аз булса да, ите кирәк.
Бар да булды, дигән сүзне
Беркемнән дә көтәсе юк.
Исән чакта бу кирәкнең
Мәңгегә дә бетәсе юк.

Рифкать Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев