Туган як

Бетүебез шушыдыр...

О-о-о, карагыз әле, кем кайткан безнең авылга! Энем, синең чыгып киткәнеңә ничәмә ел узды, телевизордан күрсәтмәсәләр, язучы булуыңны моңарчы белми идек. Дөрес, кемдер синең хакыңда, ул шәһәрдә зур кеше дип, кайтып сөйләгән иде. Шуңа, бу малай я глава, я прокурор булгандыр, кайтырга вакыты җитмидер, дип уйлап куйдык. Ә син, әнә,...

О-о-о, карагыз әле, кем кайткан безнең авылга! Энем, синең чыгып киткәнеңә ничәмә ел узды, телевизордан күрсәтмәсәләр, язучы булуыңны моңарчы белми идек. Дөрес, кемдер синең хакыңда, ул шәһәрдә зур кеше дип, кайтып сөйләгән иде. Шуңа, бу малай я глава, я прокурор булгандыр, кайтырга вакыты җитмидер, дип уйлап куйдык. Ә син, әнә, язучы булып, китап язып йөрисең икән. Ярар, кайтуың әйбәт булды әле, монда хәзер, калса, шул унбишләп йорт кына калгандыр, бөтенләй бетеп баруыбызны, ичмасам, күреп китәрсең, дим.
Район гәзитенә, авылыбыз тарала, шул турыда язып чыксагыз иде, дип әйткән идек, «булмый, берәр бозау фермагыз да булмагач, язар нәрсәгез юк», дип җавап бирделәр. Анысы дөрес инде, фермалар бетүгә, башта - клубны, аннан мәктәпне яптылар. Шуннан бирле халык тарала башлады, хәзер авылда минем ише карт-коры гына калды. Мәктәпне япкач, укытучы Саимә, «боларны безнең авыл кешесе язган», дип, китапларыңны йорт саен өләшеп чыккан иде. Карчыкның күзе юньләп күрми, сорамый-нитми, син язган китапның битләрен ертып, шәһәргә йомырка төреп җибәргән. Их, надан башың белән нишләдең, дип, әй, ачуландым аны шул чакны. Әле ярый, малай аерым битләрен укып, анда төзүчеләр, нефтьчеләр турында язылган, дип кайтып сөйләде. Монда нефтьнең булганы да юк, ә төзүен авылда күптән төземиләр инде. Хуҗасыз калган йортлар әкренләп җимерелеп бара. Иң соңгысы булып, Шәйхаттар капкасы урам якка ауды, алар җиткергән йортның түбәсе инде дурт-биш ел элек үк ишелеп төшкән иде. Шәйхаттар үзе кем була дисеңме, энем? Кем булсын, сезнең якын туганыгыз, ягъни синең бабаңның агасы була. Якын-тирәдә аның кебек оста тимерче юк иде. Ат дагасын кулы белән урталай бөккәнен, пәһлевандай гәүдәле, Сабантуйлар батыры булганын әле дә сагынып искә алалар. И-и-и, энем, язучы башың белән шуны да белмәскә?! Ул Шәйхаттар турында хәзер үк утырып роман язарлык. Карап торышка, төскә-биткә син шул баһадир туганыңа бераз тартым кебек, әмма андагы гайрәт синдә сизелми.
Заманында авылыбыздан орден-медальле тракторчылар, сыер савучылар күп чыкты, ә язучы - берәү генә. Алдынгы сыер савучы Сания түшенә медаль тагып, район клубында сөйләгәндә, мин шунда тудым дип, безнең авыл исемен әйтми калмый иде. Хәзер авылыбызны искә алучы да юк, исеме әкренләп онытылып бара. Шуңа, энем, бөтен өмет синдә хәзер. Телевизордан күрсәткәндә, авыл турында берәр нәрсә сөйләр дип, өметләнгән идек, вакытың калмагач, онытып җибәрдең, ахры.
Ярар, берәр китабыңда авылыбызны искә алып, аның исемен язарга онытмасаң, без шуңарга бик риза. Зинһар, энем, ашыга күр, бетеп барабыз, югыйсә, киләсе кайтуыңда, сине берәүнең дә каршы алмавы мөмкин.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: